Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Мәһдиев - яңадан мэр

Тарих кабатлана

Моннан 5 ел элек шәһәр хакиме Наил Мәһдиев шәһәр хакиме итеп сайланган иде. 5 ел эчендә Чаллыбыз күзгә күренеп үсте. Шунлыктан 13 сентябрьдә узган сайлауларда шәһәрдәшләр Наил Гамбәрович җитәкчелегендәге “Бердәм Россия” партиясен яклап сайлаучыларның 69% тавыш бирде. 23 сентябрьдә узган дүртенче чакырылыш Шәһәр Советының беренче сессиясендә депутатларның 32се Наил Мәһдиевне сайлады. Шулай итеп, яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы мэры итеп Наил Мәһдиев сайланды.
Шәһәр Советы сессиясенең көн тәртибендәге төп мәсьәлә – 5 елга шәһәр хакимен сайлау. Бу урынга “Бердәм Россия” партиясеннән Наил Мәһдиев кандидатурасы тәкъдим ителде. “Гадел Россия” партиясе тарафдары Харис Шарафуллин аңа каршы үзенең кандидатурасын чыгарды. Кандидатлар программалары белән таныштырдылар. Наил Мәһдиев җитәкчелек иткән чорда шәһәрдә яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары, юллар төзелде. Искеләре танымаслык булып яңартылды. 30 елдан соң Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинага күчте. Җәмигъ мәчете төзелеше җанланды. Шәһәребез көннән-көн үсә. Тик хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Наил Мәһдиев әйтүенчә, алар әкренләп хәл ителәчәк. “1-1,5 ай эчендә шәһәр урамнарында зур автобуслар йөри башлаячак. 5нче шифаханә өчен тагын бер корпус, “Мастеровые”га яңа бина, мәктәпләр, балалар бакчалары төзисе бар. Быел респблика онкология диспансеры файдалануга тапшырылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте ярдәме белән без бу хыялларны да тормышка ашырырбыз”, - диде ул. Сессия эшендә катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин депутатларга Республика Президентының хаким урынына Наил Мәһдиев кандидатурасын хуплавын җиткерде. “Хөрмәтле депутатлар, бүгенге утырышның көн тәртибендә мөһим мәсьәләләр, шул исәптән шәһәр мэрын сайлау да бар. Беренче затның абруеннан, тәҗрибәсеннән, нәтиҗәлелегеннән һәм максатчанлыгыннан территориянең һәм аның халкының киләчәктәге тормышы бәяләнә. Чаллыда абруйлы лидер-муниципаль берәмлек башлыгы җитәкчелегендә җирле үзидарәнең нәтиҗәле командасын формалаштыру мөһим. Яр Чаллы шәһәре мэры вазыйфасына Наил Гамбәрович Мәһдиев кандидатурасы тәкъдим ителде. Сез аны бик яхшы беләсез. Шушы көннәрдә генә аның шәһәрне җитәкләвенә алты ел тулды. Бу еллар эчендә ул үзен катлаулы мәсьәләләрдә хәл итәргә сәләтле принципиаль җитәкче буларак күрсәтте, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә шәһәр һәм аның халкы мәнфәгатьләрен кыю һәм үҗәт якларга сәләтле. Сезнең ярдәм белән Наил Гамбәрович киләчәктә дә муниципаль берәмлек алдында торган барлык бурычларны уңышлы башкарып чыгачагына шик юк”, - ди ул. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә 32 депутат Наил Мәһдиевка ышаныч белдереп, Чаллының тотрыклы үсеше, өметле киләчәге өчен тавыш бирде.
Аннары шәһәр хакиме Наил Мәһдиев шәһәр Советы рәисе урынбасары вазыйфасына Ирина Сәгыйдуллина кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатураны бертавыштан хупладылар. Ирина Сәгыйдуллина Чаллы шәһәре Башкарма комитетында 1995 елдан бирле эшли. Хезмәт биографиясен Чаллы шәһәре мэриясенең финанс идарәсе секретаре булып башлый. 2011 елда Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 2018 елдан – Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы.
Моңа кадәр бу урында эшләгән Флера Андреева сәяси эшчәнлеген депутат буларак дәвам итә. Ул журналистлар белән аралашып. “Матбугат чаралары – шәһәрнең мөһим капиталы. Шәһәребез тормышын яхшырту юнәлешендә бергәләп эшләвебез өчен рәхмәт. Минем 70 көн отпускам бар. Аннары үткәннәр һәм бүгенге вәзгыятькә бәя биреп, планнар корырбыз”, -дип киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Сессиядә 5 даими комиссия булдырылды. Аларда депутатлар саны 11гә кадәр. Комиссия рәисләре итеп Венера Туктарова, Евгений Архипов, Рөстәм Гайнуллов, Марат Мөхәммәдиев һәм Абдулхак Батюшов сайланды.
Чаллы педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова шәһәр Советында “Мәрхәмәт” депутат төркемен җитәкләячәк. Анда гадәттә хатын-кыз депутатлар эшли. Алар бала, гаилә, хатын-кыз мәнфәгатьләрен кайгырталар, күчмә утырышлар үткәрәләр.
Шәһәр Советында “Бердәм Россия” фиркасе фракциясе дә оештырылды. Аны Ирина Сәгыйдуллина җитәкли.Шәһәр хакиме Наил Мәһдиевкә Чаллыны тагын да матур, төзек, халык өчен уңайлы итү буенча планлаштырылган эшләрен тормышка ашыруда уңышлар юлдаш булсын. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге, максатчанлыгы һәм ТР Президенты, ТР Хөкүмәте, барлык дәрәҗәдәге депутатлар ярдәме белән Чаллыбыз тагын да матур булыр, иншәлләһ.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация