Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшь йөрәкләр

Кем җитәкче булыр?

Чаллыда шәһәрнең яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына җитәкче сайлыйлар. Шушы көннәрдә кандидатлар тест узды.

Вакантлы вазыйфаны биләүгә 25 кеше гариза бирде, шуларның 20се тестка килде. Сынау башланыр алдыннан аларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов үзенең хәер-фатихасын бирде. “Без сезнең анкеталарыгызны өйрәндек һәм сез барыгыз да яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы булырга лаек. Чөнки сезнең һәрберегез нинди дә булса өлкәдә уңышка ирешкән: кемдер бизнеста, кемдер мәдәният өлкәсендә, кемдер яшьләр белән идарә итү линиясе буенча эшләде. Барыгызга да уңышлар телим”, – диде ул.

Тест үз эченә Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте законнарын, Россия Федерациясендә тәрбия үсеше стратегиясе буенча 25 сорау ала. Керү баллы – 80%. Сынауны уңышлы узган кандидатлар икенче этапка уза. Алга таба кандидатларга шәһәрнең яшьләр сәясәтен үстерү буенча авторлык проектын тәкъдим итәргә, шулай ук үзе турында видеопрезен-тация тапшырырга, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары белән әңгәмә узарга туры киләчәк.

Алсу Сөнгатуллина: “Максатка ирешү өчен мөмкинлекләр күп”

Шәһәребездә тырыш, максатларына омтылучы үҗәт егет-кызлар җитәрлек. Алар буш вакытларын заяга уздырмыйлар. Шәһәрдәшебез, КФУ студенты Алсу Сөнгатуллина шундыйларның берсе. Ул 82нче кадет мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Исеме Татарстанның балалар казанышлары энциклопедиясенә кертелгән. Алсу шулай ук “Татар журналистикасы буенча иң яхшы цикл” номинациясендә “Алтын каләм” республика бәйгесендә җиңгән. Буш вакытларында кулына пумала алып бик матур рәсемнәр ясый. Йөзәргә, биергә йөри. Уку йортының җәмәгать тормышында актив катнаша. Алсу күптән түгел Мәскәүгә “Мәгънәләр территориясе” бөтенроссия яшьләр форумына барып кайтты. Аннан алган тәэсирләре белән безнең белән дә уртак-лашты.

– Мин КФУ халыкара багланышлар институтында, тарих, телләр юнәлешендә укыйм. Әмма үземне киләчәктә сәя-сәткә багышларга телим, чөнки бу өлкәдә җәмгыятьнең иң мөһим мәсьәләләре хәл ителә. Шунлыктан сәяси чараларда катнашып, үземне сынап карыйм. Мәскәүдәге форумда төрле сәяси фирка әгъзалары белән очрашулар, аларның сәясәткә кагылышы ялкынлы чыгышлары мине сәясәт белән тагын да ныгырак кызыксынырга этәрде.

- Мәскәүгә ничек барып эләктең?

- Мин “Мәгънәләр территориясе” бөтенроссия яшьләр форумына үземнең проектымны җибәрдем һәм илебез башкаласын күрү бәхетенә ирештем. Сәяси чаралар, очрашулардан тыш без делегация белән Кызыл мәйданда, МДУ, Воробьев тауларында, Арбатта булдык.

- Форум ниләр бирде?

- Без форумда нәтиҗәле коммуникация, лидерлык, команда, эш һәм башка юнәлешләр буенча дәресләр алдык. Төрле мәйданчыкларда алган белемнәребезне укуда, эшкә урнашканда куллана алачакбыз.

- Әлеге форум сәясәтчеләргә карата фикерләреңне үзгәрттеме?

- Әйе. Форумга кадәр миндә сәясәтчеләргә карата каршылыклы фикерләр иде, хәзер алар минем өчен үрнәк. Алар аудитория каршында үзләрен тота беләләр, акыллы сөйлиләр. Дөньяда булган вакыйгалардан хәбәрдарлар, белемлеләр. Шул сыйфатлары белән кешеләрне үз артларыннан ияртә беләләр.

- Димәк, алар синдә сәясәт белән кызыксыну уятканнар?

- Әллә нинди зур планнар корасым килми. Әмма мин үземнең язмышымны сәясәт һәм мәдәният белән бәйләргә телим. Сәясәт – кызыклы һәм катлау өлкә. Ул – дәүләтнең максат һәм бурчыларын билгели торган зур төркемнәрнең бергә эшчәнлек алып баруы. Бу бик җаваплы эш, чөнки бу эшчәнлек кешеләрнең тормыш-көнкүрешенә йогынты ясый.

- Син Беренче лига, медиафорум кебек проектларда да катнашкан идең. Алар синең эчке дөньяңа йогынты ясадымы?

- Мондый чаралар яшьләр өчен бик кирәк. Син яшьләр мохитына үзеңнең тәкъдимнәреңне җиткерә аласың, яңа дуслар табасың, халык алдында чыгыш ясау, планлаштыру, проектлаштыру һәм башка күнекмәләр аласың. Студент вакыты бик тиз уза. Шуңа күрә үзеңне бар өлкәдә дә сынап карарга, өйрәнергә, укырга, кыскасы, максатларыңа ирешү өчен барысын да эшләргә, курыкмаска кирәк. Теләк булганда, хәзерге заманда максатларга ирешү мөмкинлекләре җитәрлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев