Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Өнемме, әллә төшемме: коточкыч зур гәүдәле бер ир тәрәзәдән карап тора

Тәнзилә аларны тыңламаска тырышты. Ләкин шундук үзенең бала чагына кайтты һәм шул чорда үзен үтерә язып куркыткан вакыйганы исенә төшерде.

Хатын-кызлар җыелып алса, сүзнең нәрсә турында барачагын һәм тормышның нинди чатларына кереп, кайсысыннан килеп чыгачагын күз алдына китерү дә авыр. Бу юлы да ахирәтләр яшьлек мәхәббәте белән башладылар да, бала табу йортларын, кибет бәяләрен урап чыккач, сабыйлыкка төшеп утырдылар.

Башта мәктәп елларын, сыйныфташ малайларны барлап чыктылар, ә бераздан кечкенә вакытта нәрсәдән куркуларын искә төшерделәр. Барсына да Әлфинә сәбәпче булды.
– Элек өйләр бәләкәй иде бит инде, – дип башлады ул сүзен. – Шуның әллә күпме өлешен морҗа алып тора иде. Хәтерлисездер инде, мич башлары, кучкарлары, кече мичләре белән… Икмәкне дә, бәлешне дә, хәтта ашны да шул мичтә пешерә торганнар иде. Юешләнгән киемне дә мич башында, йә авызында киптерәләр… Вәт, бер мәлне утны сүндердек тә йокларга яттык. Тәрәзәдән тонык кына булып яктылык төшә. Миңа сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Ятам шулай, йокы килми. Тирә-якка каранып, нәрсәдер күрергә тырышам. Бер мәлне мич авызында торган бер кешене күреп кычкырып җибәрә яздым. Кычкырдым бугай инде, тавыш кына чыкмады. Янымда яткан апага чатырдап ябыштым, теге сискәнеп китте: «Ни булды?» – дип пышылдый. Мин: “Мич авызында кеше бар!” – дим. Калтыранам үзем, тешләр шакылдап тора. Шунда апа торып утны яндырды. Теге кеше – кеше булып чыкмады, кибәргә куелган сачинкә булып чыкты. Әтинеке. Ахирәтләр көлешеп алдылар да үзләренең бала чагында булган куркыныч хәлләрне искә төшерергә тотындылар. Боларныкы инде чынлап та куркыныч иде.

Тәнзилә аларны тыңламаска тырышты. Ләкин шундук үзенең бала чагына кайтты һәм шул чорда үзен үтерә язып куркыткан вакыйганы исенә төшерде. Моны хәтерләүдән әле дә тәнендә каз йоннары пәйда булды. Һушыңны алырлык иде шул…

Төн уртасы җитүгә Тәнзилә капка төпләренә килеп туктаган машина тавышына уянып китә. Фара яктысыннан төшкән утлар өй эчендә биешә дә тынып кала. Машинаның моторы сүнә. Капка тавышы ишетелә. Кемдер керә. Һәм коточкыч зур гәүдәле бер ир тәрәзәгә каплана, янып торган карашлары бөтен өйне айкап чыга да Тәнзиләгә төбәлеп туктап кала.

Тәнзилә кычкырырга итә – тавышы чыкмый, юрганын тартмакчы була – куллары селкенми, күзләрен йомарга тели – күз кабаклары буйсынмый. Һәм алар шул рәвешле күзгә-күз карашып озак торалар. Бераздан кыз үзе дә сизмәстән күзләрен йомып ала һәм теге адәм юкка чыга. Урамда кабат машина тавышы ишетелә, фара яктысы күрше йортларга төшеп биешә. Ә Тәнзилә әле булса куркудан арына алмый, кымшанырга да куркып калтыранып ята. Шул рәвешле коты алынып әллә күпме интегә дә таң алдыннан гына йокыга китә…

Бу әллә нигә бер күргән очраклы төш булса, бәлки болай хәтердә калмас та куркытмас та иде. Ләкин икенче төнне әлеге хәл тагын кабатлана. Тәрәзәдән кергән фара яктысыннан күзе чагылыпмы, мотор тавышынамы уянып китә. Җиңелчә шакылдап машина ишеге ябыла, аннан шыгырдап капка ачыла… Күрше малаеннан трактор мае алып капка күгәнен майлап та караганы бар кызның. Көндез әллә күпме ачып-ябып караса да бер тавышы да чыкмый. Әмма төн җитеп, теге кеше ачканда ул тагын шыгырдый… Кичен бөтен тәрәзәләрнең пәрдәләрен тартып ята, ә төнлә уянып китүгә аларның барсы да ачык булып чыга. Һәм көн саен шулай кабатлана. Көннәр, атналар, айлар буена…

Бу хәл тагын күпме дәвам итәр дә, кызны нинди язмыш көтәр иде, әйтеп булмый, тик күрше авылда яшәүче ике туган абыйсы кунакка килгәч, әлеге күренеш юкка чыкты. Абыйсы ун көн чамасы торып, өйдәге ирләр эшенең күбесен эшләп китте. Утын салдылар, киртә-кураны ныгыттылар. Әтиләре үлеп, өйдә ир заты булмагач, әнисе аны ярдәмгә чакырган булгандыр инде. Шул мәлдән соң теге кеше бөтенләйгә юкка чыкты. Ә кыз бу хакта беркемгә дә сөйләмәде.
Тәнзилә үз уйларыннан арынганда ахирәтләре һаман әле үзләренең куркыныч хәлләре турында сөйлиләр иде. Кайберләренең инде төсе качкан, агарынып киткәннәр, шулай да кызыксынулары көчле, коточкыч хәлләрдән аерыласылары килми.

