Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Мәһдиев: "Массакүләм чаралар зурлап үткәрелмәячәк"

Кичә кич белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб киңәшмәсе үткәрде.

Катнашучылар арасында - башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев, барлык өч район башлыклары, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Светлана Мулюкова, Рамил Хәлимов, идарә башлыклары бар иде. Шулай ук очрашуга көч структуралары җитәкчеләрен дә чакырдылар. 
Мэр карары буенча, эпидемиологик хәлнең катлаулануына бәйле рәвештә, алдагы ике чараны хезмәт коллективлары дәрәҗәсендә генә уздыру турында карар кабул ителде - беренче чиратта, сүз булачак бәйрәмнәргә - Укытучылар көненә һәм Халыкара өлкәннәр көненә кагыла. Барлык массакүләм шәһәр чаралары гамәлдән чыгарыла. 
Шулай ук җәмәгать транспортында һәм биналарда кирәкле барлык чараларны үтәү турында искә төшерү буенча профилактик эш үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация