Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Чаллы шагыйрәсе Раушания Сафина иҗаты

Шигырьләр тупланмасы

Мәхәббәттә инде башка янмам диеп,
Мин мәңге дә сөймәм, диеп сүз катмагыз...
Бу халәтне яшь санына да япмагыз,
Беркайчан да чын хисләрдән баш тартмагыз!

Мәхәббәт ич, шакып керми йөрәкләргә...
Ятмәләрен бик тиз үрә аек аңга!
Кыска юлны үзе табып күңелләргә,
Яшь санын һич сорап тормый, үтә җанга...

***

Кайчак шулай әрнеп китә йөрәк,
Сыкрап куя күңел ярасы.
Моңландыра... вакыт үткзн саен,
Сәерсенеп уйга каласың...

Моңланудан, боек күңелеңә -
Әллә ме соң дәва табасың?
Дулкынланып, борчылулар аша
Уйларыңа сорау тагасың...

Елларыма, айлар, көннәремә,
Бармы тагын эзләр саласым...
Гомер юлларыннан алга атлап,
Күпме калды икән барасым...?

***
Җәйләр белән тоташса да,
Яз, көзләргә тоташмый.
Үз юлыннан тайпылмаган,
Беркайчан да адашмый...

Аерылышулар була мени,
Күз яшьләрсез, сагышсыз?
Гомер кичүләр дә булмый
Хаталарсыз, ялгышсыз....

Сөюләр дә булмый серсез,
Ә тәүлек - көнсез, төнсез...
Йолдызларсыз - ай да үксез,
Җир дә. булалмый күксез!

***

Хәтерләрдә генә чагыла да
Истәлекле көннәр үткәннән,
Сагындыра өзелеп... юксындыра
Кайтмаска, дип бездән киткәннәр...

Югалтканнар саный айлар, еллар
Кайнар яшьләренә буылып...
Еллар үтү белән, тик яшьләрнең
Кайнарлыгы гына, суынмый...

Сагынуда өзелеп, юксынуда,
Әрнүләрдә һәрбер таңнары,
Үткәннәрдән калган үкенечләр,
Эзәрлекли һаман аңнарны ..

Кайтмаска, дип бездән киткәннәр,
Тик, төшләргә генә киләләр.
Күктә хәзер алар, җаннары -
Дога көтә бездән, сүрәләр...

***
Язлар, язлар - җанга назлар,
Зәңгәр күкнең ачык төсе.
Яшел чирәм, яшь бөреләр,
Шомырт чәчәгенең исе!

Язлар, язлар - җанга назлар,
Кояшның иң шаян нуры,
Умырзая, кар сулары,
Сыерчыкның дәртле җыры!

Язлар язлар - җанга назлар,
Йөрәкләрдә дулкынлану...
Ләйсән яңгыр... язгы ташу,
Күңелләрдә хисләр ярсу!

Язлар, язлар- җанга назлар,
Яңаруда һәр соклану!
Мин, Язларны сайлар идем,
Мөмкин булса анда калу!

***
Күпме икән хатын - кызның
Күз яшенең авырлыгы,
Бизмәннәргә салсаң яшен -
Дөрес җавап табылырмы?

Көйсез булган хатын - кызның -
Яше һич тә ачы түгел.
Авырлыгы аның булыр
Җилбәзәк бер җилдән җиңел!

Кайгы сазын кичкәненең
Тамчы яше, гүя, таудыр...
Бер бизмән дә күтәрәлмәс,
Аның яше - Җирдән авыр!

***
Егылгачтын аякланыр өчен,
Торып басу исә, бик тә мөһим.
Яңа адымнарың ясау өчен,
Мәҗбүридер кабат табу көчең.
Җайга салу өчен барлык эшең,
Бар хәлеңне кирәк куллануың,
Уңганлыгың, тырышлыгың
Гел яхшыга юрау уең,
Туплап барча кыюлыгың,
Таный белү чынбарлыгың
Һәм учыңда күрү уңышыңны....
Янәшәңдә тою кирәк терәк,
Тормышка да кирәк ябышуың,
Ныклы теләк, этәргеч тә кирәк,
Өр яңадан барсын көйләр өчен,
Үз - үзеңә ышануың кирәк!

***

Сабырлыкта һич кенә дә,
Калмаса түзәрегез,
Күңелегезне камап, үпкә -
Үзгәртсә йөзләрегез,
Көннәр исә нурсыз калса,
Ә, бәгырь таштай катып,
Йөрәктән зар- сагыш тамса,
Үтмәсә сүзләрегез,
Моңсуланса күзләрегез -
Борчуларда көймәгез,
Комга терәлсә көймәгез,
Яшәү яме юк, - димәгез,
Җанга шөбһәләр салмагыз,
Югалыплар да калмагыз,
Начарга да юрамагыз,
Өмет җебен ялгагыз,
Ышанычны саклап калып,
Туры юлдан атлагыз!
Сагыш- зарны таратыгыз,
Үзегезне яратыгыз,
Күңелегезне юатыгыз,
Үткәндәге, үпкәләрне -
"Еракларга" озатыгыз....

Нурга күмер бар дөньягыз,
Алга әйдәп хыялыгыз,
Тантаналы бар ныкышлык,
Ләззәт татый һәр тырышлык!
Озакламый күрерсегез,
Чыныкканын, түземлекнең!
Эшләр шөкер! Нәтиҗәле,
Якты матур көннәрегез!
Бәлки әле, сизгәнсездер -
Үзегез дә үзгәрдегез!

***
Җаннар өчен назлар кирәк,
Назсыз җаннар торалмый!
Биек үрләр яулый алмый,
Җылы оя коралмый....

Җаннар өчен назлар кирәк,
Җаннар назсыз адаша...
Битарафлык били аны,
Җаннар шуңа яраша...

Җаннар өчен өмет кирәк,
Җылы сүз, тойгы кирәк!
Җаннар өчен җаннар кирәк,
Җанга - мәхәббәт терәк!

Назсыз җаннар сусыз гөлдәй,
Яшәү ямен тоялмый...
Җаннар өчен назлар кирәк,
Җаннар назсыз торалмый!

***


И, Илаһым!
Ярдәмең кыл, Бөек Аллаһ!
Рухи ныклык бирче җаныбызга...
Өммәтеңдә дога тоткан мөселманың -
Уразага уза бүген, таңыбызда...

Изге азан, намаз һәм дә гыйбадәттән -
Күңелләргә иман нуры күктән ява...
Рамазанда, мөслимнәрең ялваруда -
Хозурыңа руза куеп, тугры бага.

И, Илаһым!
Ярдәмең бир, Бөек Аллаһ!
Гөнаһларга гафу әйләп, кул сузабыз...
Кичерүгә ирештерсәң гамәлебез,
Иманыңда яктырыр ки, бар дөньябыз!
Күңелләргә иман нуры күктән ява...
И, Илаһым! Шәфатьчебез, Бөек Аллаһ!
Ятимнәрне мескенлектән үзең якла,
Дошманлашкан кан - кардәшне, үзең акла.
Афәтләрдән, зәхмәтләрдән, Җирне сакла!
Баласынан ата - ана разый булсын.
Фәрештәләр, гомеребезгә юлдаш булсын.
Көнебезгә насыйп булсын хәләл ризык,
Уразаны һәр мөселман, фарыз кылсын!
И, Илаһым! Изге аебыз мөбарәк булсын!

...И, Илаһым!!
Кодрәтең киң, Бөек Аллаһ!!
Җаныбызны изгеләргә кылчы, зинһар!
Мәшыйрикне* җеңелдән кыл, Бөек Аллаһ!
Ахирәттә җәннәтең кыл, И, Бер Аллаһ!
Ләә иләһә Иллаллаһ!
Ләә иләһә Иллаллаһ!
Ләә илаһә Иллаллаһ! Әмин.

/Мәшыйрик* - үлем, соңгы сулыш/

***
Бар да үтә... вакытлар да,
Үтә бәхет һәм хәсрәт тә...
Фасыллар да, шатлыклар да,
Үтә яшьлек... мәхәббәт тә...

Онытыла бик күп нәрсә,
Баштан узган вакыйгалар.
Онытылмый ... истә кала
Авыр чакта иң куйганнар!

***
Тынычлыгын җуөп була җанның -
Сүзләр белән шөбһә таратып,
Уртаклашып була шатлыкларны,
Хисләрне дә була яңартып...

Үчләшеп тә була, дуслашып та,
Сүзләр белән була юатып.
Биздереп тә, була бәхәсләшеп,
Сөйгәннәрне була югалтып...

Яраттырып була, назга күмеп,
Сүзләр белән була үбеп тә...
Сүзләр белән була дөньялыкта -
Туганлыкны, хәтта күмеп тә...
Өмет үреп була сүзләр белән,
Сүзләр белән була көрәшеп,
Бүләк итеп була кыюлыкны,
Җылылык та була өләшеп...

Тынычлыгын була җуеп җанның,
Әйтелгән сүз - атылган ук та...
Тик сүзләрне кире алып булмый,
Үкенсзң дә әйтием дип: - Юкка!

Көнне бизәп була сүзләр белән,
Аралашмый яшәп булмый шул...
Авырлары - китә күңелләрне,
Матурлары - тормыш яме ул!

***
Гашыйк булып утта көеп йөресәк тә,
Сөйгәнебез карашында эресәк тә,
- Нигә соң ла, сөю хисен белдертмибез,
Ни көтәбез... "Яратам!"- дип, ник әйтмибез?

Гадәт, гамәл охшатмасак җан дусларның,
"Кирәксездер, урынсыздыр"- дип, дәшмибез...
Җитсә әгәр, кем упкынның иң читенә -
"Убыласың, упкынга!"- дип, искәртмибез...
"Эчтәгесен" бер утырып бүлешәсен,
Якыннарга хәтта исә, сөйләмибез...
Җан фәрманга кычкырасы килгәндә дә,
Төер йотып тыелабыз, эндәшмибез...

Сөйләшәсе килгәнне дә күрсәтмибез,
Эреләнеп, янәсе дә сөйләшмибез...
Әйтәсене - әйтми әгәр, соңарылса -
Үзебезне - үзебез ич, кичерәлмибез...
...
Җаныбызны гомер буе... үртәлибез!

***
"Күп сүз - буш сүз" -
дигән, халык...
Вакытны әрәм итә.
Бәхәс кертә,
Күңел китә,
Көч- хәлең алып китә!

Күп сүз, буш сүз -
Файдасызга...
Буш сүз бәхәскә үтә.
Һәркем үз сүзле,
Бәхәстә -
Тик үзенекен тетә...
Күп сүздә фәкать
Үзеңнең -
Кадерең генә бетә!

***
Ачы җилләр шәрә агачларның
Кочып елый салкын кәүсәсен.
Үткәннәрдә калган мәхәббәтнең,
Төнне иңли мескен шәүләсе...

Югалтулы бушлык араларда,
Белми җанны кая куярга да...
Төнне иңли, төнне... мескен шәүлә,
Сөйгән яры, юк шул... юк янда...

Тирән яра сыкырап куя... яна...
Җан ачысы тарала бозлы канга.
Әрнү газапларны йотып, төн дә -
Җилләр яше аша тама таңга....

"Көтәрсеңме?"- дип сорадың,
"Әйе"! - дип, әйтәлмәдем...
Мин түгел, яшьлек вәгьдәсен -
Син үзең үтәмәдең...

Мәхәббәтне, хыялларны,
Син үзең таптап үттең...
"Әйе!" - дип, әйтәлмәсәм дә,
Мин сине тугры көттем.

Хыянәт аша үкенү,
Кичерү хисен үттем...
Бәхетне, яңа көнемә -
Мин, синсез генә чиктем...

***
Вакытлар үзгәрә, яралар төзәлә...
Үткәннәр онытыла, сагышлар йотыла.
Язмышлар сынала, уй- хисләр чуала,
Тойгылар югала... күңелләр юана...

Сәбәпләр табыла, кичереш агыла...
Канатлар каерыла, якыннар аерыла...
Җил- давыл тузыла, мизгелләр сузыла,
Хәтерләр җуела, зур юллар узыла..

Авырлык үтелә, күз яше түгелә...
Бәхетләр көтелә... гомерләр сүтелә...
Нур булса күзләрдә, җылылык сүзләрдә,
Кыштан соң яз җитә, тормыш дәвам итә...

***
Син минем язларым, син минем назларым,
Бәхеттән үрелгән юлларым...
Табышым, ялгышым һәм ачы сагышым,
Син минем ялкынлы уйларым...

Син минем күз нурым, язылган язмышым,
Иң аяз кояшлы көннәрем...
Син минем өлешем, йөрәгем тибеше,
Төшләрем, йокысыз төннәрем...

Син минем җырланмый өзелгән җырларым
Һәм моңсу шигыри юлларым...
Син минем көюем, гомерлек сөюем,
Күңелемнән ургылган моңнарым...

***
Язларда кышлар салкыны,
Җирдә кан коеш, сагыш....
Күрәчәкләргә, тагында -
Ниләр язгандыр язмыш?

Уйлар тонык, күңел боек,
Теленә, әрни үзәк...
Газиз гомерләр өзелә,
Җан ачысында йөрәк.

Язларда кышлар салкыны,
Юк, ачылмый бөреләр...
Күкне япкан кара болыт,
Зарлы, сөремле көннәр.

Күңел кылы чуаланып,
Уйның таушалган мәле.
Язларда кышлар салкыны,
Шөбһәле җирнең хәле....

***
И, туган тел,
И, матур тел...

И, сөекле минем туган телем -
Милли хазинәсе татарның,
Буыннардан мирас булып күчеп,
Яктыртасың юлын татарның!

И, сөекле минем татар телем -
Син назлаучы - күңелем күген.
Синдә иң тәү әйткән "Әни" сүзем,
Йөрәгемнең яулаган түрен!

И, сөекле туган телем минем,
Олуг юлың зарлы- сагышлы...

Халкыңа син, гел - аңлаешлы...

И, сөекле минем татар телем!
Матурсың да, үзең купкырлы...
Гади, горур, дәрәҗәле, туры,
Җан әрнеткеч моңлы син, җырлы!

И, сөекле туган телем минем!
Син дә сөйләшкәнгә - көн нурлы!
Чын ихластан тамган илһам сүзең,
Шигьрияттә - чишмә, саф сулы!

И, сөекле минем татар телем!
Беләм, таңнарыңның атарын!
Телдән - телгә күчеп, син мәңгегә -
Яктырт шулай, юлын татарның!

***
Бисмилләһ не әйтеп көндә
Дога кылсаң
Раббым бирер һәр көнеңә
Нигмәтләрен.
Җәннәт бирер кыямәттә
Һәм мәрхәмәт,
Шөкер - хөрмәт иткәннәргә
Өммәтләрен.

Кайгы михнәт чиккәндә дә
Шәфкать килер,
Укыганга аның изге
Хадисләрен.
Раббым рухын шаттан кылсаң,
Ин Шәә Аллаһ!
Чынга ашар ялварылган
Теләкләрең. Әмин.

***

Тормыш
Әрем тәме сыман ачы,
Булгалый сирәк татлы,
Тормыш кайчак бик катлаулы,
Кайчагында бер катлы....

Тормыш исә елмайганда,
Борыла бугай алдын.
Хәсрәт салганда башка, ул -
Күрсәтә диләр, артын...

Мәшәкать биргәндә көнгә,
Сорамый исем - атың.
Кемнеңдер өя каршына,
Шатлыкның җиде катын...

Өр - яңадан була башлап,
Булмый ла аны сатып.
Тормыш - ормыш, беркемне дә -
Кызганмый үлсә ятып....
Төзүләр аны авырдыр,
Җиңелдер аны вату.
Яшәүләре дә күңелле,
Тормышны тартсаң тату...

Алга тәгәридер тормыш -
Аермый ул үз, ятын....
Сикәлтәле аның юлы,
Бормалы диләр чаты....

Әрем тәме сыман ачы,
Булгалый сирәк татлы....
Яшәү үрләрен яулыйдыр,
Үтәлгән тормыш чатын!

***
Алтын нурларында кичке шәфакь...
Кояш баткан таулар артына.
Шаян җилләр куыш уйный - уйный,
Агачларда кәлкүн атына....

Сандугач та тынган сайравыннан,
Таллар тибрәләләр сак кына.
Караңгылык яба күк гөмбәзен,
Һавалардан йолдыз атыла...

Тирә - юньгә төн шәүләсен элә...
Яфракларда чыклы алкалар,
Чикерткәләр суза "төннең җырын,"
Бакылдаша ярда бакалар....

Кыр чәчәкләре дә үләннәргә,
Башын салган сукмак чатында...
Дөм караңгы.... ай да тонык яна...
Кояш йоклый таулар артында...

***
Ваз кичкәндә кайчак яшәүләрдән,
Яшең тамса әгәр күзләрдән,
Дога укып кат- кат теләк телә,
Ярдәм сорап бары күкләрдән.

Сабырлыгың җуйма, түземле бул, Өметсезлектән дә өшемә.
Догаларың күккә ирешсәләр -
Ярдәм килер, күңелең төшермә!

