Шагыйрь иҗаты онытылмый
Шамил Шәйдуллин исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул эчке эшләр идарәсендә эшләп, иҗатка гашыйк булган бердәнбер язучы. Шамил абый детективлар да, лирик әсәрләр дә язды. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә узган очрашуларда актив катнашып, фикерле чыгышлар ясады, аларны үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре белән бизәде. Кызганычка каршы, үзенең дистәгә якын кулъязмасын калдырып, вакытсыз арабыздан...
Шамил Шәйдуллин исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул эчке эшләр идарәсендә эшләп, иҗатка гашыйк булган бердәнбер язучы.
Шамил абый детективлар да, лирик әсәрләр дә язды. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә узган очрашуларда актив катнашып, фикерле чыгышлар ясады, аларны үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре белән бизәде. Кызганычка каршы, үзенең дистәгә якын кулъязмасын калдырып, вакытсыз арабыздан китте.
Шунысы куанычлы, аның иҗатын укучыларга җиткерү юнәлешендә китапханәче Роза Хәмидуллина, язучының хатыны Фиалка Шәйдуллина һәм шәһәрдәшебез, язучыларның дусты Фәния Хәммәтова кебек фидакарь затлар күп эш башкара. Күптән түгел аларның тырышлыгы белән "Намус сагында. На страже чести" дип исемләнгән китап дөнья күрде. Ул алты бүлектән тора. "Язучыны тормыш һәм иҗат юлы" дип исемләнгән бүлектә китапханәче Роза Хәмидуллина, шәһәрдәшебез Фәния Хәммәтова һәм мәрхүм язучының апасы Миңсылу Шәйдуллина-Вәлиева язмалары урын алган. Авторлар Шамил Шәйдуллинның тормышы һәм иҗаты турында тәфсилләп язганнар.
Икенче бүлеккә Шамил Шәйдуллинның "Тукайга", "Күз карашың, әнкәй", "Вена өстәле", "Соңгы сулыш" кебек тирән эчтәлекле әсәрләре тупланган.
"Әдип китте. Кулъязмалар калды өстәлдә..." дип исемләнгән бүлекләрдә язучының моңарчы беркайда да басылмаган, татар һәм рус телләрендә язылган әсәрләре белән танышырга мөмкин.
"Әдәби тәнкыйть" бүлегендә Тәлгать Галиуллин, Мансур Сафин, Фаяз Дунай, Ризван Хәмид, Рахмай Хисмәтуллин кебек күренекле язучылар Шамил Шәйдуллин әсәрләренә бәя бирәләр. "Күктән төшкән бәхет", "Тынгысыз төндә", "Дага", "Таң атканда" язмалары да тормыштан алынган эчтәлекләре белән күңелдә кала", - ди СССР язучылар берлеге әгъзасы, тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин.
Китапта язучылар һәм журналистларның Шамил Шәйдуллин турындагы хатирәләренә, газетада басылып чыккан язмаларга, әңгәмәләргә һәм радио-телетапшыруларның язмаларына да киң урын бирелгән.
Язучының тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен ачкан әлеге китап киң катлам укучыларга адресланган.
Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев