Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Улымның апасына әйләндем

Сидоровка бистәсеннән 22нче маршрут автобусында яныма бер ханым утырды. Телефоным шалтырап, татарча җавап биргәч, ханым белән сөйләшеп киттек. Аннары ул елый-елый үзенең яралы язмышы турында сөйләде.

- Мин Казанда туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, яшьтәшләрем белән бергә педагогия институтына укырга кердем. Артымнан йөргән егетләрем дә күп булды. Ләкин үземә ошаганнары гына туры килмәде. Диплом алгач, мәктәптә эшли башладым. Ел артыннан ел узды. Утыз да, утыз ике дә тулды. Абыйның хатыны Халидә апа минем турында борчылып, карт кыз булып калырсың, ичмсам үзең өчен булса да, бер бала тудыр дия башлады. Кайчан килсәм дә, гел шул теманы сөйли иде. “Борчылма, үзем менә дигән ир белән таныштырам, безнең планнар турында абыеңа гына әйтмә, я каршы төшәр”, – дип, чын-чынлап мине үгетләргә тотынды. Һәм бераздан бер кеше белән таныштырды. Бу адымга бару миңа никадәр авыр, җирәнгеч булуын сөйләп тормыйм инде. Ләкин ныклы карарга килгәч, кирегә чигенмәдем. Авырлы икәнлегем беленә башлагач, әни белән әти тавыш куптардылар, ирсез генә бала табарга җыенуыма каршы килделәр. Ләкин мин үземне кыю тоттып, карынымдагы сабыйны тудырырга булдым. Аннары кадерле кешеләрем дә минем карарым белән килештеләр. Ул чакта 35 яшьтә идем мин. Кырыс холыклы әтием дә: “Теләсәң нишлә”, - диде. Ә улым Азамат тугач, алар тынычландылар, баланы шатланып кулдан-кулга гына йөрттеләр, абыйларымның кызлар гына булганга, Азаматымны бик яраттылар. Балага ике яшь тулгач, эшкә чыктым. Бер елдан соң, профсоюздан “Минеральные воды” ял йортына юллама бирделәр. Шунда Илшат исемле ялгыз ир белән таныштым. Ул Чаллы егете иде. Яшермим, чын-чынлап гашыйк булып, яраттым мин аны. Үземне ялгыз хатын дип таныштырдым, улым турында бер сүз дә әйтмәдем.

Ял йортыннан кайткач та, очрашып тордык. Сөйгәнем янына барганда улымны абыйларда калдыра идем. Бер елдан соң Илшат кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әмма нигәдер йөрәгем тыныч түгел иде: аңа улым турында әйтергә үземдә ихтыяр көче таба алмадым. Шул килеш өйләнештек, сер минем белән калды. Туй алдыннан да әйтергә талпынып караган идем, ләкин бөтен эш бозылыр, Илшат мине ялган өчен кичерә алмас дип курыктым. Минем бит ир хатыны булып, бәхетле гаиләдә яшисем килде. Бу юлы да ярдәмгә абыйның хатыны Халидә апа килде. Улымны вакытлыча алар үзләренә тәрбиягә алдылар. Яшермим, Илшат мине күтәреп кенә йөртте. Әмма улымның читтә булуы йөрәкне телгәли иде. Тугыз айдан соң кызыбыз Фәридә туды. Азамат янына качып кына барып йөрдем, барган саен улымның миннән ераклаша баруын сизә идем. Аның янына кызым белән икәү дә баргаладык. Икесенең бергә уйнауларына карап, сөенеп бетә алмый идем. Ул чагында улым Халидә апасын “әни” дип йөри башлаган иде инде. Шул чакта да бу хәлне җитдигә алмадым, өйдәгеләр белән көлешеп кенә ала идек. Янәсе, әйтәсе килә икән, әйтсен. Аннары тиздән барыбер өйгә кайтасы, үз әнисенең кочагында йоклыйсы бар бит. Ләкин тиздән дигәнем һаман да кичектерелеп килде, Илшатка әйтергә нигәдер курыктым. Шулай итеп еллар узды. Мин инде “Сания апа”га әйләнгән идем. Халидә апа - улым “әни”се. Бәхетемнең бер чите китек иде, ләкин дөреслекне ачарга батырлыгым җитмәде. Илшат балык тотарга яратты. Фәридә дә - әтисе кебек, табигать баласы. Укырга кергәч, әтисе белән балыкка йөри башлады. Ул көнне дә ялларны көчкә көтеп алып, елга буена җыендылар. Ноябрь азаклары. Бозның ныгып бетмәгән вакыты. Ләкин мин Илшатка, аның тәҗрибәсенә ышана идем, бер вакытта да шикләнгәнем дә, курыкканым да булмады.

Бу юлы алар өйгә әйләнеп кайтмадылар, салкын суга батып үлделәр. Ул хәсрәттән үзем дә чак кына исән калдым. Вакыт үтү белән күңел ярам бераз төзәлсә дә, эзе мәңгегә калды. Бөтен ышанычым улым Азаматта иде, ләкин аны сорап баргач, абыйларның бу турыда ишетәселәре дә килмәде. Унөч яшьлек баланы ничек кире бирәсең, күпме гомер узган, аларны да аңлап буладыр. Улым үзе дә миңа бары тик “Сания апа”, дип ияләшкән иде шул. Бу хәлләрдән соң мин чирләдем, бик нык картайдым. Ләкин гаеп үземдә: күке кебек йөрдем, үземне баладан өстен куйдым. Бәхет урынына бәхетсезлек китергән Чаллыны яратмыйм мин. Мондагы бәхетсезлекләрне онытып, еракка китәсем, яңа мәхәббәт очратып, тормышымны яңадан башлыйсым килә. Элеккесен үзем аяк астына салып таптадым бит...

Сания ханым үзенең планнары турында да сөйли башлаган иде. Бу вакытта инде миндә аңа карата нәфрәт хисе туган иде. Баласын иргә алыштырып, күпме гөнаһ һәм Аллаһы Тәгаләнең җәзасын алган. Үземнең тукталышыма җиткәч, автобустан төштем һәм Аллаһы Тәгаләдән бу ханымны кичереп, аңа иман бирүен, туры юлга кертүен сорадым. Үзе дә тәүбәгә килеп, башка мондый хата ясамасын иде.

Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч

2
X