Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Шатлыклар була төрлесе

Шатлыкларның төрлесе бар, Бик тә көтеп алганы Бар татлысы, хәтта күздән Яшьләр булып тамганы.

Шатлыкларның төрлесе бар,
Бик тә көтеп алганы
Бар татлысы, хәтта күздән
Яшьләр булып тамганы.

Көтмәгәндә күктән төшкән
Сөенечләр юк түгел
Шул чагында канатланып
Үзе оча бит күңел.

Бар шатлыкның ярсулары,
Моңсулары, нурлысы
Йөрәк кенә тик чыдасын
Килгән чакта олысы.

Шатлана да белү кирәк
Куанычлар килгәндә
Шатлык саклап кала кайчак,
Язмыш бездән көлгәндә.

Шатлыксыз ул, яшәп булмый
Баса тормыш ваклыгы
Иң зурысы, кадерлесе
Балаларның шатлыгы!

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев