Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Шишкин бульвары

Шишкин бульвары
  • Тасвирлама:

    Рәссам Иван Иванович Шишкинга багышлап аталган бульвар.

  • Адресы:

    Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 29Б

1972 елда бульвар статусын ала. Әлеге урын яшьләр арасында "КАМАЗ" төзелеше вакытында аеруча популяр була. Монда "пятачоклар" (гармунга биеп, җырлап күңел ачканнар) үткәрәләр. 2017 елда бульвар реконструкция кичерде. Ул авангард стилендә. Элекке замандагы сыман фонарьлар, агачтан ясалган балалар мәйданчыгы. Кызыл төскә басым ясалган. Эскәмия, чүп савытлары, сәхнә, утыргычлар, скейт юлы - барысы да кызыл төстә. Бульварның символлары - ике чыршы күркәсе һәм рәссам Иван Шишкин портреты. Шунысы игътибарга лаек - биредә озын чыршылар үсә. Аларны "КАМАЗ" төзүчеләр утырткан.