Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Ризаэтдин Фәхретдин укулары булды

27 гыйнвар Чаллыда Татарстанның татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, музей җитәкчеләре, тәрбия эшләре өчен җаваплы мәктәп мөдирләре катнашында Риза Фәхретдин укулары узды. Чарада милли мәгарифнең бүренге хәле турында җитди сөйләшү булды. Соңгы берничә елда Чаллыда узган татар җыен-җыелышларында совет чоры исләре һәм хисләре өстенлек ала башлаган иде. Ниһаять, калада...

27 гыйнвар Чаллыда Татарстанның татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, музей җитәкчеләре, тәрбия эшләре өчен җаваплы мәктәп мөдирләре катнашында Риза Фәхретдин укулары узды. Чарада милли мәгарифнең бүренге хәле турында җитди сөйләшү булды.

Соңгы берничә елда Чаллыда узган татар җыен-җыелышларында совет чоры исләре һәм хисләре өстенлек ала башлаган иде. Ниһаять, калада беренче тапкыр Ризаэтдин Фәхретдин укулары узды һәм биредә милли мәгарифнең торышы ни дәрәҗәдә булуын чамаларлык фикерләр дә әйтелде.

Чара шәһәрнең 52нче санлы мәктәбендә үткәрелде. Килгән кунакларны күргәзмәләр, "Моңлы курай" балалар ансамбле татар көйләрен уйнап каршы алды. Тантана башында мәктәп укучылары Ризаэтдин Фәхретдиннең "Әсма яки гамәл вә җәза" (1903) әсәреннән өзек күрсәтте.

Татарстанның барлык төбәкләреннән җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп мөдирләре әлеге чара барышында берничәгә бүленеп мастер классларда булды. Биредә белем бирү ысуллары, Ризаэтдин Фәхретдин иҗаты буенча фикер алышулар булды.

Аннан мәктәп залында чыгышлар оештырылды. Беренче чыгышны Чаллы каласының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Нәркиз Кашапов ясады. Ул Чаллыда милли белем бирүнең торышы хакында бәян итте. Нәркиз әфәнде сүзләренчә, Чаллыда татар мәктәпләре, лицей һәм гимназияләр саны унбер икән. Аларда 2644 укучы белем ала. Балалар бакчаларында 53% балага ана телендә тәрбия бирелә. Гәрчә моңарчы активистлар Чаллыда гына түгел, бар Татарстанда бер генә чын татар мәктәбе дә калмавы хакында белдереп килә иде. Әлеге вазгыятькә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов үзенең чыгышында беркадәр ачыклык кертте.

"Татар мәгарифе, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ана телебездә тәрбияләү торышы даими тәнкыйтьләнә. Татар мәктәбе, татар балалар бакчасы дигән исемнәр бар. Ләкин исемнәре җисемгә туры килми, диләр. Шуңа җәмәгатьчелек белән булган очрашуларда үз сүзләребезне җиткерәсе килә", дип башлады ул сүзен.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында милли юнәлештә адымнар ясасак, авыр сүзләр әйтмәсләрме, дигән курку булырга тиеш түгел. Башны югарырак күтәреп эшләргә кирәк

Алга таба ул башкарылган эшләрне барлап, аерым алганда 2030 елга кадәр Татарстанда милли мәгариф концепциясе дип аталган "сәяси документ" мисалын китерде. Ләкин "әгәр дә урыннарда эш тиешле дәрәҗәдә куелмаса, милли мәктәп чын мәгариф учагын күтәрүдә эшләмәсә, бернинди декларатив документлар үзгәрешләр кертә алмаячак", диде министр урынбасары һәм урыннардагы мәгариф хезмәткәрләрен кыюрак булырга, башны югарырак күтәреп эшләргә өндәде.

"Министр Энгел Фәттахов милли мәгарифкә бик хәерхаһлы, дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау гаять зур. Әгәр мәктәпләрдә, балалар бакчаларында милли юнәлештә адымнар ясасак, авыр сүзләр әйтмәсләрме дигән курку хисләре булырга тиеш түгел. Башны югарырак күтәреп эшләргә кирәк", диде ул .

"Кызганычка, балалар бакчаларындагы төркемнәребез татар төркемнәре дип ачыла да, урысча тәрбия бирүгә күчә. Без кечкенәдән үк балаларыбызга ана телен сеңдереп калмасак, мәктәп яшендә эшләү авыр булачак. Мәктәпләрдә дә ата-аналар таләбе, БДИ дигән булып, беренче сыйныфтан ук урысча укыта башлыйлар. Ул имтихан бит әле 11нче сыйныфта гына. Әйтерсең лә безнең бала ун ел буе урысча укыса гына кеше була. Бу бит үз-үзеңне алдау. Үз телеңә карата мәгънәсезлек булып торадыр. Татарча укыса, минем балам БДИны бирә алмый диючеләр бар. Тупасрак әйтәмдер, ләкин баш эшләмәгәнне телгә сылтарга ярамый. Республикада инглиз, татар телләрендә укып та БДИны рәхәтләндереп биргән балалар күп. Урысча гына укысак, яхшы булачак дигәнне гомумән аңламыйм. Татарстан укучылары урысчаны да яхшы белә. 2009 елдан бирле урыс теле имтиханы буенча Русия төбәкләренең уртача күрсәткеченнән югарырак урында барабыз. Бала мәктәптән зыялы шәхес булып чыгарга тиеш. Аны кечкенәдән үк ана телендә тәрбияләү һәм укыту зарур", диде диде Илдар Мөхәммәтов һәм укытучыларга, мәктәп мөдирләренә мөрәҗәгать итеп, милли белем бирүне 90нчы еллардагы кебек җанландырып, яңартып җибәрергә чакырды.

Әлеге чыгышны укытучылар көчле алкышлар белән кабул итте.

Ризаэтдин Фәхретдин укуларына багышланган чарада милли мәгариф, ана теле торышына кагылышлы тагын бер чыгыш булды һәм анысын да кул чабып, рәхмәт әйтеп кабул иттеләр. Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов чыгышы булды "Сез - яшь балага беренче аң-белем бирүчеләр. Сез гадәти укытучы гына түгел, сез сәяси-иҗтимагый тормышны әйдәп баручылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына нинди генә рәвешләрдә, кем генә булырга туры килми. Сезнең хезмәтне акчалатага күчерсәң һәм 3-4 тапкыр арттырсаң да артык булмас иде.

Безне сабырлыккка өйрәттеләр. Сабырлык әйбәт. Ләкин заманасы шундый. Әгәр телебез бетеп бара икән, милләтебезгә шундый инкыйраз яный икән, сабыр итүдән ни файда? Шуннан чыгып, безгә мәгарифебездә ниндидер хәрәкәт итү юлларын эзләргә, табарга һәм таләп итәргә кирәк. Ата-аналарга да аңлату зарур. Сорамаган балага ими бирмиләр", диде Хатыйп әфәнде һәм Чаллыдагы иҗтимагый-сәяси тормышка да беркадәр тәнкыйть сүзләрен җиткерде.

"Милли юнәлештә Чаллы алдынгы иде. Бу эшләрдә Чаллы аеруча җаваплы шәһәр. Ләкин инде милли рух, эшләре сүнеп бара. Соңгы елларда биредә зурлап башкарылган, горурланырлык гамәлләрне күрмәдем һәм ишетмәдем. КамАЗ дип кенә булмый. Иҗтимагый һәм милли яшәеш, алга барыш турында да уйланырга вакыт. Бу үзгә шәһәр. Чаллыда зур нәрсәләр хәл ителде, кызганыч, монда инде фәнни-мәдәни яктан үсеш күзәтелми", дип белдерде галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев