«Бер тамак ялына күпме бала гомере өздем».
Мин үлгәч, өе белән яндыр.
Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» китабы геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез.
Алар төрле үләннәрдән дарулар ясадылар. Вакытында җыеп киптерелгән үләннәр белән дәвалаганда нинди догалар укырга кирәклегенә төшенде. Мәрьям каршысына килеп чыккан җанварлардан да дога укып котылырга өйрәнде. Кышка утын әзерләгәндә, корыган агачлар әзерләп, урман эченә еракка китәргә дә курыкмады. Бер көйгә салынган тормыш сизелми генә уза торды. Тын яткан су өстеннән үзенең куркыныч йөзен күреп, кирегә юл юк дигән нәтиҗәгә килде. Мәрьям барысы белән дә килеште. Көннәр, еллар белән исәпләшмәде, аңа инде барыбер иде. Карчык Мәрьямне күп кәсепкә өйрәтте, әмма кәрткә кагылырга рөхсәт итмәде. Кагылма, гөнаһ, диде. Бик күп еллар бергә яшәделәр, тик бернәрсә дә мәңгелек түгел. Бер көн килеп, карчык урын өстенә ятты. Бик озак үлә алмый интекте.
– Бу җирдән гөнаһларым җибәрми, тегендә бу гөнаһлар белән кертәселәре килми, – диде ул.
– Кемнәр, әби? – диде Мәрьям, ялгыз калудан куркып. Алар инде бер-берсенә күнегеп беткәннәр иде.
– Кичер мине, бала. Мин инде йөздән артык яшим. Күп гөнаһлар кылдым, үлеп кенә котлып булмый. Оҗмах капкаларына барып җитмәсемне беләм, кайнар сумала казанында кайнатачаклар. Бер тамак ялына күпме бала гомере өздем. Азгын хатыннарның гөнаһларын үземә алдым. Күрәм, җиргә тумый калган ул сабыйлар миңа рәнҗиләр. Синең алда да гөнаһым зур. Күптән кайтарып җибәрәсе иде, авылың бит кара урман артында гына. Булса, биш-алты чакрым булыр. Тик мин сине җибәрмәдем, син миңа шушы көнгә кирәк идең. Син китсәң, мине кем җирләр, җир өстендә калып, җанварларга азык булырмын дип курыктым. Калдырма мине, иссез канга батып ятканда мин сине калдырмадым. Мин үлгәч, өе белән яндыр. Эче тулы кара көчләр, җен, пәриләр.
... Кичкә таба Мәрьям ишекне ябып терәде дә, ишек төбендә төн җиткәнне көтеп утыра бирде. Караңгы төшү белән карчыкны тагын кара көчләр газаплый башладылар. Ул, яман тавышлар чыгарып, кычкырды-кычкырды да тынып калды. Мәрьям, өйнең тирә-ягына коры чыбыклар өеп, карчык өйрәткән доганы укый-укый, ут төртте. Карчык белән бер яшьтәге йорт, шырпы тартмасы кебек, дөрләп, янып китте. Мәрьям, калтырана-калтырана белгән догаларын укыды. Таң алдыннан йорт урынында вак күмерләр генә калган иде. Мәрьям, артына карамый, куе кара урманга кереп югалды.
Дәвамы булачак.
Зөлфия Галим әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев