Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Фикрәт Табиев яр буе урамы

Фикрәт Табиев яр буе урамы
  • Тасвирлама:

    Фикрәт Табиев исемендәге яр буе (рус. Набережная имени Фикрята Табеева) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам. Чулман елгасы белән Яр буе паркы арасында сузыла. Яр буе урамы 2011 елда төзелә башлаган.

  • Адресы:

    Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районында урнашкан. Чулман елгасы белән Яр буе паркы арасында сузыла. Җилкән спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасы яныннан башлана. «Чаллы Яр» микрорайонында тәмамлана.

2018 елның 18 маенда узган Яр Чаллы шәһәре шурасының 8нче чираттан тыш сессиясендә Чулманның Яңа шәһәрдәге яр буе урамына КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе (1960—1979 елларда), Яр Чаллының шәрәфле ватандашы (2008) Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев (1928—2015) исеме бирелгән. Ф. Табиев үзе исән чагында ук Автозавод проспектының яки «Мәләкәс аръягы» бистәсендәге берәр урамның исемен алыштыру тәкъдиме кире кагыла[3][4]. Ф. Ә. Табиев КамАЗ завод төзелешен Яр Чаллыда урнаштыруга һәм Яр Чаллы шәһәренең социаль инфраструктурасын коруга зур өлеш керткән шәхес.