Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Шагыйрә Раушания Сафина: «Мәрхүм иремнең тавышын ишетеп, кабат аякка бастым»

Табиблар аны операция вакытында ук үләр дип уйлаганнар. Тик ниндидер илаһи көч саклап калган үзен.

Йөгерек каләме кая гына сәяхәткә алып китми аны: җәйрәп яткан тургайлы тугайларга дисеңме, күкләр серен тыңларга дип, болытлар биеклегенә күтәрелгән мәгърур тауларгамы, бәбкә үләнле гамьсез балачак иленәме... Әйе, иярсез һәм йөгәнсез уйлары аны бер генә мизгелгә дә ялгызын гына калдырмый. Чөнки кайчандыр ахыргача тормыш юлыннан алып барырга вәгъдә биргән аяклары үзен артык иркәләргә теләми. «Барысына да моннан күп еллар элек булган коточкыч фаҗига сәбәпче», – ди бүгенге язмам герое, шагыйрә Раушания Сафина (Ходайбердина). 

Әлеге талантлы шәһәрдәшебез белән, бәлкем, күпләрегез таныштыр да инде. Социаль челтәрләрдә аның иҗат җимешләре кайнар коймак кебек бик тиз тарала һәм алардан бик күпләр теләп «авыз итә». Иксез-чиксез шигърият дөньясы белән шәһәрдәшебез кечкенәдән үк уртак тел тапкан.

«Кәнфит өчен шигырь сөйли идем»

«Дүрт яшьтән үк апама ияреп шигырь ятлый һәм шундук отып кала идем», – дип искә ала сабый чакларын язмам герое. Балачагы исә аның Башкортостанның Авыргазы районы Мостафа авылында үтә. Биредә ул гаиләдә икенче бала булып якты дөньяга аваз сала. 

«Шигырьләр – иләс чагымның татлы бер чоры бит ул. Әйе, әйе, бернинди шаяртусыз һәм күпертүсез татлы мизгелләре дип әйтер идем. Авылыбыз әбиләре, телгә-сүзгә оста икәнемне белеп, еш кына үземнән сәгатьләр буе шигырь сөйләтәләр иде. Рәхмәт йөзеннән, күлмәк кесәләре төбеннән нәни учларыма тәмле кәнфит менеп кунаклый иде. Их, шуларның тәме...», – дип хатирәләргә бирелә язмам герое.Тормышы гына шул кәнфитләр кебек татлы булмый шул Раушания ханымның. «Үт куыкларын сытарлык» ачы җимешләрдән дә авыз итәргә туры килә аңа.

Авылындагы 10 еллык мәктәпнең 8 классын тәмамлагач шәһәрдәшебез, туганнарының тәкъдименә колак салып, Ишембай каласының нефть техникумына укырга керә. Анда ул техник-электрик белгечлеген үзләштерә һәм билгеләү буенча Оренбург өлкәсенең Сорочинск шәһәренә юл тота. 

«Артык кашык буласым килмәде»

Язмыш йомгагының колак ишетмәгән, күз күрмәгән җирләргә тәгәрәве дә очраклы булмый. Биредә ул үзенең тиң ярын, булачак тормыш иптәшен очрата. Яшьләр гаилә учагын кабызып, егетнең әти-әнисе янында ике бүлмәле фатирда гомер итә башлый. 

Күп тә үтми, төгәлрәк әйтсәк, 1985 елны алар зур өметләр баглап, Чулман буенда җәйрәп яткан ак калабызга юл тота.  «Дөресен генә әйткәндә, без чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Бер казанга ике тәкә башы сыймый дип юкка гына әйтмиләр шул. Авырлы икәнем дә мәгълүм балгач, өйдәгеләр тынгысызлана башлады», – ди язмам герое.

Әнә шулай 19 яшьлек кыз һәм 22 яшьлек егет автокалага килеп төпләнә. Хәер, төпләнә дип әйтү дә урынсыз булыр. Яшьләр башта кунакханәләрдә, төрле фатирларда көн күрергә мәҗбүр була. Бер белмәгән шәһәрдә кем кемне колач җәеп торсын ди инде, үз якыннарың да артык кашыкка тиңли башлагач?!

«Кар-буранлы, үзәк өзгеч суыклы февраль ае иде. Күргән-белгәннәрдән сораштырып заводлар ягына юл тоттык. Барабыз-барабыз да туктыйбыз, барабыз-барабыз да туктыйбыз. Бернинди транспорт та юк. Карынымда биш айлык сабый. Зәмһәрир суыкта алсуланган бит алмаларымнан кайнар яшьләр тәгәри...  Нишлисең бит, ничек тә эшкә урнашырга, тормышны җайга салып җибәрергә кирәк. Башта бары шул уй иде», – дип хатирәләрен яңарта шәһәрдәшебез. 

Шөкер, тырышлыклары юкка китми үзе. Егетне дә, авырлы икәнен сиземләсәләр дә, чырыш кызны да двигательләрне ремонтлау заводына (ЗРД)  эшкә алалар. 1988 елда инде гаилә үз куышлы да була. 

«Башым гына исән калды»

Ялт иткән яңа фатирда рәхәтләнеп яшисе генә дә бит, тик язмышлары башкача карар кыла шул. Яшь гаилә коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә юлыга. Раушания ханымның тормыш иптәше ике атнадан соң хастаханәдә җан бирә, ә үзе исә умыртка баганасына зыян килеп, бөтенләй хәрәкәтләнмәс хәлгә килә.

«Башым гына исән калды. Бүтән бер җирем дә селкенми иде. Дәвалаган табибым да соңыннан: «Хәлегез шулкадәр начар иде, сезне операция вакытында ук үләр дип уйлаган идек. Тик ниндидер илаһи көч саклап калды үзегезне», – дип сөйләде. Ике ай шулай хастаханә түшәменә текәлеп, яшәү өчен көрәштем, улларымны ятлар кулына калдырасым килмәде», – дип искә ала ул вакытларны язмам герое. 

Дөрестән дә, барлык медицина кануннарын читкә этәреп, үлемгә баш бирмәгән яшь кызга батыр дими ни дисең!? Шундый аяныч халәттә, терелүенә бер өметсез хастаханәдән чыкканда да ул табибларга туры карап: «Мин сезгә әле үкчәле түфлиләргә басып киләчәкмен. Менә күрерсез», – дип сүз бирә. Вәгъдәсенә тугры калу өчен кул-аяклары хәрәкәтләнмәгән ханымга табиблар да телгә алган ниндидер бер серле көч булыша. 

«Мәрхүм иремнең тавышын ишеттем»

Хастаханәдән чыгып берничә көн үткәч мәрхүм иренең тавышын ишетә ул. «Тор, тор», – дип боерды ул миңа берничә тапкыр. Шулчак үзем дә сизмәстән утырган җиремнән шалт итеп торып бастым. Мине тәрбияләргә дип килгән әниемнең күзләре шар булды. Икебез дә ушыбызга килә алмый бер-беребезгә карашып тордык. Торуын тордым, тик ничек утырырга инде хәзер дим. Һич кенә дә селкенә алмыйм бит. Бераз уйлап торганнан соң, әнием тез асларыма сугып карарга булды. Буыннарым хәрәкәткә килеп, утырган җиремә шап итеп килеп тә төштем», – ди шәһәрдәшебез. Әнә шулай ул яңадан кул-аяклары белән дуслаша. Көн дә үзлектән әкренләп хәрәкәтләр ясый башлый. Иренең кармак таякларын таянып кабаттан торырга, йөрергә өйрәнә. Әнисе белән икәүләшеп күнегүләр дә уйлап чыгаралар.

