Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

"Гренада" паркы

"Гренада" паркы
  • Тасвирлама:

    Советлар союзы заманында "Гренада" паркы Чаллы халкы арасында популяр була. Җәй көннәрендә биредә кино, театр күрсәтәләр, кыш көне Яңа ел бәйрәмен уздыралар.

  • Адресы:

    Татарстан, Яр Чаллы, Мәскәү проспекты, 104А

Бүген исә парк экстрим яратучы яшьләр мәйданчыгы булып санала. 2019 елда ул төзекләндерү кичерде. Скейт-парк, памп-трек, дроннар ярышлары уздыру мәйданчыгы... Ниләр генә юк! Футбол, спорт белән шөгыльләнү зоналары, кечкенә балалар өчен аерым мәйданчыклар да бар. Хәтта этләрне дрессировкалау өчен махсус урын булдырылды. Паркка кергәндә зур павильон эшли.