Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Артык бала (булган хәл)

Минем бүген 30 ел элек булган тетрәндергеч хәл турында сөйлисем килә. Ул чагындагы 25 ел гомеремдә күңелемне айкаткан, җанымны иң нык актарган күренеш булгандыр ул.

Ямьле җәй башы иде. Приморье өлкәсенең үзенә генә хас матур табигатенең яшеллеккә күмелеп килгән чагы. Мин район хастаханәсендә ятам. Бик тә балага узасым килеп, гинекология бүлегендә медицина тикшеренүе узам. Беркөнне безнең палатага уртача яшьләрдәге, шешә яратканга ошаган, бик үк тәртипле булмаган тормыш алып баручы хатынны салдылар. Аның эче инде шактый үскән иде. Сөйләвенчә, дүрт баласы бар икән, имеш, ире белән аерылышкан чагы. Шуңа социаль хезмәттәгеләр аңа биш айлык йөклелекне өзәргә рөхсәт биргән. 

Тиешле көнне иртән иртүк аңа стимуляция ясый, ягъни бала таптыра торган дару кадый башладылар. Мөгаен, беркем дә дару шулкадәр тиз тәэсир итәр дип уйламагандыр. Иртәнге аштан кергәндә ул инде «Табам бугай!» дип кычкыра иде. Коридор буйлап табибларны эзләп йөгерешә башладык, ә аларда смена алышыну бара. Табип кергәндә алар нибары клеенка алып килеп, ул хатынның караватына җәяргә генә өлгерде. Шулай итеп, гап-гади палатада, матрацка ятып, ул тәмам формалашкан бала тапты. Бөтен бүлеккә ишетелерлек итеп кычкырып елаган сабыйны беркем дә коткарырга җыенмады – ул тиздән карындагы суга тончыгып үлде. 

Барыбыз да шаккатудан телсез калдык, ә миндә истерика башланды. Туктый алмый еладым. Гаделсезлектән йөрәгем әрнеде. Безнең гаиләбез тулы, имин, тик балабыз юк, ә монда яшәргә килгән бер гаепсез һәм беркемгә дә кирәк булмаган бала анасының аяклары арасында тилмереп ята. Хәзер дә бу турыда язганда күземә яшьләр килә. 
Шул ук көнне мин табибтан өйгә кайтаруларын сорадым. Бүтән бу шыксыз хастаханәдә кала алмадым, ул коточкыч хатынны күралмау дәрәҗәсенә җиткән идем. Әле озак кына аңыма килә алмый йөрдем. Тик бу хәлләрдән соң берәр ай үткәч балага узганымны аңладым.

Дания Дәүләтьянова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев