Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Иртән шалтыраган телефоннан хәерле хәбәр көтмисең ул… Руфинә апаң вафат… Корт чаккан»

Иртән иртүк шалтыраган телефоннан нигәдер беркайчан да хәерле хәбәр көтмисең. Ә бу юлы шикләнүем, чыннан да, рас килде.

Нәкыя апа, ике генә сүз әйтте дә, трубканы куйды:

– Руфинә апаң вафат… Корт чаккан – сырхауханәгә алып барып җиткерә алмаганнар…

Күлмәк! Яңа күлмәген бер тапкыр булса да кияргә өлгердеме икән?!» Ул көнне иртәдән кичкә кадәр башымда гел шул уй бөтерелде. Әйтерсең, аның күлмәкне кигән яки кимәгән булуы барысыннан да мөһимрәк иде… Башкортстаннан кунакка килеп йөрүче ахирәте белән Нәкыя апаның мине күптән очраштырасы килә иде инде. «Аның язмышы күпләргә гыйбрәт булырлык», – дип гел кабатлады ул. Ул көнне алар икәү кибетләрдә йөреп кайтканнар иде. Руфинә апага яңа күлмәк алганнар. «Шушы күлмәккә туры китереп яңа сумка да таптым бит әле!» – дип ихластан сөенеп сөйләве әле дә күз алдымда. Гел көтмәгәндә инде менә шушы хәбәр… Беренче очрашуыбыз соңгысы да булыр дип кем уйлаган?! Ул көнне Руфинә апа мине ике сүзнең берендә: «Таһирым гына исән булсын!» – дип кабатлап шаккаттырган иде.

«Исән генә булсын»ны ире дә шулай сүз саен кыстырамы икән?» – яңа танышымны тыңлаганда башымда гел шул уй бөтерелде. Хатын-кыз әйтер…

Ул хыянәтне дә гафу итә, башкасын да. Нишләтәсең, без шундый инде… Үзе өчен өзелеп торган хәләлен башка берәү кочагына алыштырган ирнең телендә исә, белмим, бу сүзләр ничек яңгырар икән? Хәер, яңгырармы икән?!

Вакыйгалар менә шундый юнәлеш алмаса, ул минем: «Сезнең белән очрашырга телим», – дип шалтыратуыма, бәлки, кул гына селтәр иде. Күрмәгән-белмәгән кешегә кинәт кенә күңелен ачкан ир-атны очраткан юк әле. Алар җанындагы серләр, гадәттә, тирәнрәк яшерелә, җиде кат биктә була. Әмма Таһир абый минем: «Руфинә апа…» – дип сүз башлавымны ишетүгә: «Ярый, киләм», – диде. Һәм килеп тә җитте. «Хәсрәте тарала төшсен, яраларына кагылмый торыйм», – дип вакытны болай да сузарга тырышкан идем. Әмма барыбер ашыкканмын, күрәсең. Якының­ны мәңге кайтмаска озатканда югалту ачысын юарга бер ел кайдан җитсен, ди, инде?! Таһир абыйның әледән-әле күзләренә мөлдерәп яшь тула, тамагына төер тыгыла, кулы, үзеннән-үзе кесәсендәге валидол төймәсен эзли башлый… Күңеле тулып, ул туктап калган чакларда мин сабыр гына көтәм. Чал чәчле ирнең күңелендә купкан сагыну, юксыну, өзгәләнү давылы аз гына тынсын да… Мин бит бу икәүнең язмышын сезгә Руфинә апа сөйләвендә ишеттерергә теләгән идем. Ә менә ничек килеп чыкты.

Таһир абый сүзне шактый ерактан башлады.

– Туганнан туган абыем шахтага эшкә киткән иде. Елга бер туган якка кайта: өс-башы ялт иткән, чемоданы тулы бүләк… Без, яңа гына мәктәп тәмамлап колхоз эшенә тотынган егет-җилән, аңа кызыгып карыйбыз. «Тот та минем янга эшкә кил, энекәш, – диде ул саубуллашканда. – Тормыш кайда да җиңел түгел анысы. Әмма һич югы уч тутырып акча алырсың».

Көзгә тәвәккәлләдем бит. Безнең бригаданы, татарлардан гына торганга, «автоном республика» дип йөртәләр иде. Эштән курыкмыйбыз – безгә җиткәннәр сирәк. Рекорд арты рекорд куябыз. Ул арада хәрби хезмәткә чакыру килеп төште. Гармуннар уйнап, җырлап – нәкъ авылдагыча озаттылар егетләр мине солдатка. Киттем… Җиде тәүлектән соң товар поезды белән Уфага килеп төштек. Туган якка дисәң дә була. Дөрес, безне Уфадан йөз егерме чакрымдагы Бөре каласына алып киттеләр. Яңа тормыш башланды. Армиядә булган ир-егетләр белә инде: берсе икенчесенә бик тә охшаган көннәр… Дөрес, ара-тирә вакыйгалар да булгалый. Минем чаңгы ярышында беренче урынны алуым, мәсәлән. Кар күрмәгән таҗик егетләрен узу алай авыр булмады анысы. Әмма шушы хәлдән соң солдат хезмәтем шактый җиңеләйде минем. Ротаның чаңгычысы санала башладым: махсус кием, чаңгы, ботинкалар бирделәр. Ярты көнем тренировкаларда уза – үз вакытыма күбрәк үзем хуҗа.

Октябрь бәйрәме көнне парадка чыктык. Бездән алда Бөре педагогика училищесында укучы кызлар чыгыш ясады. Миңа фотосурәткә төшерүне дә йөкләгәннәр иде: беррәттән спортчы кызларны да төшердем. Ясадым фотосурәтләрне, инде ничектер бирергә кирәк бит. Тулай торакларын эзләп киттем боларның. Берсенең исемен «Галия» дип ишетеп калган идем. Соравымны ишетүгә, арадан бер кыз: «Мин Галия!» – дип чәчрәп килеп чыкты.

Дөрес, сөйләшә башлагач, аның Галия түгел, Руфинә икәне бик тиз ачыкланды. Без шулай таныштык. Фотода иң алда басып торучы кыз булып чыкты ул. Чибәр, ягымлы, шактый чая да.

Инде җай чыккан саен мин боларның бүлмәсенә килеп йөри башладым. Кызлар шунда ук чәй куялар: кем авылдан нәрсә алып килгән, табынга шуны чыгаралар. Берсе белән дә аерым очрашмыйм, «Калганнарыгызны үпкәләтәсем килми», – дип шаяртам. «Алайса башка кызлар белән таныштырыйк», – дип бәйләнәләр. «Юк, кирәкми», – дим. Йөрәгемә кем якын икәнен үзем беләм анысы… Өч ел шулай узды. Минем кайтыр вакыт җитте. «Сайла инде беребезне!» – дип көләләр кызлар. Мин шунда Руфинә исемен атадым…

Укуын тәмамлагач, аны эшкә Күмертауга җибәрделәр. Хат язышып торабыз. Сизәм, яратам мин аны! Мәхәббәтне аерым тору сыный диләр, кая ул оныту: аңа тартылуым көннән-көн арта гына бара. Өзелепләр сагынам үзен… Хат аша килештек тә Уфада очраштык. Икәү кино карап чыктык. «Синсез яши алмыйм, минеке бул, чык миңа кияүгә!» – дим. Шунда ук, өздереп: «Мин риза», – дип тә әйтмәде, «Юк», – дип кырт та кисмәде. «Әти-әниеңне дә белмим, туганнарыңны да», – ди. «Соң кил безгә кунакка», – дим.

Август ае иде, урак өсте. Мин машина белән иген ташыйм. Башкалар көнгә ике рейс ясый, мин – бишне! Өченче рейска – бер, дүртенчегә – ике, бишенчегә өч сум өстәмә акча түлиләр. Район буенча үземне җиңүче дип таптылар, машинама флаг элеп куйдылар. Беркөнне печәнлектә йоклап ятам шулай. Әткәй уята: «Тор, кунак бар!» – ди. Руфинә! Безнең авыл тимер юл кырыенда урнашкан – иртәнге дүрттә «Казан-Уфа» поездыннан төшеп калган ул. Эзләп тапкан менә. Күземә күренә дип торам… Кочаклап, үбеп алганмындыр инде, анысын хәтерләмим. Кызу эш вакыты бит, ул бик тиз китте. Әмма без туйлар турында сөйләшергә өлгердек!

Көзгә мин Казанга күчеп килдем. Таксист булып урнаштым. Шәһәрне белмим, анысына йөри-йөри өйрәндем. Ә ничекләр итеп кооператив фатир алуымны сөйләп тормыйм – сүз озынга китәр. Шахтада эшләп кайткан бер мең ике йөз сум акчам кассада ята иде. Колхоздан да шактый эшләп алдым бит.

Тик кулыңда акчаң булса да, торак сатып алу мөмкинлеге юк иде әле ул елларда. «Бу кадәр акча сезгә кайдан килде?» – дип хәтта тикшерүчегә чакырттылар. Саклык кенәгәмне ташламаган идем, шуны күрсәткәч кенә тынычландылар.

Кыскасы, Руфинәне мин яңа йорттагы бер бүлмәле фатирыма алып кайттым. Бер елдан соң булды бу хәл. Бөтен шартын китереп сорарга бардым. Ә әбинең бирәсе килми! Дөрес, табын әзерләде. Мулла чакыртып, никах та укыттык. Әбинең йөзе һаман ачылмый. Җитмәсә, мулла да китешли: «Саграк булыгыз, бигрәк мут күренә!» – дип әйтеп киткән икән. Фатирым бар дигәч, алар бөтенләй шикләнә калдылар: кем бу, нәрсә белән шөгыльләнә янәсе. Шул вакыт тагын бер мәзәк хәл булды. Табыннан торырга өлгермәгән идек, көтү керде. «Терлекләрегез дә бармы?» – дим әбигә. Ул бөтенләй кара коелды. Бу якта кызның бирнәсен шулай диләр икән. Менә сөйли белмәсәң…

Руфинәнең туганнан туганнары безне озата килделәр. Әткәй исән түгел иде инде, авылдан әнкәйне чакырып алдык. Шулай тиз генә туй ясадык.

Руфинә мәктәпкә эшкә урнашты, немец һәм рус телләре укытты ул. Яшибез матур гына.

Мине эшкә озатып кала Руфинә, каршы ала. Җайлы, ипле хатын, өйгә кайтып кергән саен сөенәм. Аны да сөендерү өчен еш кына чәчәкләр тотып кайта идем. И-и, куана иде инде! Кешеләр дә яраталар иде Руфинәне. Парлап кая гына барсак та, ул мәҗлесләрнең күркенә әйләнә: җырлый, табыннарны алып бара. Унсигез ел шулай үтте… Бар да әйбәт иде, тик… Балабыз булмады безнең. Кая гына бармады, кайда гына тикшерелмәде Руфинә. Мин дә күрендем. «Гаеп синдә түгел», – профессорның соңгы сүзе шул булды.

Руфинә гел бала дип хыялланды. Телевизордан әниләр яки бәбиләр күрсәтсәләр дә елап ала. Үзе миңа сиздермәскә тырыша. Бик озак уйлап йөргәндер инде, тәвәккәлләп: «Тәрбиягә алсак…» – дип сүз кузгатты берсендә. «Юк инде, Руфинә җаным, кеше каны кирәкми!» – дип ризалашмадым.

Икенче хатыным белән Польшадан кайткач таныштык. Өч елга дип, хәрби комиссариат аша киткән идем анда. Мин шофер булып эшләгән госпитальдә китапханәче урыны бушады да, бер елдан Руфинәне дә кайтып алдым. Аз гына буш вакыт булса, экскурсиягә чыгып китәбез – Польшаны аркылыга-буйга гиздек икәү. Аннан кайткач, фатирны зурайттык – ике бүлмәлегә күчтек.

Фәниянең дус кызы белән театрга баруы иде.

Соңга кала язганнар да такси тотканнар. Миннән унбиш яшькә яшьрәк, авылдан әле генә килгән кыз бу. Чибәр! Күз төште инде. Икенче көнне очрашуга чакырдым моны. Күңелемдә берәүгә дә әйтмәгән ниятем дә бар… Бардым тора торган җиренә, чыкты бу. Сөйләшәбез. Миңа гел сорау арты сорау яудыра Фәния: «Кем белән торасың?» – ди. «Карт әнием белән», – дим. «Сиңа ашарга кем әзерли?» – ди. «Кайчак эштә ашап кайтам, кайчак өйдә», – дим.

«Ә Руфинә апа нишли, ул кайда?» – димәсенме берзаман! Бу инде минем хакта ничектер бөтенесен белергә, сорашырга өлгергән! Чая мишәр хатыны инде, нишләтәсең. Шунда ук: «Синнән ак башлы бер малай табып үстерәсем килә», – дип әйтеп, үзенә бәйләп тә куйды. Минем бик тә балам булуын теләвемне дә әйткәннәрдер, күрәсең. «Холкы авырракка охшаган охшавын, әмма анысына гына түзәрмен», – дип, эчтән уйлап куйдым да:

– Тап соң әйдә, акча белән булышырмын, әмма үзең беләсең, хатыным бар – мин гаиләмнән китмим, – дидем.

Биш ел очрашып йөргәннән соң улыбыз туды. Миңа охшаган! Аларны бала тудыру йортыннан каршы ала алмадым, туры килмәде – хатын моның өчен хәзергә кадәр үпкәли. Аннан Фәния тагын балага узды – бу юлы кыз алып кайтты. Мин аларга фатир алырга булыштым, аңарчы тулай торакта яшәделәр. Улым туганда миңа 42 яшь иде инде. Көтеп алган балалар бит, аларны үзем тәрбияләргә тиешмен, дигән нәтиҗәгә килдем. Мин бу карарны кабул иткәндә, улыма – өч, кызыма яшь ярым иде. Руфинә бу яңалыкны, бу хәбәрне авыр кичерде дип кенә әйтсәм, аз булыр… Миңа да җиңел булмады. Аны да, үземне дә: «Балалар хакына бит…» – дип юаттым.

Беренче мәлләрдә Руфинә янына гел кереп йөрдем. Фатирга үзем түли идем – аңа бу яктан бер дә авырлык китерәсем килмәде. Без беркайчан талашмадык, гел матур гына, тыныч кына аралаштык. Әйе, икенче хатыным яшьрәк тә, чибәррәк тә иде. Тик болар бит барысы да икенче урында. Минем өчен беренче урында һәрвакыт балалар булды. Алар булмаса, юк, мин бу адымга бармый идем… Укырга кергәнче үк икесен дә бассейнга бирдем. Мәктәпкә, ата-аналар җыелышларына гел үзем йөрдем. Икесе дә әйбәт укыдылар. Улым университетның юрфагын тәмамлады, өйләнде, прокурор ярдәмчесе булып эшли. Икесе белән дә араларыбыз бик якын, әмма Руфинә апасы турында улым гына белә.

Берара Руфинә: «Уфага күчсәм?» – дип карады. «Анда якын бер кешең юк, берьялгызың нишләрсең?» – дидем. Аннан: «Мин авылга кайтып китәм, Таһир, әнине карарга кирәк», – диде. Әнисе ике ел урын өстендә ятты. Без гел аралашып, хәбәрләшеп тордык. Елга ике тапкыр Казанга килә иде ул.

Килгән саен күрешәбез, акча бирәм. Ул гел: «Кирәкми, минем акчам бар бит, Таһир», – дия иде. «Булса да ал, җаның кая тели, шунда бар, дөнья күр. Йөрү, сәяхәт итү гомерне озынайта ул», – дим.

Без бит бергә торганда гел йөрдек. Камчаткаларга кадәр барып җиттек. Һиндстанда булып кайттык.

Бер килүендә, сүз арасында: «Түбәдән су үтә», – дип ычкындырды. Өй түбәсен калай белән яптырдым. Ябу­чы кешесенә кадәр Казаннан алып кайттым.

Мин ялгыз дип кимсенмәсен, кайгы-борчу, мәшәкать күрмә­сен дидем инде… Йортны сайдинг белән тышлатырга да акча бирдем. «Бик матур килеп чыкты. Авылда: «Руфинәнең ире Казанда эшли, ул булыша», – дип сөйлиләр», – диде. Фотога төшереп алып килеп тә күрсәтте.

Умарта кортына аллергия минем, дип әйткәне бар иде. Ул көнне Руфинә бакчасына сарафаннан гына чыга. Корт аның иңбашын чага. Үзенә-үзе укол да ясый ул. Күршеләренә хәбәр итәргә дә өлгерә. Тегеләре шунда ук «Ашыгыч ярдәм» дә чакырталар. Әмма әҗәле җиткән булгандыр инде, күрәмсең – сырхауханә ишеге төбендә җан бирә ул…

Сеңлем белән дә аралаша иде ул – туганнары аңа шалтыратканнар. Ул исә – миңа… Руфинәнең өй номерын җыйдым. «Әйе, барысы да хак. Иртәгә җирли­без…» – диләр. «Алайса мин килеп җитәм», – дим. Берәүгә дә әйтмәдем, җыендым да чыгып киттем… Җыендым дип, башыма хәтта түбәтәй алырга да онытканмын. Көтмәгән хәбәрдән югалып калганмындыр инде… Чаллы, Минзә­лә, Дүртөйле, Борай… Кичкә кайтып кердем. Руфинәне инде алып кайтып салганнар. Түрдә ята, бәгырькәем… «Йөзен ачып күрсәт инде», – дим балдызга. Иелеп маңгаеннан үбеп алдым… Гафу итегез, күңелем тула…

Юл кайттың, дип, урын җәеп бирделәр. Кая ул йоклау?! Төнне мәет саклаучылар янында утырып уздырдым. Әкрен генә таң атты. Иртән капкаларны төбенә кадәр ачып куйдылар. Мин барып чәчәкләр алып кайттым. Ул арада озатырга халык җыелды. Хушлашу башланды. Миңа да сүз бирделәр:

– Бик кешелекле иде Руфинә. Аны яратучылар Казанда да күп иде, – дидем. Шуларны гына әйттем дә, менә хәзерге кебек тагын күңел тулды. Башка бер сүз дә өсти алмадым. Карале, валидол да каптым бит, барыбер тынычланып булмый…

Ләхеткә үзем иңдермәдем, шулкадәр халык алдында елармын дип курыктыммы икән соң? Хәзергә кадәр үкенәм. Югыйсә мәетне кабергә иң якын кешеләре төшергәнен белә идем. Өчесен, җидесен, кырыгын үткәрергә, каберенә таш куярга акчалар биреп калдырдым. Ел ашына да бардым әле мин аның. Яңа машина алган идем. «Авылга кайтам әле», – дидем дә китеп бардым. (Дөрес, каяндыр сизенеп, кич хатын тавыш куптарды. Юк, Руфинәнең үлгәнен әйтмәгән идем, белгәндер, андый нәрсәләрне тиз ишетә ул. «Кайткач сөйләшербез», – дип, трубканы куйдым да башка җавап бирмәдем. Инде малайдан шалтыраттыра бу. «Әти, син кайда?» – ди улым. «Башкортстанда, Руфинә апаңның ел ашында», – дим. «Исән-сау кайт, әти», – диде дә саубуллаштык.)

Аштан соң Руфинәнең туганнары җыелды. Елыннан соң йортын сүтү турында күптән сөйләшкән идек инде – туганнан туган сеңлесе читтән кайтып аның бакчасына йорт салды. «Сиңа нинди өлеш чыгарыйк, Таһир?» – диләр. «Миңа Руфинәдән берни кирәкми, – дидем. – Ул миннән беркайчан да артыгын таләп итмәде». Чыннан да шулай булды, Польшадан алып кайткан бөтен сервизларны, келәмнәрне миңа биреп җибәрде ул. Фатирыбыз да минем малайга калды. Әле күптән түгел улым аны сатарга рөхсәт сорады. «Юк, – дидем. – Әниегезнең холкын беләсез… Мине кем карап күмә, фатир шуңа була». Яшермим, кадерле миңа ул фатир…

Төшкә кергәне юк дисәм дә була. Бер-ике тапкырны санамаганда. Күңелемдә аның турында гел матур хатирәләр генә саклана. Ярый әле очрашканбыз, дим. Ә аерылу… Анысы балалар өчен иде бит! Фәния… Оныклар үстерәбез инде, ә үзебез һаман язылышмаган. Ул – балаларымның әнисе. Ә мин – улым белән кызымның әтисе. Баштагы елларда: «Закон белән кавышыйк», – дип еш сорый иде. Хәзер искә төшергәне юк. Загс кәгазе хөкүмәт өчен генә кирәк, безнең мөнә-сә­бәтләрдә барыбер бернәрсәне дә үзгәртмәс иде ул…

…Казанга соңгы килүендә алган яңа күлмәген, юк, кияргә өлгермәгәндер Руфинә апа. Кайтып кына киткән иде бит әле. Бәясе язылган кәгазе дә өзелмәгән ул күлмәкне туганнары: «Руфинә апа төсе итеп киярсез», – дип, бәлки, авылдагы берәр танышына биргәннәрдер. Әйе, күлмәкне кияргә дә, салырга да, үзеңә ошамаса, башка берәүгә дә бүләк итәргә була.

Ә тәкъдиреңә язылган язмышны менә «күңелемә ятмый әле», дип, берничек ташлап калдыра алмыйсың. Сиңа язылганны – син үзең яшәргә, үзең күрергә, үзең кичерергә тиеш. Руфинә апа кебек…

Гөлнур Сафиуллина

 

Сөембикә журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев