Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Яр Чаллы дельфинарие

Яр Чаллы дельфинарие
  • Тасвирлама:

    Яр Чаллы дельфинарие — Татарстанның Чаллы шәһәрендә эшләүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Анапа шәһәре филиалы. Татарстанда һәм Урта Идел буенда бердәнбер ел буе эшләүче стационар дельфинарий булып тора.

  • Адресы:

    Адресы: Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе урамы, 12/1

2006 елда Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы ярында урнашкан «Дельфин» бассейнының (тирәнлеге 6 м) нигезендә оештырыла. Бассейн үзгәртеп корылып, диңгез суы белән тутырыла. Тамаша залы 350 урынлык. Дельфиннар Анападан китерелә. 2010, 2012 елларда дельфинарийда үз дельфиннары да туа.