Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

СИПКЕЛЛЕ ИКӘН СИН

(Булган хәл) – Җирәнкәем минем, – дип елмаеп куйды Искәндәр, янында тыныч кына йоклап яткан хатынына карап. – Чуар тавыгым.

Баярак кына ун көнлек  кызларын имезеп бишегенә салган яшь хатын изрәп  йокыга киткән иде. Янәшәдәге кечкенә караватта  3 яшьлек Аида йоклый. 
– Коткаручым... 
Бөтен битен эреле-ваклы сипкелләр баскан зәңгәр күзле, җирән чәчле Ләйлә булмаса,   тоташ караңгылыктан торган дөньясыннан кайчан чыгар иде әле? Билгесез. Десантурада хезмәт итеп кайткан озын буйлы, тыгыз  бәдәнле, күп кызларның яшерен хыялы булган  егетнең язмыш сынавы каршында тезләнгән  мәле иде. Хәзер бу турыда уйлавы да оят, ә ул вакытта башында бер генә уй булды: «Имгәк булып яшәгәнче, үлүең  артык». 
Институттан соң армиядә хезмәт итеп кайткан егетнең шәһәрдә үз белгечлеге буенча эш эзләп  йөргән  көннәре иде. Армиягә  озатып калган  Тәслимәсе дә көллияттә укып йөри. Кыз өздереп кенә  ризалыгын  бирмәсә дә, Искәндәрнең инде өйләнү уйлары, чүпрә кебек, күпергәннән-күперә бара. Соң күпме сузарга була инде? Дәрте ташып торган  егет өчен сөйгәнен беркемнән дә курыкмый, яшеренми иркәлисе-назлыйсы килә. Общага  бүлмәсендәге  очрашулар гына  җитми иде аңа. Әни  карчыкны да оныклар белән сөендерәсе килә Үзе әйтмешли,  бәхеткә тиендерәсе  килә. ә кыз   кәҗәләнә: 19 гына бит әле миңа, җаным, бераз көт инде, ди. Мин  бит әле курчак  уйнап та туймадым, кая әле миңа бәби карау дип көлә. 
Эш тәҗрибәсе  булмаган егетне эшкә алырга атлыгып торучы  юк иде. Төннәрен егет кочагында балавызга әйләнүче Тәслимәсе дә кияүгә чыгу турындагы сүзне ишетүгә, керпе кебек, энәләрен тырпайта  башлады ул хәерсез көнне. Фатир тапсаң,  бергә яшәп торыйк соң, өйләнешү мәҗбүри түгел ич хәзерге заманда, диде. Өйләнешеп кем бәхет тапкан әле, конфетно-букетный чорда гына була ул мәхәббәт дип тә  җиффәрде. Каян  килгән мәхәббәт  белгече! Кияүдән аерылып кайткан  апасы сүзен  сөйли идеме, үз уйлары идеме бу – кем белә. Янында бөтерелүче егет-җилән игътибарыннан тәм табып, үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә чибәр Тәслимә. Егет тә төшеп калганнардан түгел дә, бер  ягы ошамый кызга: ни машинасы, ни фатиры, ни акчалы урынга утырыр дигән перспективасы. 
Кызның ачыктан-ачык әйткән әлеге сүзләре тәэсиреннән айный алмыйча, авыр уйлы башын кая куярга белми кайтыр юлга чыккан иде. Ләкин  автовокзалдан тиз генә утырып китәсе килмәде. Күрәчәге булгандыр инде, сыра-фәлән  белән әллә ни дуслыгы  булмаса да, аяклары аны сыраханә ягына  тартты. Берничә бокал сырадан соң кәефе күтәрелмәде күтәрелүен, шулай да озак утырып булмый иде. Чыкты. Соңгы автобуска өлгерәсе иде. Ишек  төбендә аны күзләре дә, битләре дә кызарып чыккан, ләкин өсте-башына караганда,  бөтенләй үк сәрхуш  тә  булмаган берәү  туктатты: 
– Туган, пятихатка  булмасмы? 
Искәндәр  дәшми генә  иллелекне сузды. Вакланып торасы килмәде. Ике  адым да атларга өлгермәде, икенчесе калкып чыкты. 
 – Тәмәкегә байлыгың ничек, дускай? Дай закурить. 
– Тартмыйм шул, – дип әйтергә өлгердеме-юкмы, хәтерләми дә. Ул бары арттан кемнеңдер китереп  сукканын  гына хәтерли. 
Айнып киткәндә, дөнья төссез  һәм  өнсез  иде. Ул сукырайган  иде. Тора-бара  тавышларны ишетә  башлады,  шөкер. 
Соңрак ул үзен хушсыз  көенчә  хастаханәгә  китерүләрен белде. Булган акчасын  талап алганнар иде. И-и, андагы акча инде. Булса, меңнәр чамасы булгандыр. 
Табиблар  күпме генә  тырышсалар да, күзе ачылмады. әле якты дөньяның  бар матурлыгын  күңеленә җыеп та кала алмаган көе караңгылык эчендә калды ул. Һай, авыр иде баштагы көннәр... 
Аны  авылга әнисе алып кайтты. Күтәрә алмаганны җибәрмәмен дигән Раббыбыз, күтәрербез, инша Алла, диде күпне кичергән ана. Аллаһының рәхмәте киң,  күрә дә башларсың әле, бәбкәм, дип тынычландырырга тырышты. Өрлектәй улының дөм сукыр калуына әрнегән йөрәге  эчтән генә сулкылдады. 
Менә  шул көннән соң башланды да инде. 
Йөз булмаса да, башында   унлап  планы булган, әллә никадәр теләк-хыяллар белән дәртләнеп йөргән егетнең  дөньясы  бер мизгелдә  кап-караңгы бүлмә кысасына  кереп кысылды. Ишегалдына чыгарга уйласа да, йә ишек тупсасына сөртенә, йә башы белән килеп бәрелә. Җил-җил атлап йөрү гадәтеннән ташбака адымнарына күчүләре, ай-һай, авыр булды. 
Аның беркая да чыгасы, беркем белән дә аралашасы килми иде. Баштарак мәлне авылдашлары, туган-тумача хәл-әхвәл белешергә  килгәләде, аз булса да кәефен  күтәрергә  теләделәр. Искәндәрнең кызгансалар да ачуы килде, шаяртып кәефен күтәрергә теләүчегә дә каты-каты бәрелде. Моңа кадәр уен-көлке яраткан егет үз янында  көлешеп утырган кешеләрне бөтенләй күралмас булды. Тора-бара янына килүчеләр дә сирәгәйде. Авыр иде аның белән сөйләшүләре. Аңа үзенә дә авыр иде. Хаксызлыгын белә торып, үз-үзен җиңә алмавы кыен иде, ә Тәслимә  килеп киткәч, яшәүнең  мәгънәсе бөтенләй дә беткән  шикелле тоелды. 
– Улым, синең янга килгәннәр, – диде әнкәсе йомшак кына. 
Беравык бүлмәдә тынлык урнашты. 
– Исәнме, Искәндәр, – диде аңа таба якынлашкан  тавыш. Аның кулына җиңелчә генә  калтыранган  җылы куллар орынды. Кызның  бирегә  беренче килүе иде. 
Инде атнадан артык караваттан да кузгалырга  теләмәгән егет, җанына якын тавышны ишеткәч, торып утырды. Авырлык белән генә тамак төбенә утырган  төерне йотып җибәрде. 
– Күргәнеңчә, – диде ул. 
– Син артык борчылма, сукыр көенчә дә яшиләр бит кешеләр, эшлиләр дә, балалар да үстерәләр... 
Кыз сүзен әйтеп бетерергә  өлгермәде, Искәндәр аны   үзенә тартып, кочагына алды. 
– Син  чынлап әйтәсеңме моны, бәгырь? Син  минем белән балалар үстерергә ризамы? Син... син... ташламассыңмы мине? 
Тәслимә көч-хәл белән үзен шашып-шашып үбә башлаган егет кочагыннан котылды  да: 
– Мин булдыралмам шул, – дип пышылдады. Башка бер сүз дә әйтмәде, ашыга-ашыга чыгып китте. 
Йодрыклары белән мендәрне төя-төя үксегән улын  күргән ана сүз катмаска булды. Тынычланыр, шул хәленә  күнегер, язмышына күнәр дип уйлады. 
Юк, күнәргә, килешергә теләмәде ул язмышы белән. Өйдә кеше юклыгын белүгә, кармалана-кармалана терлек абзарына чыкты. Аяк астына эләккән ниндидер тартмаларга абынды, торып, хәтерендә калган киштәләрдән бау кебек нәрсә  эзли башлады. Аларда һәр әйбер җыелган, һәрнәрсәнең үз урыны бар иде. Аркан, сүс кебек нәрсәләрнең кайда ятканлыгын да яхшы хәтерли иде ул. 
Калганы... Калганы турында уйлыйсы да килми. 
Әнисенең,  ачыргаланып: 
– Улым! –  дип кычкырып җибәрүе айнытып җибәрде аны. 
– Нишлисең син, улым... Минем турыда ник уйламыйсың? Нишлим мин сине дә югалтсам, хәсрәтләргә ничекләр түзим? Әтиең  мәрхүмнең  үлеме ярты йөрәгемне яралаган иде бит инде... И бала, бала... Ниләр уйлап таптың? Нәселдә булмаганны... Аяк-кулларың сау, башың исән... Ай Ходаем... Миңа җиңел булгандыр дисеңме әллә ялгызым гына сине  үстерүләре...Сиңа дигән кыз беткән дисеңме әллә?.. Насыйбың табылмас дисеңме? 
Искәндәрнең аягына килеп сарылган әнисе, елый-елый, озак такмаклады. Үзенең төзәтеп булмаслык хата эшли язып калуын аңлау егетне тораташ итте. Аннары ул  әнкәсенең кулларын сыйпый-сыйпый: 
Яшибез әле, әнкәй, яшибез, – диде. Калтыранган  тавышы белән: 
– Күпме язган, шулкадәр яшибез, – дип өстәде. 
Ә Ләйлә-гөлкәй, сипкелле-сөйкемле  яшь  хатын аның  тормышына  көтмәгәндә килеп керде. Әнисе тырышлыгы белән. Бу турыда ул соңрак белде. Ә ул вакытта күршеләрендәге иске генә йортка  2 яшьлек кызын ияртеп кайткан  хатынның  барлыгын  белми иде әле. Яшьлек ялгышы өчен берүзе генә түли ич хатын-кыз  күп очракта. Теге  күңелсез хәлдән соң атна-ун көн үткән иде шикелле. Әнисе  ниндирәк сүзләр  тапкандыр, нинди  юллар  белән хатынның  китек күңеленә үтеп керә алгандыр – билгесез. Тырышып-тырмашып җир казып ятканда үзе килеп керде Ләйлә аларга. 
– Искәндәр  абый, бакчадагы киртә ауган иде, мин тотып торсам, бергә-бергә торгызып куялмабыз микән? 
Үзенә «абый» дигән ул кызның (20 яшьлек хатын икәнлеген соңрак белде) койма тотарга җыенуы бер сәер тоелса, тирә-күршедә Искәндәргә йомышы төшәрлек кешенең булуы тагын да сәеррәк булды. Шуннан танышып киттеләр инде. Койма да тотылды, коймаклар да ашалды. Егетнең кулы эш белә, өйрәтеп торасы юк. Күрмәве  кыенлыклар тудырса да, эшнең җаен алсаң, эшләмәслек түгел икән. Туган авылына кайтырга оялган, шәһәрдә калырга теләмәгән яшь  хатын  исә ир-ат кына булдырырдай эшләрнең  бөтенләй рәтен белми иде. Ике абыйсы ышыгында үскән, кешеләргә ышанучан  иде  ул. 
Ләйләнең йомшак, иркә  тавышы  егетне беренче көннән үк әсир итте. Аны ишетер өчен, юк йомышын бар итеп, ике арадагы сукмакны такырайтып бетерде Искәндәр. Элеккечә шаярта-шаярта башлады. Күршесенең матур итеп көлүен ишетер өчен  әллә ниләр уйлап тапты, теленнән фил дә очырды, былбыл да кундырды. 
Ә бер төнне, бакчаларындагы алмагач ышыгында кошлар сайравын тыңлап утырганда, кемнеңдер күрше өйгә  кереп киткәнен сизеп калды. Берничә  минуттан Ләйләнең «җибәәәәр» дигән ялварулы тавышы, атылып ишегалдына чыгуы ишетелде. 
– Сылуым-иркәм, нигә ялындырасың инде? – дигән тавыш   еш-еш сулауга әйләнде,   кемдер хатынны  рәшәткә кырыена кысып, үбәргә маташты. 
– Кит, кычкырам... – Ләйлә  карышты,   мышный-мышный үбәргә азапланган   берәүне аның өзек-төзек әйткән сүзләре ярсыта гына иде. 
– Кычкыр-кычкыр, кем ишетер дип беләсең. Сәкинә әби күптән йокы симертә, күршегездәге сукырбатырга  ике дөнья да бер хәзер, өметләнмә. Монда әби-чәби дә, комы коелган бабайлар гына якында. Әйдәле,  яшь чакларын искә төшертеп, кычкыра-кычкыра... 
Төнге  кунак сүзләрен әйтеп бетерә алмады, Искәндәр аның киеменнән  көч белән умырып та алды, селтәп тә җибәрде. 
– Тагын бер бу тирәдә йөргәнеңне  күрсәм,  саныңны да җыеп алалмассың, хәшәрәт, – диде ул ачу белән. «Кунак»ны  таныган иде. – Шаярмыйм, Айрат, син  мине  беләсең.   
– Нәрсә, үзем күз салдым димәкче буласыңмы әллә? – диде җирдән торып килгән салмыш егет, ачы сүгенеп. Ул Искәндәргә таба талпынып куйды, ләкин элегрәк вакытларда да бу тимер йодрыклы авылдашы белән эләгешкәне булганга, тәвәккәлләмәде, капкага таба атлады. – Рәхәтен  күр, аның кебекләр бетмәгән. 
Теш арасыннан сытып чыгарган сүзнең ямьсезлегеннән үртәлепме, әллә булган  хәлләрдән курка калган идеме, – Ләйлә үкси башлады. Егет, кармаланып, кызның иңенә кагылды да сак кына үзенә таба тартты. 
– Тынычлан, яме, күршекәем. Бүтән килмәячәк ул. 
Озак елады Ләйлә. Егетнең күлмәге яшькә чыланып бетте. Кыз бераз  тынычлана  төшкәч, бармаклары  белән  аның  юеш битеннән сыпырды, чәченнән үбеп алды. 
– Калдырма мине. 
Ләйлә, егеткә сыенган көенчә, пышылдап кына шулай диде. 
– Калдырма мине, Искәндәр... абый. 
Шул  төннән алар бергә  яшәп киттеләр. Яратуга сусаган егет бәхетеннән исерде: хатынының кайнар тыны белән пышылдаган сүзләре башын әйләндерде, йомшак тәненең татлы ләззәте күкнең җиденче катына күтәрде. Хатынның  күпереп торган  дулкынлы чәчләре, һәрвакыт  җып-җылы булган йомшак куллары, сусыл иреннәре үбәр  өчен генә яратылган кебек иде. «Синмени ул миңа насыйп яр?!!» Ярый әле, тапканмын, ярый әле очрашканбыз дип язмышына рәхмәтләрен укыды Искәндәр. Ярый әле, сезнең авылга кайтканмын, диде Ләйлә. Озакламый, өйдә чырык-чырык килеп, «мин әтине дә ялатам, әнине дә ялатам» дип йөрүче  Аидага  энекәш алып кайтачагын әйттеләр. Реабилитация үзәгеннән белгечләр килеп йөри башлагач, яңа шөгыльләре арткан иде Искәндәрнең, беренче көннәрдәге куркулары беткән иде. Сукырлыгы белән  килешкән, һәр туар көне төндәй  булса да, күңел  күге аязган иде. 
Туачак сабыйга яз  һавасы сулатыйк әле дип урамга чыккан иделәр ул көнне. Алдагы көнне март кояшы нурын жәлләмәде, урыны-урыны белән сулыклар  җыелды, көпшәк кар тагын да утыра төште. Әле  кочагым, әле пычагым дигән кебек, аннары бераз туңдырып җибәрде. Юлларда бозлавык, кыекларда –  боз  сөңгеләре. Тирә-юньдәге үзгәрешләрне Ләйлә сүзләре аша күңеленә сеңдерә барган Искәндәр, кинәт  җайсызрак басты булса кирәк,  аркасы белән бозлы юлга килеп төште. 
Күзләрен ачканда, кемдер  аның  яңакларына чәбәкли, үзе бертуктамый сөйләнә иде: 
– Үлмә  инде, җаным, үлмә инде, үлә күрмә инде... Аннары мин нишлим? 
Зәңгәр  беретка астыннан бүселеп чыккан кызгылт-сары чәчле, зур зәңгәр күзле кыз кул чугы белән битеннән тәгәрәп төшкән яшен сыпырып алды да,  Искәндәрнең йөрәк тибешен тыңларга җыенды. Шактый олы корсагы аңа иелергә  комачаулый иде. Ир бу чибәр хатынның үзенең Ләйләсе булуын, бер елдан артык күрми торган күзләренең ачылуын аңлап алды. Күзләрен баш очындагы аяз  күккә күтәрде, март кояшы күзгә яшьләр китерерлек дәрәҗәдә туры карый икән. Авызы колагына кадәр җәелгән Искәндәр озак кына  хатынына карап ятты да: 
– Сипкелле икән бит син, җанаш... – дип куйды. 
 Гаҗәпләнүдән зур булып ачылган зәңгәр күзләргә, эреле-ваклы сипкелләр белән чуарланган йөзгә сокланып, тагын да  карап ятарга насыйп  булмады аңа. Берничә  мизгелдән бу сөйкемле йөз авыртудан чытылып килде дә, «ой, үләммм» дип, хатын сыгылып төште. 
Берничә сәгатьтән кызлары Кояш туды. Көн яктылыгын күрүнең нинди бәхет булуын аңлаганга, кызга  шул  исемне  кушарга булдылар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев