Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

"КАМАЗ-мастер" командасы базасы

"КАМАЗ-мастер" командасы базасы
  • Тасвирлама:

    "КАМАЗ-мастер" - махсуслашкан автомобильләрдә халыкара раллиларда катнашучы легендар команда.

  • Адресы:

    423808, Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 2.

«КАМАЗ-мастер» командасы «Ралли Дакар» (элекке «Ралли Париж - Дакар») ярышында 12 тапкыр җиңү яулады. Команданың базасы КАМАЗ фәнни-техник үзәгендә урнашкан. Җитәкчесе — Россиянең атказанган спорт мастеры Эдуард Николаев. 1988 елның 17 июле рәсми оешкан көне булып исәпләнә. Командада 5 дөнья кубогы иясе, 8 халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы бар. Спорт авыр йөк машиналарында ярышучылар арасында дөньяда иң көчле команда дип исәпләнә. 1996-2011 елларда команданың йөртүчесе (пилоты) Владимир Чагин булды. 2011 елның февраленнән спорт карьерасын тәмамлавын белдерде. Команда катнашкан ярышлар: «Дакар», «Ефәк юлы», «Дезерт Челендж», «Хазар даласы-2010», «Калмыкия», «Россия кубогы», «Оптик 2000 Тунис», «Италиан Бажа», «Мастер-Ралли», «Пор Лас Пампас», «Трансориента»л, «Көнчыгыш раллие – Каппадокия» һ.б. 2013 елдан «Африка Рейс» ралли рейдында катнаша. 2022 елда чираттагы «Дакар» нәтиҗәләре буенча дүрт экипаж да йөк машиналары зачетында беренче дүрт урынны алды. Дмитрий Сотников җиңү яулады, икенче урынны Эдуард Николаев алды (икесе дә КАМАЗ-435091, K5 гаиләләрендә чыгыш ясады), өченче урынны Антон Шибалов алды, Андрей Каргинов (икесе дә — КамАЗ — 43509). Шул ук вакытта КАМАЗ йөк машиналары шулай ук барлык 12 этапта һәм прологта җиңү яулады. Легендар команданың үз музее да бар. Анда алдан килешү буенча экскурсияләр дә оештырыла.