Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүне тыйды

Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертүне тыйды. Бу хактагы карар 2 апрельдән үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә «Известия».

«Известия» язуынча, моның сәбәбе – Абхазия территориясендә көрән төстәге кандаланың киң таралуы.

«Россельхознадзор быелның 2 апреленнән Абхазиядән Россиягә, күп тапкыр кулланыла торган әрҗә һәм агач-төрү материалларын да исәпкә алып, үсемлекчелек продукциясен кертүне вакытлыча чикләде», — диелә Россельхознадзор сайтында.

Көрән кандала җиләк-җимеш культураларын юк итә. 2017 елда алар Абхазиядә фундук чикләвеге уңышының – 70, мандарин уңышының 50 проценттан артыгын юкка чыгарган.

 

 

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев