Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур масштаблы мототрасса ачылды

Бу атнада шәһәребез генә түгел, ә бөтен Татарстан хәттә чит регионнар да шау-гөр килде. Автошәһәр янында гына уникаль трасса төзелде, аның аналоглары дөньяда юк.

«Халык мондагы хәрәкәтне күргәч, шаккатты. Бу искиткеч тамаша! Шәһәрдә яшәүчеләр дөнья дәрәҗәсендәге тамашаны күрә алсыннар иде«, - ди» проектны гамәлгә куючы Наил Хөббәтуллин. Әҗмәкәй авылы янында төзелгән яңа тректа беренче ярышлар 8 һәм 9 августта узды.

Әлеге проект бизнесмен һәм узышчы Наил Хөббәтуллин тарафыннан 22 ел элек оештырылган. Элек аның клубы ЗЯБ бистәсендәге мәйданчыкта урнашкан иде, анда 19 Россия чемпионаты һәм 30 кубок узышы булган. Ләкин узышчылар саны арткан саен, территоиянең дә зуррак булуы кирәк.

« Мин 22 ел әлеге спорт белән шөгыльләнәм. Безне Россиядә Майкоптан алып Томскка кадәр барысын да беләләр. Бөтен илне үтеп,үзебезнең мототрассаның да дәрәҗәле булырга тиешлеген аңладым һәм бу хыялларны тормышка ашырырга булдым ", ди проект җитәкчесе.

Хөббәтуллиннан тыш, уникаль объектны төзүдә Татарстанның күп кенә эшмәкәрләре катнашты. Мотоузышчылар арасында бизнесменнар бик күп икән. Мотоузышу спорт төрен яратучылар арасында, мәсәлән, Татарстанда Үсеш партиясе бүлеге рәисе Олег Коробченко бар. Аның кызы-мотокроссменка, безнең Клубта үсте, - ди Хөббәтуллин. - Хәзер мотокросс белән аның улы шөгыльләнә. Коробченконың үз мотоциклы бар, ул бездә көз көне трассаны ачу тантанасында булган һәм спортның бу төрен үстерүгә зур акчалар сала.

 

План буенча территориядә биш трасса эшләнде. Ләкин моның белән чикләнеп калмыйча, биредә Фристайл өчен трасса, эндуро-парк, триал паркы, мотобол һәм гар юлы барлыкка киләчәк. "Эндур трассасының төзелеше белән күп тапкырлар Россия чемпионы булган Алексей Никишкин җитәкчелек иткән.

Классик мотокросс трассасының озынлыгы, кагыйдә буларак, 1 400 дән 2 200 метрга кадәр. Ә яңа мототрасса озынлыгы -1 600. Шунысында әйтергә кирәк, тамашачылар өчен трибуналы мотокросс трассасы беркайда да юк, шуңа күрә безнеке дөньяда уникаль трассаларның берсе».

ТР мотофедерациясе Президенты сүзләренә караганда, аның хыялларында бирегә дөнья чемпионатын алып килергә мөмкин булган. Әлеге темага сөйләшүләр башланган инде. «Әгәр мондый хәл булса, чаллылылар дөньяда иң яхшы узышчыларны күрә алачак. Мин үзем бу хакта хыялланам. Бу бомба булачак!»,- Хөббәтуллин.

Яңа мотокомплексның тагын бер фишкасы — Россиядә беренче балалар трассасы. Тиздән кунаклар өчен мотоциклларны прокатка алу башланачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 

мотоспорт — паркта үсәчәк бердәнбер спорт төре түгел. Киләчәктә биредә заманча бию, Бокс һәм дзюдо мәктәпләре ачарга планлаштыралар. "1998 елда клуб белән шөгыльләнә башлагач, кешеләр балаларын урамнан алып китү өчен монда алып килделәр, - дип искә ала Хөббәтуллин. — Хәзер күп кенә ата-аналар балаларны компьютердан читләштерергә теләп алып килә. Килгән вакытта балалар мотоцикл рулен дә тота белми. Тик бераз вакыттан соң аларның ничек оста итеп мотоцикл белән идәрә иткәннәрен күреп, ата-аналарның күзләре яшьләнә».

Шунысы да кызыклы, трасса кышын да эшли алачак: монда тюбинг паркы, сноу-кросс һәм сноу-парк оештырылачак, анда сноуборд һәм тау чаңгылары шуачак. Шулай ук тиздән кафе, ашханәләр ачылачак һәм спорт-кунакханә эшли башлаячак, анда төзелешнең соңгы этабы бара. "Тренировкаларга заявкалар бөтен ил буенча бара. Хәзер без 50 кешегә исәпләнгән кунакханә әзерлибез", - дип билгеләп үтә эшмәкәр.

Беренче узышлар биредә 8 һәм 9 августта узды. Бу ике уртак ярыш булды дип әйтү дә ялгыш булмас: ТАССРның 100 еллыгына багышланган чемпионат һәм Россия чемпионаты этабы. Ике көн дә тамашачылар старт алды узышларыннан башка тулы канлы ярышлар белән хозурлана алды. Ә узышка «Матч ТВ» тан Дмитрий Губерниев һәм мотокроссның танылган комментаторы Владимир Виталин аңлатма бирде.

"Кагыйдә буларак, мондый чараларга керү билетлары 1 500 сумнан башлана һәм 2-3 меңгә җитә. Акча эшләү максаты бездә юк. Тик мин шәхсән үзем ошамаганын әйтүчеләргә акча кайтарам. Андыйлар булмас дип уйлыйм. Киресенчә, "Наил, менә мотокроссны үстерүгә тагын 500 сум акча", - дип әйтүчеләр пәйда булачак. Чөнки бу искиткеч һәм бик матур булды", -ди Наил Хөббәтуллин.

Бизнесмен сүзләренчә, трек ачылышын бөтен ил көтте. Ярышларда Мурманск, Минск, Владикавказ һәм Балтыйк буе узышчылары катнашты.

Күптән түгел 

Россиядә мотокросс буенча дөнья чемпионаты узган бердәнбер урын Сочи булган иде. Әмма Чаллының уникальлеге шунда ки, бу тамашачылар өчен трибуналы мотокроссның классик трассасы. «Социаль челтәрләрдә чираттагы эш хакы ысулы дип язалар инде. Исәпләсәң, бу акчаларгамин үземнең хәзерге вакытта булган бизнесымны зурайта алыр идем, тик башкача карар иттем. Билетлардан алынган сумма әлеге спорт төрен үстерүгә тотылачак: тренерларга хезмәт хакын түләрбез, трассаларны, биналарны карап тотачакбыз».

Ярышларда илнең төрле шәһәрләреннән 300 дән артык кеше катнаша. Мотоузышларның приз фонды 1 миллион 810 мең сум тәшкил итә. Чарада шулай ук ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев та булды. Ярышларның икенче көнендә трибуналарда буш урыннар юк диярлек. Ярышлар "Королева" классы узышыннан башланды. Бу двигателе 250 Куб. См булган мотоцикллар.

 

Паркта мактана торган тагын бер кызыклы деталь — электрон хөкемдарлык. Махсус җиһазлар АКШтан 50 мең долларлык чыгарылган. Ул трассаның бөтен территориясе буенча аерым датчиклар куелачагын, ә шлемнарда һәр спортчының финиш вакытын төгәл билгеләргә мөмкин булган наклейкалар булуын күздә тота. «Болар барысы да Римда яки Парижда кебек булачак, - дип вәгъдә итә Хөббәтуллин. - Ул Чаллыда була. Без бу спортны монда үстерәбез".

 

 

Илдар Беляев һәм Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация