Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Михаил Мурашко Чаллыда яңа онкодиспансер ачачак

Министр Автокалага 23 январь көнне киләчәк

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко 23 гыйнварда Татарстанга эш сәфәре белән киләчәк.

Ул Чаллыга барачак. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Республика клиник онкодиспансеры филиалын ачуда катнашачак. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко килүе көтелә. Рөстәм Нургалиевич белән ул Чаллыда эш чараларын үткәрергә планлаштыра. Беренчедән, анда 414 фатирлы торак йортка күченәчәкләр. <...> Аннары алар озак көтелгән вакыйга урынына юл тотачак: тантаналы рәвештә Республика клиник онкология диспансеры филиалы ачылыр дип көтелә», — дип сөйләде Галимова.

Яңа медицина учреждениесендә амбулатор поликлиника, радиология корпусы, паллиатив ярдәм бүлеге, операция бүлмәсе һәм онкологлар өчен ультратавыш диагностикасы аппаратлары белән җиһазландырылган ун кабинет булачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация