Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Азатлык мәйданы

Азатлык мәйданы
  • Тасвирлама:

    Азатлык - Чаллының төп мәйданы. Ул шәһәр администрациясе каршында урнашкан.

  • Адресы:

    423800, Россия, Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык проспекты һәм Х. Туфан проспекты киселеше

Азатлык мәйданы - Чаллы халкының яраткан урыннарының берсе. Биредә ял итү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Фонтан эшли, яшеллек күп. 2019 елда мәйданны төзекләндереп ясадылар. Кафе-амфитеатр, балалар өчен уен зоналары, шәһәрне биеклетән карау өчен "Спираль" җайланмасы урнаштырдылар. Җәйләрен Азатлык мәйданында ачык һавада концертлар оештыралар, кинофильмнар күрсәтәләр. Кыш көне шәһәрнең төп чыршысын урнаштыралар. Төп шугалакны да шунда ясыйлар.