28 апрель 2022 яңалыклары
-
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" бәйгесенең сайлап алу туры узды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Чаллының "Кызыл Тау" мәдәният үзәгендә "Сабан туе гүзәле - 2022" шәһәркүләм бәйгесенең сайлап алу туры узды.
-
Төшләренә керде Йолдызы (Балачак хатирәләрем)
Бөек Ватан сугышын үз башыннан кичергән өлкәннәргә иңнәр күтәрә алмаслык газап белән тулы 1418 көнне, авыр югалтуларны җиңеләйтерлек сүзләр табып буламы? Юк, булмый. Ул көннәр сугыш һәм аннан соңгы җимерекләрне торгызган, коточкыч хәерчелек чорын узган һәр кешенең йөрәгенә кара кан булып укмашкан һәм аны берничек тә куптарып булмый.
-
Автозавод районы ветераннары 9 май уңаеннан котлаулар кабул итә - ФОТОЛАР
Автозавод районында ветераннар Җиңү көне алдыннан котлаулар кабул итәләр.
-
Үзәк районында ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар
Үзәк районында яшәүче концлагерь тоткыннары, Ленинград камалышында калганнар, тугыз Бөек Ватан сугышы ветераны, ветераннарның тол калган тормыш иптәшләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар алачак.
-
ОСАГО бәясе кабат артырга мөмкин
Иминият оешмалары полисларны яңа коэффициент буенча исәпли башлады.
-
Янгынга каршы режим вакытында штрафлар икеләтә артты
Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды.
-
Бәрәңге үстерә беләсеңме?
Минталип Исмәгыйль улы Миңнеханов Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, бәрәңге үстерүче фермер буларак билгеле шәхес. Шулай ук ул районда башка төр яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнә һәм Чаллы шәһәренең бюджет оешмаларын тәэмин итә.
-
Вәхшилек: этне коймага асып куйганнар
Казанда ташландык этләрне асрау приютларының берсендә вәхшиләрчә бер этне үтергәннәр. Аны кемдер коймага асып киткән.
-
41нче мәктәптә узган эшлекле иртәнге ашта нәрсәләр турында сөйләштеләр?
Чара нәтиҗәләре буенча 41 нче урта мәктәп, КФУның Чаллы институты һәм «КАМАЗ» ААҖе арасында социаль партнерлык формалары билгеләнде. Алар сәләтле укучыларны үстерү алымнарын тормышка ашыруны күздә тота.
-
Чаллыда «Татар малае – 2022» шәһәркүләм бәйгесе узды - ФОТОЛАР
«Татар малае – 2022» шәһәркүләм бәйгесенең финалы «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Бәйгенең шәһәр турында барлыгы 30 малай катнашып, шуларның 10сы – №1, 2, 4, 29, 33, 49, 52, 57, 58, 60 нчы мәктәп укучылары финалга үтте.
-
1 Майда нинди бәйрәм чаралары була?
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне өчен өстәмә яллар бирелә. Производство календаре буенча, ай башында тоташ өч көн: 1-3 майда ял итәбез. Ә инде Җиңү бәйрәмендә дүрт көн ял: 7-10 майда ял итү күздә тотыла.
-
«Чаллы икмәге»ндә кыяр да үстерәләр - ФОТОЛАР
«Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте шәһәребезнең бюджетка күп салым кертүче предприятиеләренең берсе. Аны озак еллардан бирле, халкыбызның тәҗрибәле, тырыш, игелекле улы Рафаэль Сөләйманович Юнысов җитәкли. Биредә җитештерелгән тәмле кондитер ризыкларын Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә яратып алалар.
-
Татарстан Диния нәзарәтендә зәкят һәм фитыр нисабы күләме үзгәрүе турында белдерделәр
2022 елның 26 апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы кыйммәтле металлар базарының тотрыксыз булу шартларында фитр сәдакасы һәм зәкят түләү өчен нисаб күләмнәрен билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Җыелыш барышында голәмәләр алтын һәм көмеш котировкаларының үзгәреп торган вакытта нисабларны билгеләү мөмкинлекләрен өйрәнде.
-
Бүген Чаллы «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең сайлап алу туры була
"Сабан туе гүзәле" исеменә татар телен яхшы белгән 16-25 яшьлек кызлар дәгъва кылачак. Бәйгенең сайлап алу турында барлыгы 17 туташ катнашырга теләк белдергән.
-
"Казан егетләре" төркеме солисты Татарстанның атказанган артисты булды
Танылган "Казан егетләре" төркеме солисты, җырчы Айдар Әгъләмов Президент Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем тапшырды.