— …йөнтәс шундый, йомшак. Мин йокы аралаш аны песи дип уйладым, сыйпыйм үзем тегене, иркәлим. Бер мәлне теге беләгемнән эләктереп алды да базга сөйри башлады. Мин кычкырам котым алынып, карышам, чәбәләнәм, ә ул сөйри, бирешергә уйламый да. Баз читенә җитүгә, утны яндырдылар. Әти эшкә китәргә дип торган икән. Ә мин чынлап та баз читендә утырам…
– Ишеге дә ачыкмы?
– Юк, ишеге ябык иде. Әти мине караваттан егылып төшкән дип уйлады бугай, караватка күтәреп салды да өстемә ябып, башымнан сыйпап чыгып китте.

– Ярый, җитәр сезгә, — диде Тәнзилә тавышын күтәрә биреп. – Куркудан агарынып беткәнсез бит инде, ә үзегез һаман…
– Гадәттән тыш хәлләр, паралель дөньялар, гайре табигый күренешләр… – дип бик тыныч, йокыны китерерлек тавыш белән тезеп китте Әлфинә. – Аларның һәрберсенең тарту көче бар. Алар сине акырын гына үз дөньяларына ияртеп кертә дә башкача ычкындырмыйлар. Һәм син шулар белән яшәргә мәҗбүр буласың.
Ахирәтләр куркуларын елмаю астына яшерергә тырышып аны тыңлыйлар иде.

– Син төшеңдә дә, өнеңдә дә аларның аяк тавышын ишетәсең. Мин дә ишетәм. Дөп-дөп-дөп… – Һәм ул кинәт ачы итеп кычкырып җибәрде, — А-а-а! Ашыйм!
Кызлар чыелдашып үрә сикерделәр дә көлешергә тотындылар.
– Җитәрегез инде! – дип тыярга тырышты үзе дә курыккан Тәнзилә. – Башка сүз беткәнме әллә сезгә?!.

– Ярый, җитте. Туктыйбыз, – диеште ахирәтләр.
Тик шундук Гөлнур каршы төште:
– Туктамыйбыз! Әле мин берни дә сөйләмәдем. – Һәм ул мәгънәле итеп Тәнзиләгә карап алды. — Ул сиңа да кагыла. Сиңа кагыла ул. Бик куркыныч түгел, түгелен…
– Ярый, ансын үзебез бәяләрбез, син сөйлә, – диде кемдер.

– Миңа ул вакытта сигез яшьләр тирәсе булгандыр, бәлки тугыздыр, төгәл хәтерләмим инде. Әти иртән иртүк торып эшкә китәсе булгач, без бик иртә йоклый идек. Мин төн уртасында уянып китәм. Урамнан узган машинаның фара яктысы стена буйлап шуыша бит ул, кот алынырлык була. Күзгә дә төшә. Минем мендәр тәрәзә янында гына булгач, ипләп кенә урамга күз салам. Безнең өй тирәсенә, ә дөресрәге, Тәнзиләләрнең капка төбенә бер машина килеп туктый. Ишеген сак кына ябып, берәү төшә. Тәнзиләләр ихатасына керә. Галәмәт зур гәүдәле әллә нинди сәер кеше ул. Иң яратмаганым, Тәнзиләләрнең капкасы шыгырдап ачыла… Шуннан теге кеше сезнең өйнең тәрәзәсенә капланып озак кына карап тора. Зурая, калыная. Шуннан бу кеше кинәт кенә юкка чыга. Бераздан машина кузгалып китә.

– Төшме бу? – дип көлде Әлфинә. – Уртак егетегез юк идеме?
– Өн! – Гөлнурның тавышы катгый иде. – Өн бу. Билләһи-валлаһи! Әллә ничә көн буена шулай дәвам итте. Без хәтта энем белән дә күзәттек.
– Гөлнур! – көтмәгәндә үзәк өзгеч тавыш ишетелде. – Җитәр!
Барсы да тавыш ишетелгән якка борылды. Тәнзилә коты алынып калтыранып басып тора иде, аның йөзе ап-ак булган, иреннәре күгәргән. Менә-менә һушын җуеп егылып китәр сыман. Ахирәтләр аны шундук төреп алды һәм төрлечә юатырга кереште.

Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X