«Тиен акчалар кулланышта күп чак. Әнкәй шуларны идәнгә сибеп җибәрә иде дә, мин иелә-бөгелә шуларны ала идем. Көн дә шулай икәүләп «җиләк җыя» идек», – дип күз яшьләре аша шаярта шәһәрдәшебез. 

«Табибымны шаккатырдым»

Сабыр иткән морадына җиткән, дип белми әйтми шул өлкәннәр. Сигез ай дигәндә Раушания ханым кабаттан авырлыклар белән булса да бер ярдәмсез йөри башлый. Аннары инде туган ягы Башкортостанда тернәкләндерү үзәкләрендә дә дәваланып чыга. Үз-үзен карарлык хәлгә килгәч, кайнанасы үзенә тәрбиягә алып торган ике улын да кире кайтара. Ә инде дүрт елдан Раушания ханым, алдан сүз биргәнчә, матур күлмәкләрен, кечкенә генә булса да үкчәле түфлиләрен киеп, үзенә операция ясалган хастаханәгә китә. 

Кайчандыр «өметсез» мөһере сугылган пациентына бик озак шаккатып карап тора табибы. Шулай булмый ни, инде күптән гүр иясе булырга тиешле авыруың басып торсын әле каршыңда... «Әйттем бит, сезне ниндидер көч саклап калды. Бу чын мәгънәсендә могҗиза», – ди аңа медицина белгече.  

«600гә якын шигырь яздым»

Һәм бу серле ярдәмне гомере буе тоеп яши шәһәрдәшебез. 50 яшькә җиткәч, шигырьләр иҗат итә башлавын да ул күкләрдән иңгән бүләк ди.
«Тормышларым җайланып киткәч, кечкенәдән шыткан әлеге үсентегә ниһаять ирек бирдем. Бу аңлатып була алмаслык халәт. Әйтерсең, югарыдан кемдер бер-бер артлы шигырь юллары җибәреп тора. Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килә башлый. Онытканчы дип тиз-тиз генә кәгазь битләренә төшерәм үзләрен. Әнә шул рәвешле инде 600гә якын шигырь иҗат ителде», – ди шагыйрә.  

Әлеге сәләтен үстерергә ярдәм иткәне өчен ул Башкортостанның танылган каләм иясе, хәзер инде мәрхүмә Наилә Әюпова-Рәҗәповага да рәхмәтле. Ул шәһәрдәшебезнең шигырьләрен социаль челтәрләрдә беренчеләрдән булып күреп алып, югары бәя бирә. Үтемле сүзләре һәм киңәшләре белән  Раушания ханымга канатлар куеп, иҗатын башкаларга да танытырга  ярдәм итә. Бүгенге көнгә инде язмам герое үзенең беренче җыентыгын да бастырып чыгарган. Киләчәктә яңаларын да нәшер итәргә хыяллана.

«Төннәрең азагы гел таңлы,
Кайсыдыр гамәлләр аклаулы.
Җирләрдә яшәүләр – сәгадәт,
Булалсаң булганга – канәгать!» –

дип яза Раушания ханым үзенең бер шигырендә. Әйе, бүгенге көндә шәһәрдәшебез булганына шөкер кылып, туган һәр көнгә куанып яши. Артык ерак араларга китә алмаса да, ул үз аякларына басып йөри, күңел түрләрендә шыткан шигырьләрен үз куллары белән җыя, улларын һәм оныкларын сөя ала бит ул. Менә кайда ул бәхет! Океан-диңгезләр артында да түгел, ә янәшәдә генә. Бары шуны аңлый һәм күрә белергә генә кирәк. Раушания ханымга исә киләчәктә дә якыннарын сокландырып, тормыштан өметләрен өзгәннәргә үрнәк булып, әдәбиятыбыз хәзинәсен зиннәтле иҗат җимешләре белән баетып яшәвен теләп калабыз. 

Раушания Сафинаның шигырьләрен БИРЕДӘ укый аласыз.

фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч