Яшьлегем төсе – Чаллы
Ул бөек төзелешләр чорының шигъри алиһәсе, аның ялкынлы әсәрләре КАМАЗ заводларына нигез салучыларны да, Түбән Кама ГЭСын төзүчеләрне дә рухландырды. Безгә бүген үзе төзегән шәһәрен, гомеренең иң матур чоры, яшьлеге төсенә тиңләп шигъри юллар белән Сәлимә Шәрипова дәшә: Татлы уйлар уйлап кына Таңнардан да уяу чагы, Каршылыйм әле таңны. Яшьлегем...
Ул бөек төзелешләр чорының шигъри алиһәсе, аның ялкынлы әсәрләре КАМАЗ заводларына нигез салучыларны да, Түбән Кама ГЭСын төзүчеләрне дә рухландырды. Безгә бүген үзе төзегән шәһәрен, гомеренең иң матур чоры, яшьлеге төсенә тиңләп шигъри юллар белән Сәлимә Шәрипова дәшә:
Татлы уйлар уйлап кына Таңнардан да уяу чагы,
Каршылыйм әле таңны. Яшьлегем төсе - Чаллы.
Сәлимә Сафиулла кызы Шәрипова 1940 елның 7 гыйнварында Тукай районы Ташкичү авылында туа. 1967 елдан Казахстанда, Чимкент шәһәрендә яши, ә 1969 елны Чаллыга кайта. КамГЭСның бетон заводына эшкә урнаша. КАМАЗ төзелеше башлангач, цемент заводына цемент бушатырга керә. Өч сменалы, авыр хезмәттә эшли. Бу оешмадан чыгып, азык-төлек комбинатына урнаша. Соңгы эш урыны - санэпидемстанция. Шуннан лаеклы ялга чыга.
Балачагы сугыш елларына туры килүгә карамастан, киләчәккә якты өметләр баглап яши. Ташкичү авылында, сөргенгә сөрелгән мулладан калган, яртылаш җиргә сеңгән ярым-җимерек йортның бер почмагын бүлеп, китапханә кебек нәрсә оештыралар. Авыл яшьләре көнозын басу-кырда, фермада эшләп арганнан соң шунда ашкына. Һәркем алданрак барырга, санаулы гына булган китапны эләктереп калырга тырыша. Кулдан-кулга йөреп таушалып, ертылып беткән китапларны бәрәңге измәсеннән клей ясап, ремонтлап укыйлар да, китапханәгә кире тапшыралар. Шул елларда шигырь язып карау теләге уяна анда. Батыраеп китеп, "Коммунизм байрагы" газетасына беренче шигырьләрен җибәрә. Озак та көттерми, газетаның баш мөхәррире Хәнәфи Маннаповтан уңай җавап килә. Ул шигырьнең кайбер юллары әле дә күңелендә яши:
...Шофёр егет коштай очып,
Ашлык ташый басудан.
Тузан калдырып кала җил,
Узалмаган ачудан.
Ул шулай үзенең әдәби дөньяга кереп киткәнен сизми дә кала. Түгәрәккә төрле төбәкләрдән, салкын кышларга, яңгырына карамый, каләм тибрәтүче егет-кызлар йөри. "Шау-гөр килеп шигырь укып, әңгәмә корганда, без җыелган иске салкын бина да зур, якты, җылы булып тоела башлый иде", - дип искә ала Сәлимә апа.
Ул елларда "Ләйсән" әдәби берләшмәсе әгъзалары язучылар бүлекчәсе белән гел аралашып яши. Шәһәрдә үткәрелгән төрле чараларда, авылларда үткән әдәби-музыкаль кичәләрдә язучылар белән бергә "Ләйсән"леләр дә чыгыш ясый. Сәлимә апа республика, шәһәр матбугатында үткән бәйгеләрдә катнашып, диплом, мактау кәгазьләренә лаек була.
Шигъри күңелле кыз, күңелендә туган хисләрен тезмә юлларга сала. "Җиде юл үзәне" (1975), "Кызлар җыры" (1977), "Яшьлегем - Чаллы" (1979) күмәк җыентыкларында аның бәйләм-бәйләм шигырьләре басылып чыга. Ләкин иҗат әсәрләрен бергә туплап китап итеп чыгару аңа насыйп булмый. Бу хакта Илдар Юзеев, Энҗе Мөэминова, Саҗидә Сөләйманова да үзләренең хәер-фатыйхаларын да биргән булалар. Сәлимә апа бүген дә Саҗидә апа Сөләйманованың хатларын гаилә архивында саклый. Анда мондый юллар бар: "... Саумы, Сәлимәкәй! "Казан утлары"ның 3нче санына Чаллы шагыйрәләренең шигырьләре кергән, биш авторның. Синең дә шигырең бар. Сәлимәнең шигырьләре бик тормышчан, шулай язып торсын, дигән Рәдиф. Акрынлап җыентык әзерлә. Тәнкыйтьләсеннәр, усалрак әйтсеннәр, хәтта гаделсез әйтсеннәр, барыбер уйланырга урын кала. Ниндие язылса, шундыен яз. Язылганда яз гына... 15 декабрь, 1977 ел". Саҗидә Сөләйманова белән гомеренең соңгы көненә кадәр аралашып яшиләр.
Иҗади дустының теләген искә алып яза Сәлимә. Ул кайнар хисләр, уй-тойгылар шагыйрәсе. Нигәдер аның иҗаты Чаллы язучылар оешмасы әгъзалары тарафыннан тиешенчә бәяләнмәде. Ә бит Сәлимә Шәрипованың лирикасы Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова, Энҗе Мөэминова кебек танылган шагыйрәләрнекеннән ким түгел. Сәлимә апаны Язучылар берлегенә күптән алырга кирәк иде. Ул үзе дә моңа омтылмады, тыйнак кына иҗат итте.
Бүгенге көндә Сәлимә апаның җитезлеге, тизлегенә сокланасың, аның җор күңеллелеге безне уйланырга этәрә. Туган көне, юбилее уңаеннан Сәлимә апаны олуг бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәт булып, бик күпләребезне сокландырып озын-озак гомер итегез.
Сәлимә апа Шәрипованың шул еллар шаһиты булып, ядкәр итеп калырлык шигырьләрен укучыларга да тәкъдим итәбез.
Роза Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев