Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

“КАМАЗ” заводы

“КАМАЗ” заводы
  • Тасвирлама:

    Кама автомобиль заводы. "КАМАЗ" — зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятие, хәзерге вакытта "Ростех" дәүләт берләшмәсенә керә. Татарстанда иң егәрле сәнәгать берләшмәсе булып санала. Россия Федерациясендә иң эре автомобиль корпорациясе. “КАМАЗ” — Советлар Берлегендә беренче акционерлык җәмгыять (1990). Аның ширкәтенә 96 предприятие керә, алар арасында "Туймазы автобетоновоз заводы", "НефАЗ" (Нефтекама шәһәре) һәм "Автоприцеп-КАМАЗ" (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар.

  • Адресы:

    423827, Яр Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 2.

“КАМАЗ”ның эшчәнлек даирәләре: – тулы массасы 8-14 һәм 14-40 тонналы йөк автомобильләре һәм алар өчен запас детальләр җитештерү һәм сату; – махсус автомобиль техникасы һәм өскормалар (үзбушаткычлар, вахта автобуслары, бетоноизгечләр һәм бетонсуыргычлар) җитештерү һәм сату; – кече һәм зур класстагы шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара автобус шассилары һәм автобуслар җитештерү һәм сату; – тагылмалы техника (тагылмалар, ярымтагылмалар, цистерналар) җитештерү һәм сату; – автомобильләргә һәм җитештерелә торган башка төр продукциягә гарантия хезмәте һәм гарантиядән соңгы техник хезмәт күрсәтү; – финанс хезмәте (кредит сәүдәсе, җитештерүче лизингы, бурычка сату); – киңәштәшлек хезмәте күрсәтү, персоналны укыту һәм өйрәтү; – корпоратив клиентлар белән озакка сузылган актив хезмәттәшлек итү; – автомобильләрне утильләштерү, теләсә нинди катлаулылыктагы һәм күләмдәге ремонт; – заманча һәм оптималь логистика системы; – югары сыйфатлы запас детальләр җитештерү һәм аларны үз вакытында кулланучыга җиткерү; – базар конъюнктурасыннан чыгып билгеләнә торган бәяләр сәясәте үткәрү. “КАМАЗ”ның дилерлык һәм сервис челтәре Россиянең КАМАЗлар сатыла торган бөтен төбәкләренә һәм чит илләрдә җәелдерелгән. Илдәге дилерлык челтәрендә 220 субъект, чит илләрдә 75 субъект бар. 199 субъект “КАМАЗ” продукциясенә сервис хезмәте күрсәтә. Атаклы "Дакар" ралли-рейдларында да КАМАЗлар — билгеле машина. 2016 елда капотлы узыш машиналары хәлиткеч сынаулар үтте, аларның берсе 2017-2018 елларда Россия күләмендәге узышларда катнашты. Кыскача тарихы: "КАМАЗ" 1969 елда зур йөк автомобильләре җитештерү буенча заводлар комплексы ("КАМАЗ" җитештерү берләшмәсе) буларак барлыкка килә. Предприятие үзенең тарихын 1969 елның 14 декабреннән — беренче җитештерү объекты төзеләчәк урында нигез чокыры казый башлаган көннән исәпли. Беренче КамАЗ автомобильләре 1976 елның 16 февралендә җитештерелә. Шуннан соңгы 41 ел эчендә (2017 ел азагына кадәр) предприятиедә 2 237 364 йөк автомобиле һәм 2,8 миллионнан артык йөрткеч җитештерелгән. Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә тулы массасы 14-40 тонна булган һәр өч автомобильнең берсе — КАМАЗ. Зур йөк автомобильләре җитештерү күләме буенча "КАМАЗ" дөньяда унберенче урынны, ә дизель йөрткечләр буенча сигезенче урынны алып тора. "КАМАЗ"ның двигательләр, пресс-рама һәм автомобильләр заводына 14 яшьтән өлкәнрәкләр өчен экскурсияләр оештырыла.