Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгын куркынычсызлыгы – игътибар үзәгендә

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Чаллыда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бу турыда Яр Чаллы янгыннан коткару гарнизоны башлыгы Рөстәм Юмагулов чыгыш ясады. "Тәҗрибә күрсәткәнчә, массакүләм бәйрәмнәр чорында янгын куркынычы һәм янгында кешеләрнең үлеме күрсәткечләре бермә-бер арта.

Бу - кешеләрнең эш барышында җыелган стресслардан арыну теләге сәбәпле игътибарлылыкларын югалту кебек психологик халәтләре белән бәйле",- дип белдерде ул. Узган елгы Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 15 янгын чыккан, 9 янгын чыгу куркынычы теркәлгән, 1 кеше һәлак булган.
Бәйрәмнәр вакытында янгын куркынычы саклау нидән гыйбарәт соң?
Беренчедән, ябык бинада янгын куркынычын тудыручы өч фактор да күзәтелә: янучан матдә (ылыслы агач, кәгазь, пластмасс, мамык һәм чүпрәк уенчыклар, катнашучыларның киемнәре һ.б.), кабыну чыганагы (электрогирляндалар, электр лампалары, бенгал утлары, шәмнәр, петардалар һ.б.) һәм оксидлаштыру чыганагы - һава кислороды. "Бу куркыныч өчпочмак чылбыры ябылсын өчен бер җайсыз хәрәкәт тә җитә", - диде Рөстәм Юмагулов.Янгын куркынычсызлыгы буенча төп белгеч белдерүенчә, бәйрәмнәрдә балаларның күп булуы да аерым игътибар итүне сорый. Аларга олылардагы зирәклек, тормыш тәҗрибәсе һәм кыюлык җитенкерәми, шунлыктан куркыныч хәлләрдә үзләрен ничек тотарга белмичә аптырап калалар, паникага бирелергә мөмкиннәр.
Бәйрәмнәр чорында пиротехник җайланмаларны куллану күләме дә күпкә арта. Фейерверклар, ракеталар очырганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү дә кешенең сәламәтлегенә җитди зыян салырга мөмкин. Бу очракта төрле дәрәҗәдәге пешүләр күзәтелә. Бәла-каза килеп чыкмасын дисәк, пиротехниканы олылар күзәтүендә генә куллану таләбе үтәлергә тиеш.
Бәйрәмнәр вакытында кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеген тышкы куркыныч факторлардан саклау максатында янгыннан коткару гарнизоны тарафыннан 6 урам чыршысы һәм балалар күпләп катнашачак 213 объект күзәтчелек астына алыначак.
Быелгы бәйрәм чыршылары Сидоровка паркында, Тукай Яр буенда, Сарман тракты буенча "Кәгазьчеләр" тукталышында, Азатлык мәйданында (төп чыршы), Боровецкий бульварында һәм Җиңү паркында урнаштырылачак.
Бүгенге көндә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерү максатында планнан тыш тикшерү эшләре башланган инде. Мондый тикшерү барышында Яңа ел чаралары уза торган урыннар, пиротехник эшләнмәләр саклану һәм сатылу урыннары карала, хезмәт күрсәтүче белгечләр, персонал белән өстәмә инструктажлар үткәрелә. Гадәттән тыш хәл туган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, чыршы куелган чараларны оештыру һәм үткәрү тәртибе, бина эчендә пиротехника куллануның тыелган булуы искәртелә. Эвакуация планнарына төгәллекләр кертелә, керү-чыгу юлларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе тикшерелә.
Янгын булган очракта тышкы яктан су белән тәэмин итү, биналарга керү юлларының кар белән боздан вакытында чистартылуы, янгын краннарының торыш-халәте дә мөһим. Шул ук вакытта янгын куркынычы турында хәбәр бирүче автоматлаштырылган сигнал системалары, эвакуация белән идарә итү системаларының төгәл эшләве дә бәладән саклануның кирәкле факторы булып тора. Өстәмә рәвештә социаль әһәмияткә ия объектларда ниндидер сәбәпләр аркасында электр энергиясе туктатылган очракта резерв чыганакларның булуы да тикшереләчәк.
20 декабрьдән 16 гыйнварга чаклы янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешмалар "Югары дәрәҗәдәге әзерлек" режимында эшләячәк. Гадәттән тыш хәлләр булу мөмкинлеген исәпкә алып, тиешле көчләр һәм техник чаралар оператив төстә хәрәкәт итәргә әзер торачак. Даими туплану урыннарында тәүлек саен кизү торуга 68 кеше һәм 20 махсус техник берәмлек чыгачак.Моннан тыш, бәйрәм чаралары уза торган объектларда күзәтү һәм янгын сагы органнары хезмәткәрләре кизү торачак.30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр социаль даирә объектларында төнге профилактик күзәтү чаралары да планлаштырыла.
Яңа ел бәйрәмнәре гаиләләрегезгә бары тик шатлык- сөенеч кенә китерсен дисәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев