Көчле балалар өчен «Адымнар»
Чаллыда «Адымнар» гимназиясе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Республикада полилингваль комплекслар аның башлангычы белән ачыла.
Әлегә мондый мәктәпләр юк, без илдә беренчеләрдән булып балаларыбыз дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле булып үссен өчен шундый идеяне тормышка ашырабыз. Үсеп килүче буын дөнья күләмендә халкыбыз, илебез данын лаеклы якларга тиеш. Алар – безнең киләчәгебез, - диде Татарстанның беренче Президенты. – Директор бик өметле һәм аның үзенең дә киләчәге зур. Бүгенге көндә Азат Галиев рус, татар, инглиз, гарәп телләрен камил белә. Башка телләр дә өйрәнер әле, булганнан бар да була.
Минтимер Шәрипович мәгариф учреждениесенең тиз төзелүенә һәм уңайлы урында урнашуына да игътибар итте. Бу мәктәпнең гади түгеллегенә, биредә уку берьюлы рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачагына басым ясады. Шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе киләсе елдан бирегә балаларны беренче сыйныфтан ук кабул итәргә, балалар бакчасыннан әзерләргә кирәклеген әйтте. Ә кадрларга килгәндә, аларны да бик нык сайлап алырга туры киләчәк, диде ул.
- Нәрсәгә генә тотынсак та без булдырабыз, Аллага шөкер! Катлаулы мәсьәләләрне ерып чыгарга безнең көчебез, рухыбыз бар. Моның ачык мисалы – полилингваль гимназия, - диде Минтимер Шәймиев.
- Бүгенге көн үзенчәлекле. Ул безнең шәһәр тарихына Яр Чаллыда беренче полилингваль гимназия ачылу көне буларак кереп калачак. Мондый белем бирү учреждениесе булу безнең күпмилләтле шәһәребез өчен аеруча мөһим, бездә 80нән артык милләт яши, - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Минтимер Шәриповичка зур рәхмәт. Шулай ук рәхмәтемне Татьяна Ларионовага да белгертәсем килә. Ул беренче көннән үк төзелеш барышын күзәтеп торды. Соңгы 6 ел эчендә без 6 яңа мәктәп һәм 20 балалар бакчасын куллануга тапшырдык. «Адымнар» - илебезнең иң яхшы гимназиясе булыр дип ышынам.
Мәктәпнең гомуми мәйданы 24 625 квадрат метр. Бинага керү өчен махсус пункт аша узарга кирәк. Территориядә футбол кыры, уен мәйданчыклары бар. Биредә һәрнәрсә уйланылган, җиһазлар һәм стеналар төсләре тыныч, ачык төскә буялган. Кабинетларда стеналарның бер ягы пыяла. Укучы өстәлләре аларның буйларына туры китереп ясалган. Мәктәпнең коридорларында аерым җыю өчен махсус чүп савытлары да урнаштырылган.
Актлар залы 560 кешелек. Гаҗәеп матур зал кинотеатрлардан берни белән дә аерылмый. Бассейннар да зур һәм заманча. Азат Галиев сүзләренчә, гади йөзүдән тыш, биредә су астында йөзү буенча да түгәрәк булдыру планлаштырыла. Бу безнең шәһәребез өчен яңалык.
Кыскасы, гимназиядә киңкырлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Ул беренче көннән үк шәһәр мәктәпләреннән иң сәләтле, иң тырыш укучыларын җыйды.
Галия Галиева кызы Софияне әлеге мәктәпкә бирер өчен Менделеевск шәһәреннән күчеп килгән:
- Кызымның биредә уку теләге нык көчле, килеп гариза яздык. Мәктәптә барысы да яңа технологияләр буенча эшләнгән. Белем бирү сыйфаты да яхшы булыр дип ышанасы килә, - ди ул.
Фәнүзә Бәдретдинова Чаллының 2нче гимназиясеннән килде. Ул 3нче сыйныфта укыячак.
- Моңа кадәр башка шәһәрләрдә полилингваль мәктәп бар иде, ә бездә юк. “Адымнар” ачылу турында ишеткәч, без шундый сөендек, - ди кызның әнисе Гөлнара ханым. – Биредә балаларга яңа мөмкинлекләр ачылачак.
Алинә Хаҗиева сәләтле бала, аңа телләр өйрәнү дә җиңел бирелә. Биш сыйныфны ул 22нче мәктәптә укыган.
- Мөмкинлегегез булса, полилингваль гимназиядә укуыгызны дәвам итегез дип киңәш бирде кызымның укытучысы. Акыллы кыз булгач, гимназиягә укырга керергә авыр булмады, - ди әтисе Руслан.
Гимназиягә укучыларны гына түгел, укытучыларны да сайлап алганнар.
Гөлүзә Лотфуллина 5 телне (рус, татар, инглиз, немец, кытай телләрен) камил белә. Моңа кадәр ул Тукай районы Бәтке мәктәбендә 4 ел инглиз теле укыткан, грант откан. Ике ел Кытайда яшәгән, анда балаларны инглиз теле буенча халыкара олимпиадаларга әзерләгән, үзлектән кытай телен өйрәнгән.
- Биредә мин инглиз теле укытачакмын һәм кытай телен өйрәтү буенча курслар алып барачакмын, - ди Гөлүзә Мәгъфүр кызы.
Тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән биредә яшь белгечләр дә эшләячәк.
Алинә Гыйлметдинова быел гына педагогия көллиятен тәмамлап килгән.
- Укуымны дәвам итәчәкмен, Чаллы педагогия университетына читтән торып уку бүлегенә укырга кердем, - ди ул. – Күптәнге хыялым тормышка ашты. Полилингваль гимназиядә эшләү – ул зур горурлык. Мин конкурс аша җиңел үттем, ачык дәрес күрсәттем, яңа технологияләр, алымнар, алган белемнәрем бик булышты.
Гимназиядә 1200 бала белем алачак. Бу тулы көн мәктәбе булачак, ягъни укучылар төп дәресләреннән соң түгәрәкләргә, өстәмә шөгыльләргә йөриячәк. Өйгә алар кичке сәгать дүрттә, биштә генә кайтачаклар. Бу, әлбәттә, әти-әниләр өчен дә бик уңайлы, чөнки бала мәктәптә, укытучылар карамагында, үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль белән буш вакытын үткәрәчәк.
Зөһрә Вәлитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев