Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпләрдә иртәнге фильтр ничек уза? Журналистлар әлеге процессы күзәттеләр

Чаллыда карантин чаралар шартларында белем бирү процессының оештырылуын тикшерәләр.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин бүген иртән 50 нче һәм 41 нче мәктәпләрдә булды, укучыларның иртәнге якта мәктәп бинасына керү ничек оештырылуын карады.

41 нче мәктәптә өч керү урыны оештырылган, һәркайсында берничә укытучы эшли, алар педагоглар һәм укучыларның температурасын үлчи.

 Ишекләргә ата-аналар өчен игъланнар һәм расписание эленгән, аның нигезендә мәктәпкә теге яки бу керү юлы ачыла.

 41 нче мәктәптә - 11 пирометр, өчәр пирометр - һәр керү юлында, калганнары медкабинетта һәм ресепшенда куелган.

«Һәр мәктәптә үз логистикасы эшләнгән. Балалар тупланмасын өчен, максималь керү юллары җәлеп ителгән: кайбер очракларда бу-өч, кайдадыр дүрт. Һәрберсендә укытучылар тора һәм температураны үлчиләр. Бала, мәктәпкә теге яки бу керү юлы аша үтеп, үз классына маршрут ала. Укучылар агымы чикләнгән, расписание бар, укучылар төрле вакытта җыела», – дип хәбәр итте Рөстәм Хуҗин.

Рөстәм Хуҗин беренче уку көнендә килеп чыккан хәлне аңлатты, бер мәктәптә укучыларның температурасын үлчәгәндә, чират барлыкка килә: "Без кайбер таләпләрнең үтәлмәве белән очраштык, гәрчә мәктәпкә килү өчен конкрет вакыт билгеләнсә дә. Мәктәптә уртача балалар саны-якынча 800 укучы. Безнең беренче сыйныф укучылары бик күп. Әлбәттә, беренче уку көнендә аларны мәктәп ишегалдында укытучы каршы ала, чөнки алар кая барырга белми әле".

50 нче урта мәктәптә бүгенге көндә процесс җайга салынган иде инде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, балаларның уку процессын оештыруга махсус җиһаз таләп ителә торган дәресләрдән тыш, барлык фәннәр буенча белем ала торган аерым уку кабинетын беркетү каралган.

Физкультура дәресләре шулай ук урамда максималь рәвештә урамда үткәрелә.

 

Чыганак nabchelny.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация