Кулай бәядән алып калырга өлгерегез!
Көн темасы

Кулай бәядән алып калырга өлгерегез!

Сәүдә мәйданчыклары «Төзүчеләр» стадионы һәм ипподром территориясендә көндезге 14:00 сәгатькә кадәр эшли.

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. Биредә иртәнге алтыдан фермерлар җитештергән продукцияне сатып алырга була. Ит, балык, сөт продуцкияләре, яшелчәләр, ярмалар - барысы да кулай бәядән. Соңгы атналарда күпләрдә ихтыяҗ тудырган шикәр комын да үтемле хакка, кг-ын 60 сумнан, тәкъдим итәләр. Ботлап алган очракта сыер ите - 450 сум, кабырга өлешенең кг-ы - 420 сум. Күркә ите - 380 сумнан. Мөслим каймагының 100 граммы - 200 сум. Бал 3 литры 1200 дән башлана, 350 сумга суган орлыгы алырга мөмкин.
Сәүдә мәйданчыклары «Төзүчеләр» стадионы һәм ипподром территориясендә көндезге 14:00 сәгатькә кадәр эшли.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев