Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“КАМАЗ” белән “Победа” җиңүләре белән сөендерсен!

Шәһәребезгә эш визиты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте. Бу юлы ул “КАМАЗ” ябык боз сараен һәм “Победа” футбол манежын ачу тантаналарында катнашты. Быел Чаллының спорт корылмалары өч яңа объектка артты. Күптән түгел генә “Юбиленый” бассейны ачылган иде.

Башта “Гренада” паркындагы футбол манежы ачылды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кушуы һәм ярдәме белән ТАССРның 100 еллыгына төзелде. “Объект бик матур булып төзелгән. ТАССРның 100 еллыгына Чаллыга лаеклы бүләк. Без төрле варинатларны карадык. Объектның бәясе 354 миллион сум. Төзүчеләргә рәхмәт. Берничә ай эчендә төзеп, файдалануга тапшырдылар”, -диде республика Президенты. “Моннан 2 ел элек шәһәребезнең яшь футболчылары Президенттан ябык футбол кыры төзергә ярдәм итүен сорадылар. Президентыбыз сүзендә торды. Икътисади кыенлыкларга карамастан, аның ярдәме белән грандиоз проект тормышка ашты. Татарстан Президенты ярдәме белән Чаллыда хыяллар тормышка аша”, - дип шәһәр хакиме Наил Мәһдиев республика җитәкчесенә рәхмәт әйтте.

52нче бистәдәге “КАМАЗ” боз сарае “Демография” федераль проектының “Спорт –яшәү рәвеш” программасы кысаларында төзелде. Биредәге эшләрне “ФОРТЭКС” компаниясе башкарды. Монда “Чаллы” спорт мәктәбенең 600 баласы шөгыльләнәчәк. “Без Татарстан халкының олысының да, кечесенең дә спорт һәм физкультура белән актив шөгыльләнүен телибез. Спортчылар югары нәтиҗәләргә ирешсен, халык сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен бу боз сарае иртәдән кичкә кадәр эшләргә тиеш,”- диде Рөстәм Миңнеханов. Биредә хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнергә була. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган. Монда теләгән кешеләр өчне массакүләм тимераякта шуулар да оештырылачак.

Спорт объектларын ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин да катнашты. Автогигант җитәкчесе балалар футбол клубына ачык сары төстәге Bravis автобусы бүләк итте.

Илнар Гайсин җитәкчелегендәге “Евростиль” компаниясе төзегән “Победа” манежында 90Х45 м футбол кыры, киенү-чишенү бүлмәләре, медицина блогы бар. Биредә “Төзүче” балалар-спорт мәктәбеннән 700гә якын бала яраткан спорт төре белән шөгыльләнә алачак.

Яңа ачылган спорт корылмаларына йөрүче балалар җанатарларын төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүләре белән сөендерсен.

Зөлфия Галим

Фото: nabchelny.ru сайтыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X