Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр Советының даими комиссиясе утырышы узды

Бүген мэриядә регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Шәһәр Советы депутатлары 1995 елның 22 ноябрендәге171 номерлы «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны чикләү” турындагы Федераль законның үтәлеше турында фикер алыштылар.

Әлеге мәсьәлә буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда 142 оешма 580 сәүдә объектында гамәлгә ашырыла торган алкогольле продукцияне ваклап сату лицензиясенә ия. 2018 елның сигез аенда лицензияләү буенча хезмәт күрсәткән өчен республика бюджетына 3615 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы кергән.  Ел башыннан Чаллы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан гамәлдәге законны бозуның 204 очрагы теркәлгән. Шулай ук ел башыннан 921,9 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Агымдагы елның сигез аенда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына 287 мөрәҗәгать иреште (2017 елда – 530). Полиция башлыгы урынбасары Андрей Прохоров 2018 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,8% ка кимеде, дип ассызыклады. Талау очраклары да 52,9%ка кимегән. Ул шулай ук ул алкогольле эчемлекләр сатучы сәүдә нокталарының артуына чаллыларның борчылуын белдерде: «Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә шәһәрнең торак йортларында спиртлы продукция сатучы сәүдә нокталары саны арту күзәтелә». 

Утырышны тәмамлап, депутатлар Башкарма комитетка алкоголь сатучы сәүдә объектларын тикшерүне дәвам итәргә тәкъдим итте. Алга таба да өлкәннәр, яшьләр арасында алкоголь куллануны киметүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны уздыруны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм алкоголь куллануга тискәре мөнәсәбәтне пропагандалау эшен дәвам итәргә кирәк булуы ассызыкланды.

Башкарма комитет җитәкчелеге депутатлар белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсен оптимальләштерүгә, шулай ук чаллылыларның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән берничә закон инициативасын тәкъдим итәргә ниятли.

 

 

http://nabchelny.ru/news/33704

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройство автобус арендное жилье алексей песошин альфия когогина

2
X