Әдәбият рубрикасы буенча яңалыклар
-
14 май 2022 - 17:51Кайберәүләрнең тере туган балаларын да күмәргә туры килде.Ояттан коткаруын ялынып-ялварып, тәгәреп ятып елыйлар.
-
16 март 2018 - 12:05Кайдадыр син бар...Кызлары мәктәптән яз кояшыдай балкып кайтып керде. Күңел шатлыгы йөзеннән-күзләреннән түгелә иде. Әниләр бәйрәменә багышлап инша язганнар икән. Алинәнең эшен укытучы апасы мактаган, шуңа дәлил булып көндәлегендә "5"ле көлеп утыра. Кызның үз уңыш-шатлыгы белән уртаклашасы, өйдәгеләргә мактанасы килә. Серле елмаеп дәфтәрен әнисенә сузды да, үзе читкәрәк китеп, сиздерми генә аны...
-
27 февраль 2018 - 13:38КАЙДАДЫР СИН БАР...Кызлары мәктәптән яз кояшыдай балкып кайтып керде. Күңел шатлыгы йөзеннән-күзләреннән түгелә иде. Әниләр бәйрәменә багышлап инша язганнар икән. Алинәнең эшен укытучы апасы мактаган, шуңа дәлил булып көндәлегендә "5"ле көлеп утыра. Кызның үз уңыш-шатлыгы белән уртаклашасы, өйдәгеләргә мактанасы килә. Серле елмаеп дәфтәрен әнисенә сузды да, үзе читкәрәк китеп, сиздерми генә аны...
-
26 февраль 2018 - 11:34«Әйтмичә ярамый, кызым» (Хикәя)Көзге төн. Салкынча яңгыр сибәли, йолдызлар каядыр качышып беткәннәр. Ай да ялгыз йөрүдән ямь тапмыйча, болытларга төренеп йокларга яткан. Ай гына түгел, бөтен авыл изрәп йоклый. Төнге тынлыкны бозучы бер генә җан иясе дә күренми. Хәер, болай дип расларга ашыкмыйк әле. Әнә пычрак юлдан арба тартып кемдер бара түгелме соң?...
-
26 февраль 2018 - 05:28Давылларны җиңгән мәхәббәт(Булган хәл) Кадерле кешесен мәңгелеккә югалткан кешенең йөрәгенә башта кырык шырпы кадала, аннары әкренләп утыз тугызы төшеп бетә, ә берсе - гомерлеккә җанда сызларга кала диләр. Фирүзә дә йөрәгенә уелган тирән яра белән ел арты ел уздырды. Ә бит аларның мәхәббәте әкияттәге кебек матур башланган иде. Әтисе каршы төшмәгән булса,...
-
24 февраль 2018 - 18:00Бер чәшке сөт(бер әни тарихы) Сигез айлык кызы кинәт чирләп киткәч, Зәринәгә баласы белән хастаханәдә ятарга туры килде. Гөлчәчәге авырткан эченә кагылдырмый да сабый, базлап елый. Аңа карап әни кешенең үзәге өзелә. Үзе кычкырып еларга әзер. Шулай да, баланы табиб карагач, ул әллә ни куркырлык нәрсә күрмәгәч, анализларын алгач, кызы бераз тынычлангач,...
-
21 февраль 2018 - 07:27Уңышсыз көнАшык-пошык кына күзлек пыяласын сөртеп маташканда, кинәт нәрсәдер «кытырт» итмәсенме! Мин беразга тын калдым. Идән тактасы булдымы, әллә телевизормы?.. Кулъяулыгымны алуым булды, идәнгә вак-вак пыяла кисәкләре коела башлады, гүя бөтен тәнем шуның белән бергә чәлпәрәмә килде… Ай, Аллам… Йә, Хода… Нишләдем мин? Яраткан күзлегемнең сыдырылып беткән пыяласы! Харап булды… Баш...
-
15 февраль 2018 - 12:00Хаталы язылган аптекаФевраль уртасы, урам тын. Салмак кына эре ябалак кар ява. Көн кичкә авышкан чак. Инде караңгы да төшә башлады, урамдагы лампаларны бер-бер артлы кабыздылар. Менә, оныгын җитәкләп, әби бара. Тун якасын җил үтмәсен өчен, күтәреп куйган, шәл уранган. Оныгын да нәкъ үзе кебек итеп киендергән. Алар икәү, авыр атлап баралар....
-
8 февраль 2018 - 10:38Каткан ыштан белән башына бирсәләр, ычкынып китүең дә ихтимал(Авыл хәтирәләре)Күземне йомсам, иң тәмле хатирәләр арасында язгы авыл күренеше калка. Исе, чебеннәре, кош-кортлары һәм башкалары белән күңелне иләсләндерә, рәхәткә чумдыра. Ирексездән балачакка кайтасың… Кемнәрнең мал өендә, кемнәрнеңдер тимер карават астында, мич белән стена арасындагы аралыкта йомырка салып каз утыра. Вакыт-вакыт ысылдап ризасызлык белдерә, янында тыз-быз йөрсәң, балтырыңнан каптырып алырга да...
-
5 февраль 2018 - 12:32Язмыш дисбесе (хикәя)Хикмәт инде: еллар толымы агымсу тизлеге белән сүтелсә дә, күңел дигәнең ашыгуны да, буйсынуны да белергә теләми. Ул балачак һәм яшьлек илендә бөтенләйгә кала, ахрысы. Язмышның әле мәрхәмәтле, әле кырыс кулы ел артыннан ел өсти; шатлыклары, хәсрәтләре, аклы-каралы төймәләр булып, бер муенсага ипләп кенә тезелә бара. Әминә, көлемсери төшеп, шул...
-
1 февраль 2018 - 07:16АРЪЯКТАГЫ ЙОРТАръякта Хәким йортында тормыш көтеп яткан Тәслимә, үз өен-ихатасын карарга чыккач, ишек алдына кермәс борын абзар ягыннан шак-шок килгән тавышларга колак салды. "Ходай рәхмәте! Тагын Мулланур нидер төзәтеп ята..." Ишек йозагын ачып та тормыйча абзарга юнәлде хатын. Чынлап та, алтмыштан узган аксак күршесе Мулланур абзар эчендәге кыйшайган ишекне төзәтеп ята...
-
29 гыйнвар 2018 - 06:49ТәрәзәләрЯз быел соңлап килде. Әле апрель уртасында да бер суык яңгыры сибәләп, бер җепшек кары очкалап торган көннәре булды. Әмма табигать үзенекен итә шул. Ниһаять, чираттагы бер төндә кыйбладан очып килеп җиткән җылы җил авыр соры болытларны туздырып җибәрде. Әгъзам карт, гадәтенчә, иртә торып ишегалдына чыкты да, андагы тормышны сокланып...
-
11 гыйнвар 2018 - 07:39Гали Акышның 100 еллык юбилее14 гыйнвар көне танылган журналист, җамәгать эшлеклесе, бөек йөз татар исемлегенә кергән шәхес Гали Акыш тууына 100 ел тула. Шәhәребездә аның исемен горур йөртүче танылган 84 нче лицей-интернат эшләп килә. Күптән түгел лицейда Гали Акышның 100 яшьлек юбилеена багышланган укучылар өчен республикакүләм фәнни-гәмәли конференция булып узды. Якын киләчәктә бүтән чаралар,...