Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Ут Әхмәргә килеп капкач, ул акыра башлады

Аңа бөтенләе белән ут капкан иде

Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» китабы геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез.

 

– Беренче мәхәббәтеңне бер яртыга сатып эчтең инде алайса, – диде Мәрьям бар җан ачуы белән, – ничек җир йотмый сине? – Менә кайда ул күмелгән сер. Мәрьям, җирәнеп, озак кына Әхмәргә карап торды. Бер литр аракыга ничә кеше гомере сатылган. – Мәрьямне очратсаң, хәзер ни дияр идең? Менә синең аркада бөтен бер гаилә – ата-анасы, баласы белән Мәрьям кырылып беткән, син шуны аңлыйсыңмы? – диде Мәрьям, йодрыкларын төйнәп.

– Юк, юк. Мин түгел, мин аның аракысын алмадым да, эчмәдем дә. Эчмәс тә идем. Мин үз-үземне күрә алмыйм, мәңгелек ярам ул минем.

– Әрмән калдыгы дигән сүзне син тараткансың булып чыга бит, аның турында син генә белгәнсең.

– Әйе, анысына мин гаепле. Мәрьям болай да тыныч иде, ә унынчыга килгәч бөтенләй йомылды. Минем аңа ачуым килә иде. Ник карышмады? Мин дә гаепле, ник шунда әрмән малаена каен түтәсе белән бәреп, башын ярмадым. Яклый алсам да, якламыдым. Аны да, үземне дә күрә алмадым. – Әхмәр калган ярты шешәне беткәнче бугазыннан гына эчте дә, утырган җиреннән авып, йоклап та китте. Йокы аралаш, мин гаепле, әйе, гаепле, дип мыгырданды.

Ишеткәннәре Мәрьямне кыргый җанвар хәленә китерде. Үч алу теләге аның бар сабырлыгын, кешелеклелеген әллә кая алып атты. Ул, өйгә кереп, каты гына итеп мичне ягып җибәрде, исерек Әхмәрне өстерәп, мич кырыена идәнгә кертеп салды да барлы-юклыгы байлыгы арасыннан күптән түгел кызы бүләк иткән бумази күлмәкне эзләп алды. Аннан да кадерлерәк бернәрсәсе дә юк иде. Кинәт башына килгән уйның ахыры ни белән бетәчәген уйлап торырга бу минутларда аның вакыты да, теләге дә юк иде. Гөнаһлардан яндырып кына котылып була, дип, тыштан ишекне терәтеп куйды. Ут Әхмәргә килеп капкач, ул акыра башлады. Мәрьям ишетмәс өчен ераккарак, яр буена барып утырды да ике кулы белән колакларын каплады. Бераздан тәрәзә пыялалары шылтырап коелды. Әхмәр бар көченә кычкыра-кычкыра тәрәздән әйләнеп төште. Аңа бөтенләе белән ут капкан иде. Мәрьям аның кыргый тавышлар белән акырып, җирдә тәгәрәгәнен бераз карап торды да йөрәге түзмичә, күлдән алып килеп, өстенә бер чиләк су сипте. Яшә минем кебек чиләнеп, диде. Ярты гасыр утырып кипкән йорт ярты сәгать эчендә янды да бетте. Мәрьям беркаен кисәвен утта кыздырып, су буенда ах-ух килеп аунаган Әхмәрнең битенә китереп басты.

– Син дә Мәрьям кебек булып йөр әле, – диде һәм, өстерәп, камышлар арасына кертеп ташлады. Иртәнге тынлыкта буа өстенә кеше ыңгырашканы, ачы төтен исе таралды.

 

Дәвамы булачак.

 

Зөлфия Галим әзерләде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият яңа китап