3 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Алинә Солтанова: «Туган тел – дөньяга ачкыч ул»
Аның хыялы - фарсы култыгына сыенып утырган дөньяның иң заманча шәһәрләренең берсе Дубайда үз матурлык салонын ачу. Сүзем «Сәләтле балалар» рубрикасының чираттагы герое - 16 яшьлек шәһәрдәшебез Алинә Солтанова хакында. Зур хыялларга юл кечкенә адымнардан башлана. Булачак татар эшмәкәре дә инде теләген тормышка ашыру өчен азмы-күпме тир һәм акыл көче түккән.
-
Кыска ялганыштан – зур бәла
Чаллының 47/23 йортында өченче катта бер бүлмәле фатир янды.
-
Наил Мәһдиев 29нчы татар гимназиясендә булды
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, уку процессының башлануын һәм мәктәп туклануын оештыруны тикшерү өчен татар гимназиясенә кунакка барды.
-
Актив спортчыларга - яңа мәйданчык
Пушкин исемендәге 78нче пролицей мәйданында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны республика программасы кысаларында булдырдылар.
-
Арест озынайтылды
Медицина көллиятенең элеккеге директоры Светлана Вахитова һәм аның кызын суд 30 октябрьгә кадәр өй арестында калдырды.
-
Кемнәр бушлай туклана?
Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрдә һәм физик мөкинлекләре чикле укучыларны бушлай тукландыру өчен шәһәр казнасыннан 35,2 миллион сум акча бүлеп бирелде.
-
Якташлар очрашты
«Энергетик» мәдәният сараенда 2021-2022нче елларда Якташлар очрашуы кичәләренә старт бирелде.
-
«КАМАЗ» җиңде
«КАМАЗ» футбол командасы милли лиганың 8нче турында үз кырында Воронежның «Факел» командасы белән уйнады.
-
Пенсионерларга – 1,5 млрд сум
Чаллыда пенсионерлар өчен «путин» түләүләренә 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирелә.
-
Яр Чаллыда беренче сыйныф укучысы катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде: малай басып торган машина артыннан юлга чыккан
Яшь йөртүче баланы күрмәгән.
-
Чаллылылар ай саен 1200 сум күләмендә компенсация түләве алырга мөмкин
1 төркем инвалидларны яки медицина учреждениесе белешмәсе буенча тәрбиягә мохтаҗ яки 80 яшькә җиткән пенсионерларны карауны гамәлгә ашыручы хезмәткә яраклы эшсез гражданнар айлык компенсация түләү алу хокукына ия.
-
«Өмет» яңарды
86нчы «Өмет» интернат-мәктәбе 40 елдан соң капиталь төзекләндерелде.
-
Көчле балалар өчен «Адымнар»
Чаллыда «Адымнар» гимназиясе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Республикада полилингваль комплекслар аның башлангычы белән ачыла.
-
Яр Чаллыда Танкчылар көнен билгеләп үтәчәкләр
12 сентябрь көнне 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Танкчылар көне уңаеннан тантаналы чара узачак.
-
Салым хезмәте «Бурычлылар мөлкәтен сатуның нәтиҗәлелеген арттыру» проектын тормышка ашыра
Салым хезмәте «Бурычлылар мөлкәтен сатуның нәтиҗәлелеген арттыру» проектын тормышка ашыра.