Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кызымның “Әни” дигәне юк

Безнең халыкта “Кеше ышанмаслык хәлләрне дөрес булса да, сөйләмә” дигән әйтем бар. Шулай булса да, танышлар, дуслар, авылдашлар сөйләгән кайбер хәлләргә ышанырга туры килә, чөнки алар безнең арабызда яши. Аларның тормышы кемгәдер үрнәк, кем өчендер гыйбрәт...

Мине 53 нче елда көчләп кияүгә бирделәр. Авылда яраткан егетем калды.

Ирем – энеләре, мин сеңелләре белән йоклый идек. 1954 елда абыем армиядән кайтышлый безгә хәл белешергә керде һәм минем ничек яшәгәнемне күреп, икенче көнне ат белән килеп алды. 1954 елда кыз балам туды. Тагын да авыр көннәр башланды, сеңелләремә минем балам ошамады. Кызым өч айлык булганда мине ипи пешерергә эшкә чыгардылар. Ипи пешерергә бик тиз өйрәндем. Ун яшьлек сеңлем баланы имезергә алып килә иде. Балалар җыярга ярамый дип, мине эштән бик тиз бушаттылар. Ике туган апамнар Казахстаннан кайткан иде, аларга ияреп китәргә мшҗбүр булдым. Әнием баланы алып калырга риза булды. Ике ел да булмады, мин баламны сагынып кире кайттым. Приютка тимер юлга эшкә кердем. Ике төн кар көрим дә, аркага капчык асып, Корган авылына юл тотам. Икенче көнне кире китәм. Кышны шулай үткәрдем. Җәй көне вагоннан урын бирделәр, баланы балалар бакчасына урнаштыдым.

Кызым беренче сыйныфка укырга төште. Аннары кияүгә чыгып Ярмәкәй районына кайтып киттем. Русча белсен дип, баланы Бәләбәйгә укырга бирдек. Үсеп җитте, башта Уфага, аннан Омскийга укырга китте. Анда кияүгә чыгып калды. Озак яшәмәде, улы белән кире кайттылар да безне судка биреп, ике бүлмәле фатирыбызны тартып алды. Миңа үз гомерендә әни дип эндәшкәне юк. Туганнарым сөйләшеп тә карадылар, бер нәрсә ишетергә теләми. Авылда очрашсак, башын читкә борып, мине күрмәмешкә салышып үтеп китә.

Телевизордан әниләре эчеп ташлап киткән балаларның 30 ел үткәч әниләрен эзләгәнен күрсәтәләр. Мин шуларга аптырыйм. Ә минем кызым мине танымый. Аллага шөкер, бабаем белән әйбәт яшәдек, пенсиягә чыккач, Чаллыга килеп урнаштык. Пенсиябез җитәрлек. Бабаем исән чакта җыр ансамбленә йөрдек, бабай гармунда уйный, мин җырлый идем. Туганнарым, дусларым бик күп, барсы да хөрмәт итәләр.

Җәннәт аналарның аяк астында, ди, кызым да бер үз ялгышын аңлар. Мин аңа рәнҗемим дә, каргамыйм да. Бер Аллаһы Тәгалә риза булсын.

Әниләрегезнең кадерен белегез!

Миңнегөл әбиегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X