Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Табиб ярдәменә соңламыйк...

Сүз дә юк, диспансерлаштыруның әһәмияте бәхәссез. Соңгы елда гына әнә күпме кешедә яман чир ачыкланды! Хәер, дистә еллар дәвамында бер тапкыр да диагностик тикшерү узмаган өлкәннәр арасында әлеге авыруның кинәт артуына гаҗәпләнергә дә кирәк түгелдер. Иң мөһиме, ниһаять, халыкның моңа кадәр медицина тикшерүеннән читтә калып килгән өлешенә, ягъни пенсионерларга да...

Сүз дә юк, диспансерлаштыруның әһәмияте бәхәссез. Соңгы елда гына әнә күпме кешедә яман чир ачыкланды! Хәер, дистә еллар дәвамында бер тапкыр да диагностик тикшерү узмаган өлкәннәр арасында әлеге авыруның кинәт артуына гаҗәпләнергә дә кирәк түгелдер. Иң мөһиме, ниһаять, халыкның моңа кадәр медицина тикшерүеннән читтә калып килгән өлешенә, ягъни пенсионерларга да чират җитте. Бүген диспансерлаштыру үтүче өлкәннәр шуңа сөенә...

Россия сәламәтлек саклау системасында соңгы ике елда гамәлгә кергән бу алгарышка күз йомып булмый, әлбәттә. Үзебезнең Чаллыда гына яман шешләрне, хроник авыруларны башлангыч чорында ачыклау нәтиҗәсендә, күпме кешегә үз вакытында тиешле дәвалау чаралары үткәрелде. Күпмеләренең гомерен саклап калу, берничә елга булса да озайту мөмкин булды.

Диспансерлаштыруга килгәндә, илкүләм программа нигезендә, һәркемгә билгеле бер вакытта, яшенә һәм җенесенә карап, комплекслы медицина тикшерүе узу каралган. Беренче тапкыр тикшерү 21 яшьтән башлана. Яшәү дәверендә һәркайсыбыз диспансерлаштыру программасында 3 елга бер тапкыр (21, 24, 27, 30... + 3... 99 яшь) катнашырга тиеш. Инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затлар, ничә яшьтә булуларына карамастан, ел саен тикшерелә.

Быел диспансерлаштыруны 1920, 1923, 1926 ... 1987, 1990, 1993 елларда туган чаллылылар уза. Иң мөһиме, Татарстан җирлегендә ул гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантияләре программасы кысаларында, мәҗбүри медицина иминияте чаралары исәбенә үткәрелә.

Диспансерлаштыру ике этапта уза. Беренче этапта инвалидлыкка, гомернең иртә өзелүенә китерүче йогышлы булмаган хроник авыруларны, бигрәк тә кан әйләнеше системасы авыруларын, яман шешләрне, шикәр чирен, үпкәдәге ялкынсынуларны башлангыч чорында ачыклау, алга таба теге яки бу авыруның көчәюенә китерүче төп факторларны - кан басымы күтәрелү, холестерин һәм шикәрнең микъдары арту һ.б.ларны - контрольгә алу максат итеп куела.

Икенче этапта пациент әзер анализлар белән участок табибы янына килә. Табибның төп бурычы: пациентка куелган диагнозның хаклыгын ачыклау максатында, төрле тармак медицина белгечләренең фикере исәпкә алынган профилактика тикшерүе үткәрү.

Диспансерлаштыруның ике этабын да узган һәркемгә сәламәтлек паспорты тапшырыла. Анда тикшерү нәтиҗәләре һәм дәвалану өчен киңәшләр языла.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Чаллыда яшәүче өлкән буын вәкилләренең исәбеннән чыгып, 2016 елгы диспансерлаштыру планына 88 500 кешене кертте.

Әйтергә кирәк, быел халык бик тә актив. Аеруча пенсионерлар иң алгы сафта. Статистика мәгълүматлары буенча, узган ике айда гына медицина тикшерүләрен 15335 кеше, шул исәптән, 8690 эшләүче чаллылы үтте. Диспансерлаштыруда катнашкан 6645 эшләмәүченең 236сы - Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, шулай ук аларга тиңләштерелгән затлар.

Узган елгы күрсәткечләргә килгәндә, халыкның сәламәтлеге урынлы борчу тудыра. "Тулысынча "сәламәт" дип табылган төркемгә нибары 6515 кеше теркәлде. 3199 шәһәрдәшебез "чагыштырмача сәламәт" дип табылды, 5621 кеше (!) "дәвалануга мохтаҗ авырулар" төркеменә кушылды.

Әлеге чорда 4171 кешедә - эчке бизләр (эндокрин системасы) авырулары, туклану һәм матдәләр алмашының бозылуы, шул исәптән, 342 пациентта - шикәр чире;

2265 кешедә - кан әйләнеше авырулары, шул исәптән, 274ендә - йөрәк өянәге, 84ендә - стенокардия;

951 кешедә - аш кайнату органнары авырулары, шул исәптән, 137сендә - ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләре;

263 кешедә - сулыш юлларының эшчәнлеге бозылу;

252 кешедә - кан авырулары, кан эшкәртү органнарының эшчәнлегенә җитди зыян килү;

98 кешедә - төрле шешләр, шул исәптән, 56сына - рак (күкрәк бизендә - 10, мәни бизендә - 9, ашказанында - 3) ачыкланды.

Йомгаклап әйткәндә, 8000 чаллылыга әнә шундый диагнозлар куелды. Күңелле хәбәр түгел, әлбәттә. Ләкин күп очракларда үз сәламәтлегебезгә битарафлык аяныч хәлләргә китерә. Еш кына вакыт җитмәүне сәбәп итеп, авыруны башлангыч чорында ачыкларга өлгермибез! Сәламәтлек - миллионнарга да кайтарып булмый торган иң зур байлык. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, иң мөһиме, медицина тикшерүләрен вакытында узуның зарурлыгын һәрдаим истә тотыйк. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаевның чаллылыларга мөрәҗәгатендә әлеге сүзләр ассызыклап әйтелде.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев