Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Гонконгта яшәүче милләттәшебез Арыслан Йосыф: «Уханьда коронавирустан дәваланганнан соң бу чирне кабат эләктергән кешеләр ачыклана башлады»

    Гонконгта яшәүче милләттәшебез Арыслан Йосыфның хәзерге вакытта гаиләсе белән бергәләп Бөгелмәдә үзизоляциядә утыруын, эпидемия башланганнан соң, Кытай хакимиятләренең коронавируска каршы ничек көрәшүләрен язган идек. Русланга шылтыратып, Кытай карантиннан чыгарга, завод-фабрикаларын эшләтә башларга, мәктәп балаларына БДИ тапшыруны рөхсәт итәргә җыена, дип әйтәләр, дөресме, дип сораштык.

    – Кытайдан алынган хәбәрләргә караганда, бу эпидемиянең үзәге саналган Ухань шәһәрендә соңгы көннәрдә коронавирус эләктерүнең бер яңа очрагы да теркәлмәгән. Хәзер бу вәзгыятьне чин хакимиятләре, без коронавирусны җиңдек, инде чикләүләрне әкренләп бетерәчәкбез, дип аңлата. Апрельнең 8еннән Уханьның үзендә түгел, янәшәсендәге өч шәһәрдә аэропортларны ачарга җыеналар. Каядыр якын-тирәгә тиз арада барып кайтасы килгән кешеләргә, хастаханәдә анализ тапшырганнан соң, 72 сәгатькә, ягъни өч көнгә рөхсәт алу мөмкин булачак. 8ендә, ныклы күзәтү астында, завод-фабрикаларны да әкренләп ачачаклар. Дөрес, апрельнең утызына кадәр балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары эшләмәячәк. Шунысы да бар: хәзер Уханьда коронавирустан дәваланганнан соң бу чирне кабат эләктергән кешеләр ачыклана башлады. Шунысы сәер: аларда температура юк, ютәлләмиләр дә, сулыш алганда да кыенлык кичермиләр. Башкаларга йоктырырга мөмкинме-юкмы дип, хәзер аларны кабат хастаханәгә салып, күзәтү астына алалар. Дөрес, хәзер Уханьда 4 госпитальдән икесе генә эшли.

    Пекинның үзенә килгәндә, анда әлегә хәл бик катлаулы. Чөнки ил башкаласына һаман чит илләрдә булган туристлар әйләнеп кайта. Алар арасыннан чир эләктергәннәрен аерып алып хастаханәләргә салалар. Әле анда авыручылар күп. Эпидемияне җиңдек дип белдергәч, Кытай хакимиятләре үз абруен арттыру өчен ясалма сулыш алдыру җиһазларын, халатлар, битлекләр, пирчәткәләрне Италиягә, Испаниягә, Портулагиягә җибәрә башлады. АКШта ясалма сулыш алдыру җиһазларына бик зур кытлык дип, американнарга да ярдәм кулы сузганнар.

    4 апрель – кытайлар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе, зиратка барып мәрхүм булган әти-әниләрне искә алу көне. Буддачылар кебек христианнарда да яз көне зиратка барып каберләрне җыештыра торган мондый бәйрәм бар. Христианнардан аермалы буларак, будда динен тотучылар кабер янында кәгазь акча, кәгазьдән ясалган сарайлар яндыра. Үлгән кеше теге дөньяда рәхәт яшәсен, акчага аптырамасын, иркен торсын, дигән ышануга бәйле бу. Тик быел, чир таралуга сәбәп булмасын дип, беркемгә дә зиратларга барырга рөхсәт бирмәделәр. Бу авырудан үлгән кешеләрнең җәсәден Кытайда яндыралар. Яндырганнан соң, көлләрен бәләкәй генә савытка салып туганнарына бирәләр. Әмма аларның көлләрен якыннарына әлегә бирмәделәр. Уханьда коронавирус эләктергәннәрне дәвалый торган 4 госпиталь бар. Статистика буенча Уханьда 3758 кеше генә үлгән. Тик кайбер чыганакларга караганда, бер госпитальдә генә берничә мең кеше көле салынган савыт җыелган. Ун меңнән артык  кеше үлгән дигән сүз бу. Шуңа күрә халык хәзер, үлгән кешеләрнең санын бик нык киметеп күрсәтәләр, дип дәүләткә ышанмый башлады.

    – Хәзер Гонконгта хәл ничек?

    – Хәзерге вакытта Гонконгта коронавирус эләктерүчеләр 900дән артып китте. Аларның 800дән артыгы – вирусны чит илләрдән йоктырып кайтучылар. Уханьда карантинны 23 гыйнварда игълан иткәннәр иде. Менә 8 апрельдә карантиннан чыга башламакчылар. Ике ай ярым вакыт дигән сүз бу. Гонконгта февраль башында карантин башланды. Әлегә Россиядәге кебек апрельнең азагына кадәр дәвам итәчәк. Башта авыручылар аз булса да, читтән кайтучылар хисабына менә шушылай нык артты. Хастаханәләрдә ятаклар җитми башлагач, Гонконг хөкүмәте, сездә барыбер туристлар юк, кеше килми, файдаланган өчен акчасын түләрбез дип, кунакханәләрне хастаханә итеп файдалана башлаган. Әле менә Һиндстанда өч йөз гонконглы калган икән. Аларны кайтарасы бар. Гонконгта 8 миллион кеше яши. Табигый, байтак кеше хезмәт күрсәтү тармагында эшли. Шуңа күрә хөкүмәт урта һәм кече бизнесны кайгыртуны үз бурычы дип исәпли. Мәсәлән, кибетләргә аренда хакын түләү өчен субсидия бирелә. Рестораннарга газ, электр, су чыгымнарын күтәрү өчен субсидия карала. Бу субсидияләр биш айга, гыйнвардан майга кадәр биреләчәк дип билгеләнде. Туризм тармагы тукталгач, хәзер күп кенә кеше эшсез калды. Шул кешеләрнең хәленә керик дип дәүләт төрле-төрле экономик реформалар ясый башлады. Хәзерге вакытта вузлар, мәктәпләр июнь башына кадәр он-лайн режимда шөгыльләнә.

    – Кытайда БДИне быел тапшыртырга дигән карарга килгәннәр дип ишеттек.

    – Кытай мәгариф министры, июнь башыннан алып июль башына кадәр БДИне  тапшырырга мөмкин булачак, дип боерык чыгарган. Чин хакимиятләренең, эпидемияне җиңдек, дип белдерергә ашыгуына бәйле бу, минемчә. Гонконгта БДИне кайчан бирү мәсьәләсе әле хәл ителмәгән.

    Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: