Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы

Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы
  • Тасвирлама:

    «Мәдәният һәм ял паркы» МУП составына Яр Чаллының Автозавод (Тынычлык проспекты, 81) һәм Комсомол (Парк тыкрыгы, 9а) районнарында урнашкан ике парк-филиал керә. Аларның гомуми мәйданы — 11 га.

  • Адресы:

    423821 Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык проспекты, 81

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 1972 елның 10 апреле карары нигезендә эшли башлый. Муниципаль унитар предприятие Яр Чаллыдагы Җиңү паркы, Гренада паркы, Комсомол паркы, Сидоровка паркы, Кереселидзе бульвары, Высоцкий мәйданы, Габдулла Тукай яр буе урамы төзеклеге өчен җавап бирә. Паркларда 78 аттракцион урнаштырылган: 42 балалар мәйданчыгы, 25 гаилә һәм 11 экстремаль мәйданчык бар. Ел әйләнәсе аттракционнар 1 – 1,5 миллион кешене кабул итә. 3 сәхнә мәйданчыгы календарь бәйрәмнәре, тематик чаралар, фестивальләр, конкурс-бәйгеләр, концертлар, флеш-моб, акцияләр, презентация, өлкән кешеләр өчен ял кичәләре үткәрү өчен уңайлы. «Комсомол» паркы 1972 елның маенда ГЭС бистәсендәге урман полосасы территориясендә нигез салынган. Паркта бию мәйданчыгы, спорт корты, җәйге «Яшьлек» кинотеатры бар. 4 га мәйданны били. 26 аттракцион эшли. «Җиңү» паркы Автозавод районында парк 1980 елда булдырылган. 1980—1987 елларда «КамАЗ» заводының социаль мәдәният-көнкүреш идарәсе карамагында булган. 7 га мәйданны били. 52 аттракцион эшли. Парк 3 өлешкә бүленгән: мемориал өлеше, урман-парк өлеше һәм аттракционнар өлеше. 2015 елда тәртипкә китерелгән һәм үзгәртеп корылган. Паркта яңа җәяүлеләр сукмаклары һәм веломаршрутлар ясалган, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килгән. Күпфункцияле сәхнә, утыргычлар булдырылган.