***
Фарыздыр:
Гомернең үрендә
Елларның
Көч - дәртне алуы...
Йөзләргә җыерчык,
Чәчләргә көмешен ягуы...
Күңелгә -
Моңсулык салуы...

Мөһимдер :
Гомернең үрендә
Яшәүдән
Рәхәтлек алуы,
Ямь - кызык табуы...
Күңелнең -
Яшь килеш калуы!
Шатлыктыр:
Гомерең үрендә
Ярыйсы
Саулыгың булуы,
Кичләрен
Аруың - талуың...
Дәвамың -
Оныклар тууы...
Кемгәдер
Кирәгең булуы...
Бәхеттер -
Картая алуың...

***

Син минем язларым,
Син минем назларым,
Бәхеттән үрелгән юлларым,
Табышым, ялгышым
Һәм ачы сагышым,
Син минем ялкынлы уйларым...

Син минем күз нурым,
Язылган язмышым,
Иң аяз кояшлы көннәрем...
Син минем өлешем,
Йөрәгем тибеше,
Төшләрем, йокысыз төннәрем...

Син минем җырланмый
Өзелгән җырларым
Һәм моңсу шигьри юлларым.
Син минем көюем,
Гомерлек сөюем,
Күңелемнән ургылган моңнарым...

***

Туган ягым, сине сагынудан
Йөрәк түрләремдә моң арта.
Бик еш кына күңелем йомышарып,
Туган җирем үзенә тарта...

Өннәремдә җырым, төннәремдә-
Сиңа багышлана төшләрем....
Синдә калган изге хәтирәләр,
Тынгы бирми үкенечләрем....

Йөрәгемә көчне синнән алам,
Сиңа кайтсам ачам күңелем.
Җаным, һәрчак сиңа ашкынса да,
Никтер читтә үтте гомерем....

***
Вакытлар
Вакытлар сиздерми мизгелләр сүтүен,
Елларны шым гына үткәнгә озата.
Яшь чакта беленми гомерләр кадере,
Яшьлек тә безләргә килми лә озакка...
Ихластан яшәргә вакытлар тапмыйбыз,
Дөньяны куабыз: Яшим! - дип, тик шунда...
Сизмибез гомернең, газизнең акканын -
Соңырак аңлыйбыз, гомерләр очында.
- Дөньяны көтәм! - дип, сүтәбез алыннан,
Өр - яңа ниятләр яңадан корабыз.
- Ник кирәк бу мөлкәт, үтте, дип гомерне,
Уйланып, ешырак шаккатып торабыз...
Түбәннән очабыз, яратмый кочабыз,
Чын сөю хисләре күкләргә үрелгән.
Яшьлекне уздырып, заяга туздырып,
Чын хисләр таркалган, күмелгән...
... Берәүләр янәсе парлашып үтәләр,
Я вакыт уздырып нәрсәдер көтәләр,
Сөюләр бер читтә калганын белми дә,
Бер тапкыр яратып карамый китәләр.
Сөйгәннәр яшиләр җылынып нур - назга,
Мәхәббәт елмая төренеп гел язга!
Бәхетнең мәгьнәсен сөюгә тиңләгән -
Аңлаган, дөньяга килгәнен бик азга...
Кызганмый яктысын, шәмнәрен агызып,
Кайберәү дөньяда бихисап кабына,
Бутала, саташа, яшәргә маташа,
Мөһимне күрмичә, юк- барга табына.
Юк башы, азагы, газапмы, сораумы,
Шуңадыр каяндыр җавабын көтәләр.
Берни дә аңламый күпләре, соңыдан
Мәңгегә барысын калдырып китәләр...
Вакытлар сиздерми агыла, ашыга...
Гомернең еллары берәмләп коела.
Яшәүне яратсаң, яктылык таратсаң,
Бик озын гомер дә кыска күк тоела!
Гомер шул бик кыска, кадерен белмибез,
Рәхәтен тоялсаң, яшәве күңелле!
Тормышны яратсаң, яшәүдән ямь тапсаң -
Нигәдер, үлсәң дә үкенмәс шикелле!
Тормышлар чатында, елларның катында,
Күрәчәк һичшиксез биектән сызыла...
Ни генә күрсәк тә, шул хак һәм төгәл,
Язмышлар безләргә күкләрдә языла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

58

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев