Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Тәрәзәләр

Яз быел соңлап килде. Әле апрель уртасында да бер суык яңгыры сибәләп, бер җепшек кары очкалап торган көннәре булды. Әмма табигать үзенекен итә шул. Ниһаять, чираттагы бер төндә кыйбладан очып килеп җиткән җылы җил авыр соры болытларны туздырып җибәрде. Әгъзам карт, гадәтенчә, иртә торып ишегалдына чыкты да, андагы тормышны сок­ланып...

ТәрәзәләрЯз быел соңлап килде. Әле апрель уртасында да бер суык яңгыры сибәләп, бер җепшек кары очкалап торган көннәре булды. Әмма табигать үзенекен итә шул. Ниһаять, чираттагы бер төндә кыйбладан очып килеп җиткән җылы җил авыр соры болытларны туздырып җибәрде. Әгъзам карт, гадәтенчә, иртә торып ишегалдына чыкты да, андагы тормышны сок­ланып күзәтеп торды. Әйтерсең, яз гүзәллеген гомеренең сиксән тугыз елы буена күзәтмәгән, беренче тапкыр күрә. Сарай түбәсендә пар күгәрчен гөрләшә. Карт алмагач ботагында сыерчык таңның матурлыгына дан җырлый. Бакча сукмагында чыпчыклар черкелдәшә-черкелдәшә җим чүпли. Сукмак читендә ачылырга куркып озак утырган тузганаклар, ниһаять, йөзләрен ачкан, кечкенә кояшчык­лар булып җемелдәп, олы кояш елмаюына кушыла. Бәбкә үләне калкып килә.
Әгъзам карт карашы белән йорт-курасын барлап алды. Өе инде искереп килә. Сугыштан кайтып, өйләнеп, менә шушы төзелеп яткан шәһәргә килеп урнашканнар иде алар. Фатирлы булу әле дә җиңел түгел, ул чакта бигрәк тә авыр иде. Кечкенә шәһәрчекнең читендә тырышып-тырмашып шушы йорт­ны сатып алдылар. Заманы өчен зур да, матур да, якты да. Хәзер инде йортлары шәһәрнең уртасында дип әйтерлек торып калды. Кияүләре Максим әйтмешли, самый престижный урында.
Кайсыдыр акыллысы кеше гомерен бер ишектән керү, икенче ишектән чыгу белән чагыштырган. Моңа каршы ни әйтәсең? Тормыш ыгы-зыгысында кайнап, гомерләре үтеп баруын сизмәгәннәр дә. Уллары, әти-әни күңелендә мәңге уңалмас яра калдырып, Әфган тау­ларында һәлак булды. Ярый әле Гөлсинә кызы белән Максим кияве шушы шәһәрдә яши, сирәгрәк булса да әти-әни хәлен белгәләп торалар.
Ә инде өенә килсәк, карт үзенең картаюын, сызлануларын бик санга сукмаган кебек, аңа да искерергә, тузарга ирек бирми. Былтыр түбәсен алыштырткан иде. Мүкләнеп, яшел­ләнеп беткән шиферын куптарып алып, профиль атлы зәңгәр калай япкач, өй калкынкырап, яшәреп киткәндәй булды. Әнә бит, яшен санга сукмый буянып-төзәнеп йөргән кайсыбер шәһәр карчыкларыдай, ничегрәк кукраеп утыра. Тәрәзәләре генә бераз ямен җибәргәндәй. Рамнары күп катлы буяудан бүртенгән, ачуы кыен, ачсаң ябармын димә, пыялалары күксел төскә кереп тоныкланган. Туктале! Нишләп соң шуларны алыштырып ташламаска? Хәзер бит дөнья үзгәрде, изаланасы түгел, остаханәсенә заказ бирдең, акчасын түләдең, китерәләр дә куялар. Гадине түгел, пластиктан эшләнгән евротәрәзәне. Әгъзам карт белән Мөслимә карчык кемнән ким? Акчасы бар, ай саен китереп торалар. Әле кызы белән киявенә биргәннән тыш та хәтсезе җыелып кала бара. Бер тәрәзәсе ун меңгә төшә, диләрме? Алты тәрәзә - алт­мыш мең, ике айлык пенсиясе…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев