9 апрель 2020 яңалыклары
-
Бәширов: Татарстан барлык төбәкләр өчен дә үрнәк булырга тиеш
Республика катлаулы хәлләргә хәзер күп кенә субъектлардан яхшырак әзерләнгән
-
Имбирдән 3 төрле чәй әзерләү ЫСУЛЫ
Имбир актив рәвештә калорияләрне «яндыра», салкын тигәннән дәвалый һәм организмны тонуста тота. Шуңа да кыш һәм яз айларында имбирдан ясалган эчемлекләрне эчү файдалы санала. Имбирдан ясалган өч төрле чәй рецептын тәкъдим итәбез.
-
Өч яшькә кадәр балага биш мең сумны ничек алырга?
2020 елның апреленнән ана капиталы алырга хокуклы барлык гаиләләр ай саен өч яшькә кадәр һәр балага бишәр мең сум акча алалачак.
-
Татарстанда тагын 9 кешедә коронавирус булуы ачыкланган
Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган.
-
«Минем өчен ялгызлыктан да рәхәт нәрсә юк!» [тормыш мәшәкате]
Ялгызлыкларына чыдый алмыйча ир эзләүче хатыннарга мин бик нык гаҗәпләнәм. Кемдер – туган-тумачалары аркылы, башка берәүләр – таныш-белешләре аша, икенче берәүләр исә газета битләрендә үзенә пар эзли. Ничек кенә булмасын, мин ул хатыннарны һич кенә дә аңлый алмыйм. Ярый инде, бер дә кияүгә чыгып карамаган, баласы булмаганнарны ничек тә аклыйм әле. Күрмәгәннең күрәсе килә бит ул. Әмма арада катлы-катлы йөрүчеләр күп бит. Кайсының ире үлеп киткән, кайсылары аерылышканнан соң кабат кияүгә чыгу теләге белән яши башлый. Менә шундыйларны мин һич аңламыйм. Ник кирәк ул?
-
Кондратьев: Конституциядә яшьләр сәясәтен искә алу аларга ярдәм итүгә китерәчәк
Россия һәм аның субъектларының уртак карамагына шулай ук яшьләр сәясәтендәге гомуми мәсьәләләрне дә өстәргә ниятлиләр.
-
Мәскәүдә коронавирус белән чирләүче җиде пациент вафат булган
Мәскәүдә COVID-19 диагнозы расланган җиде кеше үлгән.
-
Мунчада 14 яшьлек бала үлгән
Башкортстанның Бөре районында ике бала өчен мунчага бару фаҗига белән тәмамланган. Балаларның хәрәкәтсез гәүдәләрен бабалары табып алган. Фаҗига Фурманов урамындагы шәхси йортта булган.
-
Миңнеханов Covid-19ны диагностикалый торган Россиядә беренче мобиль комплексны карады
Япониядән белгечләр җәлеп итеп, Татарстанда йогышлы авыруларны тиз диагностикалау буенча мобиль комплекс ясаганнар
-
Уку елы вакытыннан алда төгәлләнәчәкме?
Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә, кирәк булган очракта, 1-8 нче сыйныф укучылары өчен уку елын вакытыннан алда тәмамларга һәм киләсе елга уку программаларының бер өлешен күчерергә рөхсәт итте. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте бастырган гаризада әйтелә.
-
Гонконгта яшәүче милләттәшебез Арыслан Йосыф: «Уханьда коронавирустан дәваланганнан соң бу чирне кабат эләктергән кешеләр ачыклана башлады»
Гонконгта яшәүче милләттәшебез Арыслан Йосыфның хәзерге вакытта гаиләсе белән бергәләп Бөгелмәдә үзизоляциядә утыруын, эпидемия башланганнан соң, Кытай хакимиятләренең коронавируска каршы ничек көрәшүләрен язган идек. Русланга шылтыратып, Кытай карантиннан чыгарга, завод-фабрикаларын эшләтә башларга, мәктәп балаларына БДИ тапшыруны рөхсәт итәргә җыена, дип әйтәләр, дөресме, дип сораштык.
-
«Без кычкырдык, кызым өйдә калгандыр дип уйладык, мин аздан гына акылдан язмадым»
Мартның соңгы якшәмбесе Казанда яшәүче ике гаилә өчен аздан гына фаҗига белән тәмамланмый кала. Северный бистәсендә шәхси секторда янгын чыга һәм санаулы минутлар эчендә бар нәрсәне — ике йортны, гаражны, машинаны һәм мунчаны көлгә әйләндерә.