Ул балачак һәм яшьлек илендә бөтенләйгә кала, ахрысы. Язмышның әле мәрхәмәтле, әле кырыс кулы ел артыннан ел өсти; шатлыклары, хәсрәтләре, аклы-каралы төймәләр булып, бер муенсага ипләп кенә тезелә бара. Әминә, көлемсери төшеп, шул муенсаны күз алдына китереп куйды. Төймәләре чәчелеп китсә, ап-акларын гына җыеп, җепләргә кире тезәр идең дә…

Менә бу ак төймә - татлы төштәй балачак хатирәсе. Зәй ягының Бояр урманнары, хуш искә күмелеп утырган чиялекләре, алмалыклары, ак күңелле кешеләр яшәгән Кадер авылы. Бәдртдин агай белән Мөнәззаһа апаның итагатьле, тату гаиләсе. Уллары Рафис һәм Фәрит тупырдап үсеп килгәндә «пәйда булган» Әминәләре. Ике малайдан соң кыз бала тууга ышанып бетә алмаган әти кешенең: «Әйбәтләбрәк кара әле, чыннан да кыз микән соң?» дип самими сөенүләре…
Татлы төшләр никтер көтмәгәндә өзелә шул. Гаилә тәмам түгәрәкләнеп, Рәзиләләрен дә алып кайтып, бербөтен булып яшәгәндә, кырык дүрт яшен генә тутырган Бәдртдин абый фани дөньядан китеп бара. Ул - 1939 елда армиягә алынып, диңгез флотында хезмәт итеп, 1947 елда гына авылга әйләнеп кайткан кеше. Тыныч тормыш рәхәтен озаклап татырга насыйп булмый үзенә, яман авыру бик иртә гомерен өзә.
Бусы - язмыш дисбесендәге беренче кара төймә. Ул чагында ун яшьлек булган Әминә бүген инде үзе әни, алай гына да түгел, дәү әни. Тик ничәмә-ничә еллар үтсә дә, әтисенең сабырлыгы, якты йөзе, кайгыртучанлыгы бүгенгедәй күз алдында. Бәдртдин абый да, Мөнәззаһа апа да укытучы булып эшләде, бер-берсенә, балаларга авыр сүз әйткәннәре булмады. Дүрт бала белән сыңар канат калган әнисе ничекләр түзгәндер - Әминә аның сыкранганын, зарланганын беркайчан да ишетмәде. Үзләре дә «эх, әтиебез исән булса, без болай яшәмәс идек» дип уфтанмады - тормыш йөген җигелеп тарткан әниләре җил-яңгыр тигермәде.
Аларның гаиләсе авылда бик күпләргә үрнәк иде. Физика кебек төгәл фәннәр укыткан Бәдртдин абыйның кулыннан гөл коела, шуңа күрә хезмәт дәресләре дә аныкы. Күз явын алырлык итеп өстәлләр, урындыклар ясау дисеңме… Шулай булмыйча, Гомәрнекеләр диләр бит алар нәселен - авылда йөзек кашыдай йорт җиткергән булдыклы, эшчән Гомәр улы лабаса. Йомшак күңелле, шул ук вакытта таләпчән дә әти була белде Бәдртдин. Әйтәсе килгәнен кычкырмыйча, күз карашы белән генә аңлата ала иде. Балалар да аның «минем улым», «минем кызым» диюен акларга тырышты, кече күңелле, мәрхәмәтле булып үстеләр.
Мөнәззаһа апа гомер буе татар теле һәм әдәбияты укытты, бәйрәмнәрдә доклад укулар да аның өстендә иде. Берәр дәфтәр докладны яттан сөйләп чыккан чаклары да күп булды. Дәресенә беркайчан да әзерлексез кермәде, ире еш кына, уенын-чынын кушып: «Нинди бетмәгән мәхәббәт китабы укып утыру инде?» - дип шаярта торган иде…
Ә менә бу ак төймә - яшьлек иленә аяк баскан чак. Күңелнең, хыял болытларына утырып, күкләрне иңләгән, дәрьяларны кичкән мәле. Мәктәптә яхшы укыган, смотр концертларында катнашып, җырлап, һинд кызлары булып биеп йөргән Әминәне әти-әнисе юлын сайлар дип уйлаучылар да булгандыр. Ә ул тотты да Түбән Камага - медицина училищесына китеп барды. Авылда фельдшер булып эшләгән икетуган Земфира апасы янында тикмәгә генә еш кунак булмады шул кыз, кечкенәдән шушы һөнәргә гыйшкы төшкән иде. Апасының ап-ак халаттан утыруы, һәрчак кемгәдер ярдәм итүе, кешеләрнең рәхмәт сүзе Әминәне тәмам әсир итте, үзе дә шәфкать туташы булам, дип, анык ниятләде. Училищеда укыганда, практик дәресләрдә куркып калган, котлары очкан кызлар да бар иде, апасы янында әзме-күпме чирканчык алган Әминә исә беркайчан да сер бирмәде, сынатмады. Уку бетерүгә, Тукай район больницасына күз табибы кабинетына эшкә билгеләделәр үзен. Менә шул көннән утыз алты ел үткән диген… Шушы эш урынын беркайчан алыштырмыйча, хезмәт кенәгәсенә башка язу өстәмичә, дан-дәүләт дәгъваламыйча эшләнгән дә эшләнгән. Элек бит, монысы минем эш түгел, монысына түләнми, дип торулар юк иде: табиб булмаганда авыру кабул итү дә, авылларга китеп, сыер савучыларның, механизаторларның саулыгын тикшерү, чыгып йөри алмаганнарны өйләренә барып карау да намус эше саналды. Кешеләрнең ихлас рәхмәте эш авырлыгын оныттыргандыр инде. Тукай районы халкы өчен Әминә гади шәфкать туташы гына булмады. Җылы сүзе, ачык йөзе тартып торамы, олысы-кечесе ярдәм сорап аның янына килергә тырыша. Әминә әйткән икән - бу диагноз кире каккысыз дигән сүз. «Анда син булмасаң, бер кеше дә юк кебек», диючеләр дә очрый. Янына өйгә килгәндәй киләләр, кайберләре бөтенләй туган урынына күрә үзен. Элегрәк, иске бинада эшләгәндә, Мөнәззаһа апа да, кызының хәлен белергә дип, янына сугыла иде. Әминә исә, бераз гына көтеп торырга кушып, авырулар кабул итә. Әнисе: «Сиңа килгән кешенең бетәсе юк, бер көн утырам бит инде», дип көлә иде…
Язмыш аны шушында Нурхәмите белән таныштырды - көтеп алган яры белән кавыштырды. Яшь, гөл кебек чибәр Әминәгә карап аһ иткәннәр күп булгандыр - әмма кыз укыганда да, тулай торакта яшәгәндә дә егетләр мәсьәләсенә бик таләпчән карады. Хәер, күңел ачып йөрергә вакыты бар идеме? Шимбә, ял көннәре җитсә, тизрәк авылга - әнисе янына ашыгыр иде, кайтмый калган атнасы булмагандыр. Тукай больницасына интернатурага килгән Буа егете Нурхәмиткә дә бер күрүдә гашыйк булдым, димәс иде. Сүз дә юк, бик акыллы, төпле егет, искиткеч эрудицияле, әдәбиятны, сәнгатьне ярата. Бервакыт «Чулпан» кинотеатрына культпоход оештырганнар иде, кызлар билетны икесенә махсус янәшә алганнар. Ул мәлдә сөйләшүләре кино тирәсеннән ерак китмәгәндер. Егетне ике елга армиягә алгач та, арада йөргән хатлар күбрәк эш, яшәеш турында гына булды бугай… Нурхәмит Әминәнең мәхәббәтен сабырлыгы белән яуладымы? Әллә дәваланырга килгән Мөнәззаһа апаның, табиб Нурхәмитне күреп, бик ошатуы, кызына насыйп яр дип сөенүе үзенекен иттеме? Ничек кенә булмасын, гаилә учагы сыналган мәхәббәттән кабынды. Бер-бер артлы кызлары Аида, Алиса тугач, дөньяның бар чите дә түгәрәкләнде кебек. Иренең гаилә һәм бала җанлы булуын аңлаган иде инде Әминә, берничә ел яшәгәч, Нурхәмитенең менә дигән гармунчы икәнен дә белеп алды. Әле дә хәтерендә: ниндидер юбилейга барганнар иде. Гармунчы дигәннәренең осталыгы чамалы булгандыр, күрәсең, кайтып килгәндә Нурхәмит: «Мин аннан остарак уйныйм», дип әйтеп куймасынмы?! Аның гармун уйный белүеннән бихәбәр Әминә аптыраудан берара телсез калгандай булды, «Ничек инде?» дип кенә сорый алды. Икенче көнне үк Нурхәмитне җилтерәтеп кибеткә алып китте ул. Бергәләп гармун сайлаганда, ире сүз аралаш кына балачакта ук шуңа кызыгуын, тик әтисенең баян урынына чалбар алып кайтуын, шуннан соң күңеле төшүен сөйләп алды.
Әй ул гармунның өй түрен әле моңга, әле дәрткә күмеп яңгыраулары! Нурхәмит «Сарман»ны, «Бир кулыңны, гүзәлем»не, «Балан»ны сыздырып җибәрер иде, Әминәсе аңа кушылып җыр сузар иде:

Авыр чаклар бик күп була,
Түзәргә кирәк, балам…

Түзми нишлисең? Урамда җитәкләшеп барган җирдән өрлектәй ир хатынының кулларына сыгылып төшсен әле. Инфаркт, диделәр… Үзе белән бергә тормышның ярты ямен алып китте Нурхәмит. Язмыш дисбесе югалтулардан гына тора диярсең. Югыйсә, җитәрлек булды кебек: әтисе, юл һәлакәтендә фаҗигале төстә үлгән Фәрит абыйсы, инфаркт дигән зәхмәткә бирешкән Рафис абыйсы.
Саҗидә җиңгәсе шалтыратып, «Рафис үлде» дип хәбәр иткәндә, Әминә бу сүзләрне аңламыйча, аңларга теләмичә тинтерәде. Иң авыры, йөрәкне иң әрнеткәне - бу кара хәбәрне әниләренә ни рәвешле җиткерергә? Әле Фәрит абыйларының хәсрәтеннән дә айнып беткәннәре юк лабаса.
Әнисе Мөнәззаһаның да йөрәге ничекләр түзгәндер? Биш вакыт намазында сораган сабырлыклар гына булышкандыр үзенә. Ярый әле Әминәсе дә, Рәзиләсе дә туган җанлы: тол калган җиңгәләрен, абыйларының балаларын читкә какмадылар, бер йодрык булып, ярдәмләшеп яшәделәр. Ходай Тәгалә яраткан кешесен авырлыклар белән сынармын, дигән. Шулай да бу кадәр югалтуларны күтәрер өчен йөрәкнең таштан яки тимердән яралуы кирәктер шул… Тормыш терәге булган ирең, күз карасы кебек багып үстергән ике улың, улларыңнан ким күрмәгән киявең бер-бер артлы мәңгелеккә ташлап китсен әле. Инде килеп, менә, төпчеге Рәзиләнең дә ирен югалттылар. Аңа да «йөрәк» диделәр…
Тормыш шулай килү-китүләрдән гыйбарәт. Сынмаска, тал чыбыгыдай сыгылып төшмәскә әле дә ярый туганнар, балалар бар. Инде менә нур булып балкып, Әминәнең дә оныгы Нәргиз үсеп килә - үз оясын корган Аиданың һәм кияүләре Рәйханның бүләге. Ни гаҗәп, кызларның берсе дә ак халатлы әти-әниләре юлыннан китмәде. Табиблыкка күңелләре ятмадымы, әллә бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр, катлаулы булуын кечкенәдән белеп үсүләре сәбәпме, заманча һөнәр иясе - программист булуны кулайрак күрделәр. Аида КДУны, Алиса КамПИны тәмамалады. Әйе, күреп-белеп үстеләр - әниләре үз хезмәтенә бөтен җанын-тәнен бирде, реанимациядә анестезиолог булган әтиләре дә, еш кына төнне дежурлыкта үтәреп, төннең көнгә ялгануын да онытып, үзен аямыйча эшләде. Үлем-китем булса, бигрәк авыр кичерә иде. Әминәсенең «Инде ничә ел эшлисең, күнегергә вакыт», диюенә, баш чайкап: «Аңа күнегеп булмый», дип җаваплар иде. Эш урыны дип түгел, авырулар дип эшләде. Кем дә булса авыр хәлдә дип чакырсалар, туры юлдан иң беренче булып Нурхәмит килеп җитәр иде… Отпуск вакытында да диңгез буйларына, тегендә-монда барып ял итүне белмәделәр, ял дигәннәре авылда үтә иде: әле Буа ягына, Нурвахит авылына, әле Зәйгә - Мөнәззаһа апа янына ашыктылыр. Бергә чакның, туганнарның кадерен белеп калырга ашыгулары булган икән лә…

* * *
Үзен хезмәткә багышлаган, Тукай районы халкы теленнән төшмәгән шәфкать туташы - Әминә Бәдртдин кызы Ильязова беркайчан да төче мактауларга, ялтыравык исемнәргә кызыкмады. Аның өчен кешеләрнең мең-мең рәхмәт сүзе барысыннан да кыйммәт иде. Ул үзе дә озак еллар бергә эшләгән табиб-офтальмолог Рәзинә Гыйләҗевага эшкә өйрәткәне, остаз булганы өчен рәхмәтле.
Унтугыз яшьтә килеп, бер урында утыз алты ел эшләнгән икән, һөнәргә һәм үз-үзеңә тугрылык шулдыр, мөгаен… Ваклыклардан, тормыш сынауларыннан өстен булып, ачык йөзен, тыйнаклыгын, сөйкемлелеген саклап кала алган Әминә ханымны мин нишләптер Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасындагы Мәдинәгә охшатам. Үзен сындырырга теләгән язмышны алдына тезләндергән горур Мәдинәгә.
Бүген, хезмәт юлының үтелгән өлешенә беркадәр нәтиҗә ясар вакыт җиткәндә, Әминә ханым киләчәктән күпне дауламый. Ходай сәламәтлектән генә аермасын, балаларга ниндидер йөк булып яшәргә язмасын берүк. Еш кына картлар йортына барырга туры килә - андагыларны күреп, картаерга куркып кайткан чаклар була. Балаларга кирәкле булудан да мөһимрәк нәрсә юклыгын аңлап кайтасың. Тормышның гади генә тоелган фәлсәфәсенә төшенү өчен утында янып, суында батып чыныгу таләп ителә шул…
Аллага шөкер, ул сынаулар күңел аклыгына кара сөрем яга алмады. Сыңар канат калдым, балаларны ничек аякка бастырыйм дип зарланмады Әминә - сабырлыгын учына төйнәп, кызларына терәк булды. Ирләрдән остарак итеп машина йөртергә өйрәнде - әнисе янына кайтканда кемгәдер ялынып, мескенләнеп торасы түгел. Кызы Алиса белән бер парта артына утырып, укып, машина йөртү таныклыгы алды. Аллага шөкер, оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигәннәре хак: кызларының икесе дә әти-әнигә хөрмәт белән карый торган, аек акыллы, шәфкатьле булып үсте. Аидасы бигрәк нечкә күңелле, хәйләкәрлекне бөтенләй белми. Алисасы сулыш алуыңа хәтле игътибарлы: «Нәрсә булды? Авырмыйсыңмы?» - дип кенә тора. Әнисе өчен сердәш тә, таяныч та, ахирәт тә ул.
Әминә ханым кызларына, сеңлесенә, «Рәзиләнең хәлен белештеңме?» - дип барлап кына торган әнисенә карап, кешеләргә кирәкле булудан да гадирәк һәм галирәк мәгънә юктыр, дип уйлап куя. Эшендә дә үзен хөрмәт иткән коллектив, аңа ышанып килгән авырулар барлыгын белү, аларның ихтирамлы карашын тою - яшәүнең бер мәгънәсе. Менә шушылар барысы Әминә ханымның тыйнак тәхете, җыйнак бәхете булып тора да инде. Язмыш дисбесенә тезелгән ак төймәләр, бар хәсрәтләрне читкә куып, шул хакта сөйли кебек…

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.«Мәйдан» журналы архивыннан.