Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Энтузиастлар бульвары

Энтузиастлар бульвары
  • Тасвирлама:

    Энтузиастлар бульвары (рус. Бульвар Энтузиастов) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам.

  • Адресы:

    423810, Яр Чаллы шәһәре, Үзәк район, Энтузиастлар бульвары

1981-1991 елларда урамга сынчы Илдар Мәснәви улы Хановның бетон, смальта һәм мозаикадан эшләгән авангард скульптур корылмалары урнаштырылган. Алар: «Үзгәреш» (рус. Эволюция, 1982), «Каршы тору» (рус. Противостояние), «Ярашу» (рус. Гармония, 1982), «Уяну» (рус. Пробуждение, 1983), «Саклаучы фәрештә» (рус. Ангел-Хранитель, 1991), «Тормыш агачы» (рус. Древо жизни, 1989), «Яңарыш» (рус. Возрождение), «Туу» (рус. Зарождение) дип атала. 2007 елда бульвар үзгәртеп корыла, балалар мәйданчыклары төзелә, юлга брусчатка җәелә, фонтаннар камилләштерелә. 2016 елның 1 маеннан 20 млн сум тотып яңартылган фонтаннар комплексы эшли башлый. Көннең караңгы вакытында фонтаннар һәм сыннар махсус төсле утлар белән яктыртыла. Алдан гаризалар буенча бульварда Илдар Ханов сыннары буенча тематик эескурсияләр дә оештырыла. Аларны Чаллы картиналар галереясе хезмәткәрләре үткәрә.