Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пассажирлар автобусы йөртүченең таныклыгы ялган

Пассажирлар йөртүчеләрне тикшерү дәвам итәчәк.

Көн саен 30-40 кагыйдә бозу очрагы теркәлә. "Без 18 кеше урынына 30 кеше утыртып йөрү белән килешмәячәкбез. Без кешеләрне яклыйбыз.Юлларда тәртип булырга тиеш", диде баш автоинспектор. Кичәге рейд барышында "Газель некст"та шоферның машина йөртү таныклыгы ясалма булып чыккан. Якын чит ил гражданының шофер таныклыгы ялган.

 Хәзер пассажир йөртүче предприятиесе җитәкчесенә һәм шоферга закон буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясендә шәһәрдәге хәл турында сөйләделәр. Баш автоинспектор Радий Кадиков әйтүенчә, агымдагы елның 7 аенда 310 дтпда 12 кеше үлгән, 383 кеше төрле дәрәҗәдәге яралар алган. Узган елда 11  кеше үлгән.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X