Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Төшләренә керде Йолдызы (Балачак хатирәләрем)

Бөек Ватан сугышын үз башыннан кичергән өлкәннәргә иңнәр күтәрә алмаслык газап белән тулы 1418 көнне, авыр югалтуларны җиңеләйтерлек сүзләр табып буламы? Юк, булмый. Ул көннәр сугыш һәм аннан соңгы җимерекләрне торгызган, коточкыч хәерчелек чорын узган һәр кешенең йөрәгенә кара кан булып укмашкан һәм аны берничек тә куптарып булмый.

Туган илебезнең азатлыгын яклап утка кергән, тылда фронт тоткан бу буын кешеләренең сафлары нык сирәгәйде. Инде сугышның ачы хәсрәтен, ачлыгын, хәерчелеген, якыннарын югалту газапларын кичергән, әти дип дәшәргә тилмереп үскән, буыннары ныгымас килеш тормыш тәртәсенә җигелгән сугыш чоры балалары да 80 яшьне тутырды.

...Сәкинә таң беленүгә малларын карап, сыерын савып көтүгә куды да ашыгып өенә керде. Тезелешеп йоклап яткан балалары янына килеп басты да бераз сокланып карап торды, чәчләреннән сыйпап иркәләде. Дүрт бөртек бит алар, сугыш толының күңеле кояшы, шатлык-борчулары. Ярый, бүген ашарларына бераз юнәтте. Алла теләсә сыер бозаулар чак җитә, хәлләр бераз җиңеләер... Аннан кинәт нидер исенә төшкәндәй, каударланып улына дәште:

– Улым, Әзһәр! Тор инде, кояш байтак күтәрелде. Басу көтә. Чәчүләр тәмамлангач йокларсың.

– Инәй, тагын ике минут кына...

Сәкинә үзалдына сөйләнә-сөйләнә ишегалдына ашыкты. Ии, бәбекәем, әле уйнап туймас чагы бит, унике яше дә тулмаган... 
***
Сугыш тәмамлану белән генә тормышлар җиңеләймәде. Ир-егетләрнең күбесе яу кырында ятып калды. Тәмам бөлгән колхоз күтәрәмгә калган атлары, сыерлары, җимерек абзарлары белән карт-коры, хатын-кыз, үсмерләр иңнәренә калды. Ул гынамы әле, бер көнне күрше Өммегөлсем әби килеп керде дә: «Фәхернисаларны гербаущик торф чыгарырга алып китә. Өс-башына ни кидерергә инде, бик искерде, бәбекәемә юлга тыгарга бер сынык ипи юк», – дип елап җибәрде. Сәкинә күрше Ак чишмә авылына барып, балаларына умачка булса да булыр дип, бирнәгә әзерләгән матча кашагасын онга алмаштырып кайткан иде. «Без илдә әле, ничек тә ачка үлмәбез», – дип сөйләнә-сөйләнә тиз генә төче камыр пешерде, әбекәйгә кабыклы бәрәңге, йомырка пешерергә кушты. Әле бит аның йомыркасын да заданиегә бирергә бөртекләп җыялар. Шулай итеп, бер авыз сүз урысча белмәгән унбиш-уналты яшьлек кызлар – Фәхерниса, Фатыйма, Бибикамал, Хөснеҗиһан, Мөхтәрәмә елый-елый Мәскәү янындагы Шатура кырларына торф чыгарырга китте. Колхозда эшләрдәй кеше тагын кимеде.
***
Гәүдәле булгангадыр, Әзһәрне кәнсәдән әллә ничә тапкыр эшкә чакырып килделәр. Өйдә хәлләр шәптән түгел – ачлыкның авызы ачык. Колхоз рәтле-башлы эш хакын түли алмый. Соң, түләсә дә көне-төне кайтып керми эшләгән әнисенә көзен тигән ашлык ишле гаиләгә ике-өч айга гына җитә. Шулай итеп, Әзһәр бишенче сыйныфта укый башлагач, укуын ташлап, колхоз тәртәсенә җигелде. Ә бит бик нык укыйсы, очучы буласы килгән иде.

Кечкенәдән бабакае янында ат тирәсендә кайнап үскән малайга юаш кына, әмма гәүдәле кола атны бирделәр. «Менә, кара, тәрбиялә, җир тырмаларга чыгарсың», – диде бригадир. Малай бөтен көчен биреп, яскынып эшләде. «Язның бер көне ел туйдыра» дигән хакыйкатьне ишетеп үскән малай бит ул. Хезмәт хакын әллә ни бирмәсәләр дә, иш янына куш булыр дип тырышты. Ә атына ул Йолдыз исеме кушты. Эшкә килү белән аны ялларыннан сыйпап иркәли, әллә нинди җылы сүзләр таба. Йолдызы да аны сагынып кешнәп каршылый. Бахбае, шулай итеп, аның иң якын, иң кадерле дустына әверелде. Эш көне караңгыда гына төгәлләнә. Малай атын җитәкләп болынга чыга, чирәм ашата. Ә үзе өздереп җырлый. Аның җырларында үсмернең хисләре, канатлы хыяллары...

Әзһәр бик матур тавышлы җырчы да иде шул. Авыл сәхнәсендә җырлаганда күңелләрендә сугыш яраларын йөрткән апалар елап тыңлыйлар, бигрәкләр моңлы, бәхете булыр микән дип борчылалар иде. Хәзер менә тырма артыннан кабарып калган кап-кара балчыклы җир – аның сәхнәсе. Кычкырып җырлап җибәрсә, сандугачлар сайрауларыннан туктап, тын каладыр сыман. Җырның кайтавазы басу кырыендагы урманга барып тоташа, болытларга аша да басулар өстенә моң булып ява. 
***
Яңгыр сибәләп торганга эштән иртәрәк кайтты Сәкинә. Алар капчыкка салынган чәчүлек орлыкны ун чакрым ераклыктагы Элеватордан иңнәренә күтәреп ташыйлар. Яңгырлы көннәрне көтеп алалар, чөнки колхозчыга ял көннәре бирү юк иде. Менә бүген дә иртәдән үк яңгыр яуды. Сәкинә борын эченнән генә моңсу җыр көйләп, мунча ягып җибәрде, Өммегөлсем әбекәйне дә чакырды. «Әзһәремне бик мактыйлар, тырышып эшли дип әйтәләр», – дип күршесе белән сөенечен уртаклашты.

Тормыш шулай югалту яралары, хатын-кыз, үсмерләр, карт-коры иңнәренә төшкән, бер ише начар ат та күтәрә алмаслык авырлыклары, киләчәккә якты өметләре белән уза торды. Ә киләчәккә өметләре зур иде, шул хис аларга яшәргә көч биргәндер дә.
Бер көнне аяз көнне яшен суккандай булды – Әзһәрнең аты, газиз Йолдызкае буразнада егылып үлде. «Булышыгыз, зинһар!», «Ярдәм итегез!» дип әрнеп кычкырды малай, җирдә яткан атының муеныннан кочаклап. Малай бу минутта үз сулышын бирердәй булып илерде. Ярдәмгә килүче юк, тирә-яктагылар алларын бетереп, башка кишәрлеккә күчкәннәр. Ярый әле агач кисмәккә салып ат белән колхоздагы бердәнбер тракторга ягулык китереп йөрүче аксак Госман, нидер булганын ерактан ук чамалап, малай янына ашыкты. Алай итеп карады, болай итте, аннары: «Улым, җан биргән бу, сабыр бул», – дип китеп барды. Әзһәр ни эшләргә белмичә аягүрә басып: «Йолдыыыыз! Йолдызкаем!..» – дип оран салды. Күкләргә карап: «Я, Аллакаем! Йолдызымны коткар!» – дип йөрәк әрнеше белән Ходайга ялынды, иртәдән бирле бер тәгам ризык капмаган малай хәлсезләнеп җиргә тезләнде. Аның тавышы әле яңа гына газиз бахбае белән тырмаланган җир өстеннән тәгәрәп, кырлар буйлап таралды, ачы югалту хәсрәте булып яфракларга кунды, күккә үрләде. «Йолдыыз! Ниләр булды сиңа?» – дип ачыргаланды малай. Атының башын кочаклап үксеп-сыкрап елады. Каяндыр белеп, бригадир, хисапчы, тагын кемнәрдер килде. Малай берсен дә күрмәде дә, ишетмәде дә. Малкаеның ялын бармаклары белән аралап, бер җан, бер тән булып, атының башын кочаклап җирдә ята бирде.

– Син нәрсә, малай актыгы! Иң шәп атны биргән идек, колхозны атсыз калдырдың. Әниең белән бергә түләрсез! – дип кычкырды рәис ярдәмчесе Мансур.
– Мансур абый, абыйлар, Йолдызым үлде бит, – дип елгадай аккан күз яшьләре белән тузанлы битен юды малай.
– Ник аңламыйсыз, атым үлде бит! – дип илерде.
– Менә түләрсез, – дип кабатлады Мансур.

Нинди түләү турында чәйни соң ул, атым үлүнең минем өчен нинди зур югалту икәнен ник аңламыйлар олы агайлар? Түләтерләр, анысы. Әнә бит, гаилә башы ил азатлыгы өчен яу кырында башын салган, өй тулы ач балалар дип тормыйлар, ит, сөт, йон, йомырка, май, үзара салым һәм башка түләүләрне вакытында тутыра алмасалар, инәләрен көн саен идарәгә чакырталар.
Караңгы төшә башлагач та абыйсы кайтмагач, олы сеңлесе аны эзләп басуга китте. Елап шешенеп беткән малай ат муенына башын куеп йоклап киткән булып чыкты. Өлкәннәр, күрәсең, иртәгә чарасын күрербез дип таралышканнар.
– Мансур абый нык ачуланды. Өтермәгә утыртырлар инде, түләргә акча юк бит, – диде Әзһәр, язмышы белән ризалашып. Сеңлесе белән җитәкләшеп озак кайттылар алар. Ачлы-туклы, олы хәсрәтле малай көч-хәл белән атлый иде...
Бәхетләренә, бабакайлары районга барып, белгеч чакырып кайтты. Ул килеп, җентекләп тикшереп, атның җитди авыру булуын раслады.
***
...Ел артыннан еллар үтте. Сәкинәнең балачактан ачлык, ялангачлык нужасында кайнап, эштә чыныгып үскән балалары җирдә нык басып тора торган, ил тоткасы булырлык кешеләр булып үстеләр. Әзһәр армиядә хезмәт итеп кайтты. Бишенче сыйныфны тәмамлау да насыйп булмаган малайның матур хыялы язмышы кыясында эленеп калды – очучы була алмады. Аның каравы, Чаллыда зур төзелешләр башлангач, колхозын ташлап, шәһәргә килде, кичке мәктәпне, аннары төзүчеләр әзерли торган техникумны тәмамлады. Җиң сызганып яңа төзелешләрдә эшләде. Тырыш хезмәте өчен «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнде, күпсанлы башка төрле хезмәт бүләкләренә лаек булды. Йолдызкаен еш сагынып искә ала ул, җырдан да аерылмады. Эче пошкан мәлләрдә гармунын өздереп уйнап җибәрә дә, яраткан җырын суза. Үзе ул: «Җаныңны биләгән, күңелеңә сеңгән хисләрне бары җыр аша әйтеп була», – дияргә ярата.

Әзһәрнең өч сеңлесе дә тормышта үз урыннарын таптылар – төзелешләр башлангач, шулай ук бер-бер артлы ак калага килеп урнаштылар. Кечкенәдән шигырьләр язып хыялланган зур сеңлесе шәһәр газетасында эшли башлады. Апа-абыйсы чакырып китергән төпчек сеңелләре икътисадчы булды, ә уртанчы кызлары гаиләсе белән туган нигезгә кайтып төпләнде.
***
Яз җитеп, Бөек Җиңү көне якынлаша башласа, безнең – сугыш чоры балаларының йөрәк яралары кузгала. Инәем мәрхүмә еш кына: «И-и, балалар, әле шундый көннәр килер, бураларыбыз ашлык белән тулар, күкрәккә терәп ипекәй кисәрбез. Кабат сугышлар гына булмасын», – ди иде. Теләгәне тормышка ашты –шөкер, бүген мул яшибез. Инәем үзе генә бер рәхәт тә күрә алмыйча якты дөньядан иртә китте, урыны җәннәттә булсын.

Сугыш чоры балаларының язмышы барыбызныкы да бертөрле: артык иркәләнергә дә, матур уенчыклар белән уйнарга да туры килмәде. Бераз исәюгә буразнага бастык, хәерчелекне үз иңнәрендә кичергән инәкиләр булганынына шөкер итәргә, булмаганны булдырырга тырышырга өйрәттеләр. Шулай яшәдек. Тол калган әниләрнең бөтен михнәтләре безнең күз алдында иде. Җаныкайларым, изге җаннар алар – балалар ятимлекне сизмәсен өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар.

Заһидә Нәбиуллина,

ветеран журналист. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев