Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хатыным эшләргә теләмим

Без хатыным белән пенсиядә, балалар зурлар инде, аерым яшиләр. Хатыным бик актив кеше. Минемчә, ул әле рәхәтләнеп эшли ала, пенсия акчасына ерак китеп булмый. Тик ул эшләргә нык каршы.

“Мин үземнекен эшләдем инде, җитте, хәзер ял итәргә телим”, – ди. Диванда гына ятып ял итсә тагын бер хәл, ул бит көне буе бакчада эшли, өстәвенә мине дә эшләтә. Кышын да бик рәхәт түгел. Бөтен фатир рассада белән тула, моңа нык ачум килә. 
Шәхсән мин башка төрле уйлыйм. Көчең һәм сәламәтлегең бар икән, эшләргә кирәк. Ул үстергән әйберләрне кибеттә дә алырга була. Моның өчен тир түгәргә кирәкми дә. Ә бакчага ял көннәрне генә барырга була, эшләргә түгел, ял итәргә. 
Балалар да минем белән килешә һәм әниләренең бу халәте нык борчый аларны. Эшләгәндә ул тырнакларын, чәчләрен ясатып, матур булып йөри иде, ә хәзер гел үз-үзен карамый башлады. 
Эшләсә ярамыймени? Артык акча кесәне тишмәс иде әле. Балаларга, оныкларга булышырга кирәк, машинага әллә кайчан ремонт кирәк, ваннадагы плитканы алыштырсаң да була. 68 яшь тулса да, мин һаман  эшлим. Хезмәт хакы җитми, хатыным ярдәм итәргә ашыкмый. 
Нәрсә булды аның белән, һич аңламыйм. Элек икешәр эштә хезмәт куйдык, иренмәдек. Ә хәзер берни дә ишетергә теләми. Мин дә пенсиядә эшләмичә ята алам бит. Тик мин гаилә турында уйлыйм, ә хатыныма барыбер. 
Аны эшкә чыгару өчен нинди аргументлар китерергә кирәк тагын, белмим. Бәлки, киңәш бирерсез.   
Рөстәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар