Хәдичә апа Сабитова: «Хәзерге акылым булса, укыр идем. Миннән врач чыгар иде»
Кулларым файдалы, өшкергән кеше файдасын күрә, ди шәһәрдәшебез.
Хәдичә апа Сабитова Норлат районы Чулпан авылында туган, 39 ел Чаллыда яши. Мин килүгә дәфтәр әзерләп куйган. Ул анда балачагы, сугыштан соңгы авыр еллар турында истәлекләрен язган.
– Әти белән әни 29нчы елны өйләнешеп, өй салганнар, иртәгә мич чыгарасы төнне янгын чыгып, барысын да юкка чыгарган. Икенче урынга вакытлыча диеп дүрт тәрәзәле өй салган. Шунда дүрт кыз, ике ир бала туган, берсе яшьли үлгән. Әти балта остасы булган, авылларда йортлар салып йөргән. Үзебезгә яңа йорт салырга насыйп булмаган – сугышка алганнар. Әтигә 40 яшь булган, әнигә 35. Әни биш бала белән тол калган, – дип акрын гына укый әңгәмәдәшем.
Әнисе кышларын сыер җигеп урманга утынга йөргән, үзенең чиккәннәрен, яулык-шәлләрен онга, ашамлыкларга алыштырган. Үзләре колхоздагы барлык авыр эшләрне эшләп үскәннәр, алабута, төрле үлән ашап исән калганнар. Вакытлыча салынган өйдән бар апалары да, үзе дә кияүгә киткән. Никах укытып, бирнәләр әзерләп, кыскасы, бар шартын үтәп озаткан әнисе. Ул вакытта никахтан соң кияү кеше кыз өендә өч-дүрт көн кунган. Мунча якканнар, коймак пешергәннәр, авылдашлар яшьләрне сыйлаган.
Тик шунысы аянычлы – Хәдичә апа яратмаган кешегә тормышка чыккан.
– Алдаган ул әнине. Кызың риза дигән. Әни никах укытырга сүз биргән. Риза булдым инде. Барырмын да кайтырмын дигән идем, 33 ел бергә яшәдек. Миннән башка кеше белән яши алмас дидем. Тормышка түгел, упкынга төштем.
Ире холыксыз була, эчә. Шул эчүе аркасында сәламәтлеге дә какшый. Биш балалары туа, берсе – тумыштан инвалид. Хәдичә апа колхозда вакытта чөгендер эшкәртә. Чаллыга күчкәч урам җыештыручы булып эшли.
– Хәзерге акылым булса укыр идем. Безнең нәселдә ике яклап та муллалар. Миннән врач чыккан булыр иде. Кулларым файдалы, өшкергән кеше файдасын күрә. Бервакыт күрше хатын керде, балам өч көн йокламады, ди. Догалар укыдым өшкердем. Сабый бер тәүлек йоклаган. Кечерәк чакта бер хәл булды. Өйгә кайтып киләм. Җирдән нәрсәдер күтәрелеп һавага ашты. Ниндидер ялкын барган кебек. Әнигә кереп сөйләгәч, и балам, изге кеше буласың икән, бөтен кешегә дә күренми ул, диде.
Гөлләрем тиз үсә, утырткан әйбер тиз китә, тавык астына куйган йомыркаларым барысы да чыга, мал-туар да тиз үсә иде, шуңа, шөкер, ризыгыбыз киң булды.
Хәдичә апа көн саен урам әйләнеп керә. Быел гына таяк белән йөри башлаган.
– Ачы салкыннарда да калмадым, мамык шәлләр бәйлим дә чыгам. Өченче елларны бозлавык дип чыкмадым. Кыш буе диярлек. Язга чыктым да, юк, атлап булмый. Кире кердек. Болай икән бу дидем, йөрергә икән.
Сәламәтлеге турында сөйләшкәндә: «Аллаһы Тәгалә тазалык биргән. Юкса, мин күргәннәргә ничек түзмәк кирәк», – дип куйды.
Бүгенге көндә аның ике кызы, тормыш иптәше һәм авыру улы вафат. Кайгыларны күтәрергә намаз ярдәм иткән.
Туклануы белән кызыксынам.
– Күп ашамыйм. Бер чүмеч аш, бер ит кисәге, бер бәрәңге. Икенчесендә ипи белән ашамыйм ашны. Ботка да ашыйм әзрәк, эремчекләр. Җиләкләр туңдырам. Артык тазарганым да юк.
Хәдичә апа бергә яшәгән балаларына, оныкларына ашарга әзерләп тора, «йорт алып бара». Кичен гәҗитләр укый. Күзенә операция ясатканнан соң күзлек кими. Телевизор караштыргалый, театр ярата. 89, 90 яшьтәге апалары белән телефоннан аралашып торалар. Алары да, шөкер, үз аякларында йөри.
«Озак яшәүнең сере нәрсәдә?» дигән сорауга: «Сабырлыкта. Аннары авылда яшәдек – һава яхшы, урман якын. Хәләл ризык ашауда», – дип җавап бирде.
Озак яшәүчеләр турында башка язмаларны моннан укыгыз :
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев