Әгәр бу кагыйдә үтәлсә, күпме кешенең гомере сакланып калыр иде
Авыруны башлангач ук белергә үз-үзеңне даими тикшерү ярдәм итә
Яман шешне иртә ачыклау мөһим. Вакытында башланган дәвалау чаралары авыруны куркыныч стадияләргә кадәр җиткерми.
Авыруны беренче стадияләрендә үк ачыкларга үз-үзеңне даими тикшереп тору ярдәм итә. Монда сүз катлаулы медицина процедуралары турында гына бармый – үз тәнеңдәге, организмдагы үзгәрешләргә игътибарлырак булу да зур ярдәм.
Хатын-кызларның барысы да күкрәкләрен айга бер тапкыр карап торырга тиеш. «Әгәр бу кагыйдә үтәлсә, күпме кешенең гомере сакланып калыр иде», – ди белгечләр.
Күкрәкләрне иң яхшысы күремнәр узгач, 7 көн үтүгә карарга. Бу очракта сөт бизләре авыртмый. Моның өчен аркага ятарга, уң кулны баш астына салырга. Сул кул белән күкрәкне тикшерергә, баскаларга, аннан бернинди дә сыекча тамарга тиеш түгел. Аннары утырып яки баскан килеш култык астын да капшап карарга – анда да сөт бизләре тукымалары бар. Сул күкрәкне дә шул рәвешле тикшереп чыгарга. Көзге каршына басып карарга – күкрәктә чокырлар, шешләр юкмы, тән тиресе әфлисун кабыгына охшап, кытыршы булып тормыймы. Әгәр үзгәрешләр сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авыз куышлыгындагы үзгәрешләр дә пародонтоз, авыз куышлыгы рагы турында сөйли ала.
Аңкау белән проблемалар, тешләрдән еш кан китү, авыздагы яралар яки шешләр – организм тәртиптә түгел дип сигнал бирә.
Бармаклар ярдәмендә авыз куышлыгын эчке яктан да, тышкы яктан да тикшереп торырга кирәк. Нормадан тайпылышлар, шешләр булса, сизеп алырга була. Иреннәр дә артык коры түгел, шома, алсу төстә булырга тиеш. Тотып караганда шешләр, төеннәр сизелсә, табиб белән киңәшләшү мөһим.
Бәвел анализы буенча да организмда булган тайпылышларны ачыкларга мөмкин. Кеше кече йомышын үтәргә тәүлегенә 8-10 тапкырдан ешрак йөри икән – бу простата яки бөерләр белән проблемаларга ишарә ясый. Неврологик чирләр, умыртка баганасына зыян килсә дә, мондый хәл күзәтелә ала. Әгәр кеше су күп эчсә, бу табигый хәл булып санала.
Бәвелнең төсенә һәм исенә дә һәрдаим игътибар итәргә кирәк. Артык сары төсле булса, организмда инфекция булуы ихтимал. Канлы булса, онкология билгесе булырга мөмкин.
Үз-үзеңне тикшергән вакытта шик туса, анализлар бирергә, табибка күренергә кирәк. Үз белдегең белән дарулар эчә башлау зыян гына сала ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев