Яр Чаллыда Һава-десант гаскәрләре оешуның 90 еллыгы уңаеннан Василий Маргеловка бюст куелды
Көн темасы

Яр Чаллыда Һава-десант гаскәрләре оешуның 90 еллыгы уңаеннан Василий Маргеловка бюст куелды

Яр Чаллыда һава-десант гаскәрләре оешуга 90 ел тулу уңаеннан генерал, Советлар Союзы Герое Василий Филиппович Маргеловка һәйкәл ачу тантанасы булды. Бюст Беренче автомобиль юлындагы Ватан сугышчылары мемориалы янында урнаштырылды.

 

 

 

 

"Яр Чаллы шәһәрендә десантчылар берлеге бу бюстны ачуга зур өлеш кертте. Алар тырышлыгы белән, хәрби дуслык нәтиҗәсендә акча җыю һәм Василий Филиппович бюстын Яр Чаллы шәһәренә китертү оештырылды. Сезгә чын күңелдән бәхет, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим", - дип котлады җыелучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

 

 

 

 

Биредә парашют гөмбәзе һәм торгызылган АСУ-57 танкка каршы җайланмасы урнаштырылган.

 

Фәрит Сәлахов Һава-десант гаскәрләренең хәрби хәрәкәтләре ветераннарын бүләкләде.

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев