Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Кризис корты

Бу кризис хәтәр нәрсә булды әле. Эчкә тәмам кара корт салды. Беркөн хатын әйтә: - Илсур, бетәбез бит, янабыз. Бер-бер хәл кылырга кирәк. Саклык банкында 2010 елдан бирле җыелып килгән 100 мең чамасы акча бар. Шуны уйлап котырына инде. - Нишләргә соң? - дим хатынга. - Нишләргә, нишләргә?! Син ир...

Бу кризис хәтәр нәрсә булды әле. Эчкә тәмам кара корт салды. Беркөн хатын әйтә:
- Илсур, бетәбез бит, янабыз. Бер-бер хәл кылырга кирәк.
Саклык банкында 2010 елдан бирле җыелып килгән 100 мең чамасы акча бар. Шуны уйлап котырына инде.
- Нишләргә соң? - дим хатынга.
- Нишләргә, нишләргә?! Син ир кеше бит. Уйлап тап берәр нәрсә. Банктагы акчаны бүген үк алып кайт. Әнә, күрше Мәгыйшә түти тагын бер банк банкрот булган, ди. Барлык акчаларымны җыештырып кайттым, бәладән башаяк, ди.
Шул сәгатендә үк банкка барып, 100 меңемне салдырдым. Эш юк. Күптән түгел генә кыскартылуга эләктем. Кайтып диванга кырын ятып телевизор карый башлаган идем, хатын тагын колак итен ашый башлады.
- Нишләп ятасың син. Янабыз бит, бетәбез. Мөршидә апа әйтә, "рубль" бетәчәк, кәгазьгә әйләнәчәк, ди. Көннән-көн тәңкәнең бәясе төшә икән.
- Нишлим соң?
- Эшлә инде бер-бер нәрсә. Син ир кеше бит.
Бу кризис вакытында ирләрдән дә мескен хәлгә калучы юктыр. Шунда күзем, "Кризиста Фонд базарында ничек акча эшләргә?!" дигән язуга төште. Менә бит! Ир булсам, ир булыйм, ятып калганчы атып калыйк, дип, тоттым да 55 меңгә - "Роснефть ММВБ", калган 45 меңенә "Газпром ММВБ" акцияләре сатып алып кайттым.
Ятам телевизор карап. Хатынның да авызын яптым. Катеровкаларның күтәрелгәннәрен карыйм, дип кенә кычкырам. Озак ятмадым. Беркөн хатын өйгә килеп тә керде, кергән хуттан мине диваннан төртеп тә төшерде.
- Син, ахмак, нишләттең акчаларны? Әле генә бухгалтер Нәкыя белән сөйләштек. Ул син алган акция-макцияләреңнең катеровкасы аска тәгәри, ди бит.
- Нишләргә соң? - дим идәннән торып.
- Уйла, тап, эшлә! Ир бит син. Нәкыя әйтә, кеше умырылып дуллыр ала, ди. Коточкыч тизлек белән дуллыр үсә дә үсә, ди.
Көнендә үк акцияләрне саттым. Унбиш мең акча "тү-тү", янган, кәнишне. Калган җитмеш биш меңе дә янып беткәнче дип, тәңкәләр урынына өйгә "яшел акчалар" төяп кайттым. Менә булды хәзер. Телевизор карасаң да була. Хатын нишләп ятасың, дисә, доллар үскәнен карап ятам, дим. Авызы тагын ябылды.
Бер атна чамасы үттеме, хатынның авызы янә ачылмасынмы!
- Вәт, дивана. Диванга тәмам берегеп беттең. Бер-берегезне аерып та булмый. Әле пучтыда Дания белән сөйләшеп тордык. Ул син алып кайткан дуллырлар тиздән кәгазьгә әйләнәчәк, ди бит. Путин шулай дип әйткән. Бу авыр вакытларны уздырып җибәрергә генә кирәк, дигән.
- Нишлим соң, хатын?
- Хәрәкәтлән, әйдә, тор, тырмала, эзлә, тап! Мужик бит син. Дания әйтә, минем Шаһинурым, ди, тотты да бар акчага алтын сатып алды, ди. Алтын ул - ышанычлы! Алтын ул - көч! - ди. Алтынның бәясе беркайчан да түбән тәгәрәми. Бары күтәрелә генә бара икән.
Хәерчегә җил каршы. Долларны тәңкәләргә алыштырырга барганда, долларның бераз түбән тәгәрәгән вакыты туры килде. Аннары аны сатканда, сатып алгандагыга караганда, бәясе күпкә түбән була икән. Җыенысы кулга алтмыш мең акча тоттырдылар. Корт чаккыры, тагын унбиш мең тәңкә "янган"!
Зәркән кибетенә килеп кергәч, сатучылар белән, барлык сатып алучылар да берьюлы миңа борылып карадылар. "Бу ямаулы кәчтүм кигән хәерче нишләп йөри монда?" - дип уйладылар ахры. "Тишек кәчтүмле" кесәсеннән 70 мең тәңкә чыгарып, бер калын алтын муенса, ике алтын балдак, бер беләзек алгач, күзләре маңгайларына менде. Борынымны өскә чөеп, горур адымнар белән атлап чыгып киттем.
Хатын мин алып кайткан алтыннарны күреп, әздән генә һуштан язмый калды. Шул тиклем алтын күргән кешемени ул?! Кайтып диванга кырын яттым. Аллага шөкер, хатын бүтән борчымас инде. Телевизордан алтынның бер унция кыйммәтен сәгать саен күрсәтеп торалар. Хатын алдында акланырга сәбәп бар.
Ике атна үттеме-юкмы, телевизор караган уңайлы гына халәттә изрәп йоклаган мәлдә, кемнеңдер әче итеп сүгенгән тавышына куркып уянып киттем. Күзне ачып карасам, каршымда кулына уклау тоткан хатын басып тора. Куркудан астым юешләнде дип торам.
- Сине башкача уятып булмас, йокы чүлмәге. Бар, алтыннарны акчага алыштырып кайт. Бүген КамАЗ заводында эшләүче Сания белән сөйләшеп тордым. Булган акчага әйбер алып куюыңнан да яхшысы юк икән. Зуррак әйбер. Сания, әнә, кер юу машинасы, улына компьютер алган, яңа ванна урнаштырганнар. Бар, әйдә, без дә суыткыч белән телевизор алабыз.
- Соң, хатын, суыткыч менә дигән бит әле. Телевизорны да узган ел гына алдык.
- Син телеңә салынма, әйткәнне эшлә. Авылдан ит алып килсәк, сыйдырып бетереп булмый. Комачау итмәс, борчылма. Телевизорын йокы бүлмәсенә куярбыз. Бар, бар! Алыштырып кайт.
Алтыннарымны җыеп, кыйммәтле металл кабул итә торган җиргә киттем. Барысы өчен бергә кулга утыз ике мең сум акча тоттыруга күзем маңгайга менде! Акылымнан язып егылам дип торам. Телевизордан карап бардым югыйсә, алтынның бер унция бәясе сыңар тиенгә дә кимемәде. Дөрес, артмады да инде артуын. Тик ярты хак ничек юкка чыга ала? Нинди хәл соң бу?! Тагын минус кырык мең. Хатын белсә, бәреп үтерәчәк! Утыз мең акча белән күзенә күренмәвең хәерлерәк.
Алпан-тилпән килеп кафега кердем. Бер кат бездән өстә яшәүче күрше Камил үзе генә сыра чөмереп утыра иде. Моңа алтынга бәйле хәлне аңлатып бирдем.
- Әй! Юләр син, Илсур, юләр, - ди ул миңа. - Муенса, беләзекләрне алганда син зәркәнчеләр хезмәте өчен дә түләдең бит. Ә кире тапшырганда синнән "лом" буларак алалар.
- Нинди лом тагын?
- Тимер-томыр тапшырганың бармы?
- Бар.
- Вәт, менә монысы алтын-томыр була инде.
Минем ачу чыкты. Кызган хуттан кафеның бер почмагында эчемлекләр саклый торган суыткычны тибеп ваттым. Полиция килеп җитте. Аларга биш мең сум штраф түләдем дә, суыткычны төзәтер өчен 15 мең алып калдылар. Калган ун меңне без Камил белән эчеп бетердек.
Кафеда өч көн өйгә кайтмыйча кунып яттым. Хатын килеп алмаган булса, кешелектән чыгачак идем. Ике ай мине эт урынына типкәләп йөртте. Бер ай җикерде, бер атна ашатмады. Ике айдан тынычланды тагын үзе. Өйдән чыгып качар хәлгә җитеп килә идем инде алайса. Хатын тынгач, мин дә тынычландым. Эчне кимереп торган теге корт та әллә кая юкка чыкты.
Дөньяда кризис. Ә безнең җаныбыз тыныч. Чөнки яна торган акчаларыбыз инде юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X